Онытырга хакыбыз юк

Не смолкнет слава! - День Победы в Барде - 2018
9 майның кояшлы иртәсе Барда авылы үзәк урамыннан барган колонналарны каршы алды. Җиңү каhарманнары буыны бәйрәм җырлары астында ата-бабалары фотографияләре белән Җиңү мәйданына юл тотты.
Бәйрәм чарасы Җиңү байрагын мәйданга алып чыгудан башланды. Быел истәлекле көнне нибары сигез Бөек Ватан сугышы ветераны: Габделхәй Назаргулов, Барый Ишманов, Шәрифулла Бакунов, Вахит Акбашев, Зыялетдин Галин, Назиф Амакачев, Гаптрәхим Тимганов, Гәйфетдин Ибраhимов hәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән биш кеше: Рәүхәтулла Ишморатов, Кашфулла Сардыков, Габтрәшит Таhиров, Габделбәр Сәвәләев, Назип Туймачев каршылады.
Иң изге теләкләр белән аларны Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, Пермь крае Барда районының хәрби комиссары А.В. Богородский, район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов hәм башка хөрмәтле кунаклар сәламләде. Алар ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына фашист Германиясен җиңгән өчен рәхмәт белдерде hәм сәламәтлек, озын гомер теләде.

Торжественное открытие зенитной пушки- гаубицы М-30 образца 1938 года
Торжественное открытие зенитной пушки- гаубицы М-30 образца 1938 года

Бу көнне 1938 ел үрнәгендәге М-30 гаубицасының зенит пушкасын тантаналы ачу чарасы үтте. Тарихи монумент Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих, район администрациясе hәм Земство Җыелышы депутатлары, Шлик Баш авылы егете А.Ә. Юсупов ярдәмендә куелды. Чара бәйрәм концерты hәм спорт ярышлары белән дәвам итте.
hәр ел 1945 елның җиңү көне бездән ераклаша бара. Тик бу җиңүнең бабаларыбызга нинди бәягә төшүен истә саклау — безнең изге бурычыбыз. Үзләрен корбан итеп безгә якты күк йөзе бүләк итүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алыйк…
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов  фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *