Бардалыларга тиңнәр булмады

16 НОБРЬДә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә өстәл теннисы буенча Барда районы ачык беренчелеге булды, анда Суксун, Уинск, Пермь, Барда районнары һәм Кунгур шәһәре командалары катнашты. Ярышлар 3 категориядә үтте: беренчесендә (2002 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм егетләр) гимназиядән Нияз Монасыйпов җиңү яулады, өченче урында — Ангелина Батыркаева (гимназия) һәм Вадим Ибраев (2 санлы Барда урта мәктәбе). Икенче категориядә (19962001 елларда туган кызлар һәм егетләр) янә безнең район вәкиле Дилүс Габделманов җиңү яулады, икенче урын Лилия Акбүләковага бирелде, өченче урында — Юлия Таһирова, Айдар Балтаев (барысы да гимназиядән).

Өченче категориядә өлкәннәр команда беренчелеге өчен ярыштылар, шулай ук бардалылар җиңү яулады. Составында Илсөяр Вахитова, Миңсылу Кучукбаева, Илфат Үзәкәев, Алмаз Мөсәгыйтов булган команда көндәшләрен финалда җиңеп, бу ярышларда өченче тапкыр җиңүче булды. Афәрин! Укучылар арасында команда зачетында Барда гимназиясе лидер булды, өченче урында — 2 санлы Барда урта мәктәбе.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерларга медальләр һәм акчалата премия, командаларга кубоклар һәм премия тапшырылды. Районда өстәл теннисын үстерүгә үз өлешләрен кертүче һәм даими спонсорларыбыз булган А.Р. Әхмәровка, Д.Ш.Якшеевага, шулай ук балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р.Батыркаевка, М.М.Монасыйповка, И.К.Бәшировка рәхмәт белдерәбез.

Ярышларның баш судьясы Алмаз МӨСӘГЫЙТОВ, Барда авыл поселениесе спорт буенча инструкторы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *