Мавыгу гына түгел

Линда Фанисовна Габдрашитова

15 октябрьдә бөтен илдә Халыкара ак кул таягы – күрү шатлыгыннан мәхрүм булган кешеләр символы көне билгеләп үткәреләчәк. Бу көн Халыкара күрмәүчеләр федерациясе инициативасы ярдәмендә 1970 елда гамәлгә кертелә, ә 17 ел узгач бу көнне билгеләүгә Рәсәй күрмәүчеләр оешмасы да кушыла.

Кеше мәгълүматның 90 процентын күзләр ярдәмендә үзләштерә. Күзләрегезне йомыгыз hәм… төймә эләктерергә, кухняга чыгып чәй ясарга тырышып карагыз. Кыенмы? Ә хәзер начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче кешеләр ничек яшәвен күз алдына китерегез. Алар хәтта бу мәкаләне дә кешеләр ярдәменнән яки махсус рельефлы-нокталы тоеп белә торган Брайль шрифтыннан башка укый алмаячаклар.
Шундый катлаулы авыру hәм тормыш үз төсен югалткан кебек булса да, Линдага бу кагылмый. Газета укучылар аны спортчы гына түгел, ә район, край, бөтенрәсәй дәрәҗәләрендә мәдәният, спорт чараларының актив, уңышлы катнашучысы буларак та беләләр. Бүгенге көндә Линда Фәнис кызы Габдрәшитова – дзюдо буенча спорт мастерына кандидат. Аның сүзләренчә, мастер булыр өчен аңа дзюдо буенча Рәсәй чемпионаты кубогын алу гына җитми, ә моның өчен техниканы яхшыртырга кирәк. Шуңа күрә Линдага уңышлар гына телисе кала, чөнки аның инде максаты бар.
— Гадәттәгечә, балалар дзюдо белән алты яшьтән шөгыльләнә башлыйлар. Ә мин бу спорт төренә чагыштырмача соң, 14 яшьтә килдем. Кечкенәдән чаңгыда йөрү hәм җиңел атлетика – йөгерү белән мавыктым. Мәктәптә фортепианода уйнадым, китап укырга яратам, аеруча табигать, хайваннар турындагыларын. Үземне күпме беләм, мин hәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнә идем, минем тормышым бай,- дип сөйли үзе турында Линда. – Мәктәпне тәмамлау белән фортепиано арткы планга күчте, мин тулаем спортка бирелдем. Бүген дзюдо минем өчен мавыгу гына түгел, беренчедән, ул миңа үземне яхшы физик хәлдә сакларга ярдәм итә, тән җитез hәм сыгылучан була, икенчедән, мин төрле хәлләрдә тынычлык сакларга өйрәнәм, үз асылыма әйләнеп кайтам. Башка ягы да бар, мин үз үрнәгемдә башкаларга төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәм дип уйлыйм. Үземә hәм башкаларга күрү сәләтен югалту үз-үзеңне кызганып өйдә утыру өчен сәбәп түгеллеген hәрвакыт исбат итәм.
Линда язмышына үзенең ярдәмчеләре hәм саклаучы фәрештәләре: тренер Илдар Илгизәр улы Мингалиев hәм аны карап үстергән, аңа терәк hәм якын дусты булган Әмирә Таваф кызы Үтәгәнова өчен рәхмәтле. Кыз туганнан ук күрү сәләтеннән мәхрүм, тик миңа ул бездән барыбыздан да күбрәк ”күрә“, hәм hәр яшәлгән көннең, көндәшеңне генә түгел, ә үзеңне дә җиңүнең бәясен белә кебек тоелды.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *