Яңа өметләр баглап

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″]
Шимбә көнне район үзәге шаулап, гөрләп торды. Райондашларыбыз, килгән кунаклар милли бәйрәмебез Нәүрүздә күңел ачты. Ак карлары, салкын бураннары белән ашыкмыйча гына кыш та үтеп бара, яз кояшы яктырак елмаеп күңелләргә шатлык бүләк итә.
Борын-борыннан озын кышны озатып, өмет hәм изге теләкләр белән чираттагы ел фасылына ышаныч баглаганнар. Хәзер дә шулай дәвам итә.
Матур бизәлгән мәйдан, сәхнә, тәмле ризыклар hәм халык hөнәрләре товарлары, сувенир әйберләр белән тулы сәүдә рәтләре халыкны тантанага дәште. Алып баручылар Гөлнур Ибраhимова белән Рәфинә Әхмәрова, Нәүрүзбикә тамашачыларны яз килүе белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр. Ә мәйданда искиткеч күренеш — учак яна, зур казанда 7 төрле ярмадан карга боткасы пешә! Тамашачыларга тәмле ботка hәм беленнәр тәкъдим ителүе бәйрәмгә күңелле бер төсмер, үзгә бер ямь өстәде.
Бәйрәм белән котлау өчен сүзне Барда муниципаль районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева алды.
— Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын! Яз безгә иминлек, уңышлар, яхшы башлангычлар алып килсен. hәр язны тәүге кат каршылагандай көтеп алабыз. Уңай үзгәрешләр насыйп булсын барчабызга, бәхетле булыгыз, — диде ул hәм актив тормыш позициясе алып баручы, җәмәгать эшләрендә катнашучы Равил Газиз улы Сәйдәшевка, Кадыйрҗан Сәет улы Зиятовка, Фадия Фаиз кызы Корбангалиевага, Нәфисә Шәүкәт кызы Биктимировага hәм Айсылу Нәҗмулла кызы Әлмәтовага район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Изге теләкләрен край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары Г.А. Ткаченконың hәм В.А. Сухихның ярдәмчеләре
С.О. Казаков белән Ф.Ф. Корбангалиева да җиткерде.
Биючеләребез, җырчыларыбыз тамашачыларга матур чыгышларын бүләк итте, талантлы балаларыбыз өздереп биеде, дәртле hәм моңлы көйләрен сузды. Уен-көлкегә дә бай булды бу тамаша: өч егетнең ботка ашауда ярышуы үзе ни тора! Пермь шәhәреннән килгән кунагыбыз Илфат Гимадрисламовка тиңнәр булмады. Шунысын да билгелисе килә, Илфат бик матур җырлый да икән әле. Гомумән, бу көнне ир-атларыбызның, авыллардан килгән үзешчән артистларыбызның сәхнәдә җырлавы хуплауга лаек булды.
2017 ел нәтиҗәләре буенча авыл поселениеләре арасында уздырылган спартакиадада җиңүчеләр: Барда авыл поселениесе (спорт инструкторы А.Ә. Мөсәгыйтов) — I урын, Әрҗән авыл поселениесе (М.И. Гасанов) — II урын hәм Төнгүк авыл поселениесе (М.Ф. Сайбаталов) — III урын яулаганнары өчен бүләкләнделәр. Район спортчыларының узган ел йомгаклары буенча крайның 25 районы арасында 5 урынны яулавы бик куанычлы! Гер спорты буенча Пермь крае чемпионнары булып танылган спортчыларыбыз С.С. Акманаев, И.М. Кантуганов, А.Ә. Маматов, Ф.Х. Миназетдинов, Ә.Р. Мушаков, А.Ю. Мөхәммәтҗанов hәм край ярышлары призерлары А.Ә. Мөсәгыйтов, И.Н. Үзәкәев, А.Н. Хафизова, Д.Ф. Габделманов, Л.М. Әмирханова рәхмәт хатлары, премияләр белән бүләкләнделәр.
Бу көнгә күп төрле спорт бәйгеләре, күңел ачу чаралары уздыру билгеләнгән иде. Олысы, кечесе бик теләп үз көчен, егәрлеген сынап карады, арада җиңү шатлыгын татый алу бәхетенә ирешүчеләр дә күп булды.
Мәктәп укучылары арасында көрәш буенча ярышларда (үз үлчәү авырлыкларында) I урыннарны Тархан Богатырев, Данил Бикмөхәммәтов, Эмиль Балтачев, Ринат Атнагулов, Әлфис Закиров (Уен районы), нова (Сараш) hәм Эмиль Савинов (Үдик), II урында Розалина Уразаева (икенче Барда урта мәктәбе) hәм Тимур Уразбаев (гимназия). 2003-2005 елларда туучылар арасында I урында Айсылу Хәлилова (икенче Барда урта мәктәбе) hәм Нияз Монасыйпов (гимназия), II урында Айдар Абдулов hәм Регина Имангулова (икесе дә Озын Ялан урта мәктәбеннән), III урында Артем Балтаев hәм Ильяна Кашапова (икесе дә Озын Яланнан). 2006 елда туучылар hәм кечерәкләр арасында I урында Алина Мансурова hәм Альмир Батров (икесе дә Акбаш мәктәбеннән), II урында Зарина Ильмашева hәм Артем Сәеткулов (икесе дә Акбаш мәктәбеннән), III урында Эмилия Алдарова hәм Ленар Солтанов (икесе дә икенче Барда урта мәктәбеннән). Өлкәннәр арасында (18-35 яшьлекләр) ир-атлардан Артур Уразов (Барда), Делюз Мөстәкыймов (Сөҗән) hәм Әлфир Латыпов (Барда) призлы урыннар яулады, ә хатын-кызлар арасында Айгөл Юсупова (Яңа Казанка) җиңде. 36-45 яшьлекләр арасында Бардадан Артур Трутнев беренче булды. 46- 55 яшьлекләр арасында Марат Монасыйпов белән Илфат Кучукбаев призлы урыннар алуга ирештеләр (икесе дә Бардадан). 56 яшьлекләр hәм аннан өлкән яшьтәгеләр арасында призлы урыннарга Бардадан Габделбәр Ибраев hәм Яңа Казанкадан Рәмис Нурсубин иреште. Волейбол буенча ярышларда җиңүче булып Үдик авылы спортчылары танылды, бардалылар икенче урында, балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урынны алды.
Барда районы белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Барда районы башлыгы кубогына“ хоккей уеннарында үдиклеләр җиңде, бардалылар hәм каенавыллар икенче hәм өченче булды. 2017-2018 елларда хоккей буенча Барда районы чемпионаты йомгаклары игълан ителде. Җиңүче булып янә үдиклеләр танылды. Сараш hәм Барда спортчылары командалары икенче hәм өченче призлы урыннарны алуга иреште.
Халык, бала-чага күңел ачсын өчен мөмкин булган hәм рөхсәт ителгән төрле кызыклы чаралар оештырылды язгы ямьле бу көндә. Әкрен генә явып узган кар бөртекләре язгы өметләребезне сүрелдермәс, тиздән көннәр җылынып карлар эрер, гөрләвекләр агар, күчмә кошлар кайтыр, болын-тугайлар яшел чирәмгә төренер. Яңа уңышлар, яңа өметләр белән килсен языбыз!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *