Бер адым алда барырга

Кульмашев НазифЗаманча тормышны кибетләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Без анда барын да диярлек сатып алабыз. Ә бит кемдер бу сәүдә ноктасын ачкан, товар китергән, сатучылар алган. Эшмәкәрнең бурычлары күп, аны хәл итү максатка омтылучанлык, үҗәтлек, җаваплылык таләп итә — Бардадан Назиф Нәсиб улы Кульмашев нәкъ менә шундыйлардан.
Бүген Назиф Нәсиб улы – үз эшен төгәл белүче уңышлы бизнесмен. Моңа ирешү юлы озак hәм авыр була. Бина сатып алып, сәүдә ноктасын ачканга кадәр, ул – югары белемле экономист, урманчы вазыйфасын башкара, ферма мөдире hәм 7 ел “Ростэк“ компаниясендә төзелеш-монтаж эшләре мастеры булып эшли.
— Барлык үткән хезмәт эшчәнлегем минем өчен яхшы башлангыч булды, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Мәсәлән, мастер булып эшләгәндә җитәкче тәҗрибәсен тупладым, документация алып бару нигезләрен үзләштердем, җаваплылыкка өйрәндем, башкаручанлыкның нәрсә икәнен аңладым, — дип уртаклаша үз истәлекләре белән Назиф Кульмашев.
Барда авылы елдан-ел үсә, йортлар төзелә, яңа микрорайоннар барлыкка килә. 2012 елга “Юбилейный“ микрорайоны аерым торак пунктка әверелде дияргә була, әмма монда җирле кибет җитми иде. hәм менә октябрьдә Солнечный урамында “Юбилейный“ кибете сатып алучылар өчен үз ишекләрен ачты.
Ике елдан соң Назиф Нәсиб улы күмәртәләп сәүдә итүне дә үзләштерә. Ул туклану продуктлары белән социаль учреждениеләрне тәэмин итә, бу аңа зур җаваплылык йөкли – килешү шартларын төгәл үтәү, продукция сыйфатын, срокларын, заказчы теләген җентекләп күзәтүне таләп итә. Аның әйтүенчә, бу ике эшчәнлек төре бер-берсен тулыландыра: күмәртәләп сату яхшы керем китереп, ваклап сатуга ярдәм итә, ул, үз чиратында, кешеләргә эш, предприятиегә яхшы реклама бирә. Мәктәпләр hәм бакчалар өчен күмәртәләп товар алып, аны табышлырак бәядән табарга мөмкин, нәтиҗәдә аның бер өлеше ваклап сатуда реализацияләнә, өстәвенә, конкурентлар белән чагыштырганда арзанрак хакка.
— Бу елларда мин үзем өчен уңышлы эшмәкәрлекнең асылын билгеләдем: үзеңнең конкурентларыңнан бер адым алда булыр өчен сәүдә hәм бәяләр күләмнәрен планлаштырырга hәм прогнозларга кирәк, — диде әңгәмәдәшем.
Үз вакытында Назиф эшмәкәрлек эшчәнлеген тормыш иптәше Ләйсәнә Хәлил кызына таянып башлый. Башта алар эшләрен үзләре генә башкара. Бүген инде 10 кешедән торган зур тату коллектив барлыкка килгән.
Ләйсәнәнең тырышлыгы белән “Юбилейный“ кибетенең үзенчәлеге — эксклюзив товарлары бар. Мәсәлән, бриллиант мозаикадан картиналарны бардалылар тик биредә генә сатып алала. Тәкъдим ителгән кондитер әйберләре, пешеренү өчен продукцияләр hәм тортларны бизәү әйберләре дә күп.
hәр булдыклы кешенең киләчәккә планнары була. Тиздән Кульмашевлар склад бинасы тергезергә, ә берничә елдан – “Юбилейный“ны эре челтәрләр белән конкурент итәргә сәләтле зур кибет-кафега үзгәртүне планлаштыра.
Өстәвенә Назиф Нәсиб улы бизнес социаль-җаваплы булырга тиеш дип саный: кешеләр уртак эш өчен янсыннар, чын күңелдән эшләсеннәр өчен хезмәткәрләргә барлык шартлар, әйләнә-тирә территориядәге, синең янда яшәүче кешеләр өчен имин мохит тудырырга кирәк.
Кульмашевлар өчен эшмәкәрлек мөhим шөгыль, әмма бердәнбер түгел. Назиф hәм Ләйсәнә тормышында төп казаныш – аларның биш баласы. Уңышлы кешеләр – бар яктан уңышлы, дип юкка гына әйтмиләр.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *