Милли мәсьәлә һәрвакыт актуаль

Всероссийский форум-диалог «Гражданское единение: региональный аспект»17-20 сентябрьдә Пермьдә «Гражданнар берләшүе: региональ аспект» Бөтенрәсәй форум-диалогы үтә. Форумны ачуда Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның җаваплы секретаре Магомедсалам
Магомедов, РФ Президенты Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе Валерий Савин, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин катнашты.
Форум Россиянең 50 регионыннан йөзләгән катнашучыны җыйды, алар арасында власть органнары вәкилләре, галимнәр һәм дөнья исемендәге экспертлар бар.
Форумны тантаналы ачуда Магомедсалам Магомедов билгеләп үткәнчә, форум регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен җитди мәйданчык булып тора һәм һәр ел үткәрелүгә лаек: «Бу форум төрле милләтләрне, халыкларны һәм регионнарны берләштерергә тиеш. Безнең күп конфессияле илебездә милли мәсьәлә һәрвакыт актуаль булды, ул дәүләтебезнең бердәмлеген ныгыту өчен фундаменталь булып тора». Валерий Савин: «Идел буе территориясендә алты милли республика урнашкан. Бүгенге кө ндә халыклар мәдәниятен, аларның телен һәм көнкүрешен саклау өстенлекле. Форум бөек илебездә урнашкан халыкларның барлык үзара элемтәләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә».
Форум кысаларында милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә экспертларның докладлары, гражданнар җ әмгыяте лидерларының чыгышлары булачак. Фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашучылар милли сәясәтне үстерү, гражданлык тәрбияләү һәм Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту темасына фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, милләтара мөнәсәбәтләр сферасын үстерү перспективасын тикшерәчәкләр.
Форум кунаклары өчен Россия халыклары промыселлары һәм һөнәрләре регионара ярминкә оештырылган, шулай ук «Живая нить» регионара музыкаль иҗади программалар конкурсы булачак.
Форум башланыр алдыннан Магомедсалам Магомедов Валерий Савин һәм Виктор Басаргин белән бергә Пермь миграция үзәгенә бардылар. Алар шулай ук коми-пермяк халкының Тел, тарих һәм традицион мәдәният институты эше белән таныштылар.
Форумны ачуда Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев, район администрациясе эшләре белән идарә итүче В.М.Рангулов, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Ә гимназия директоры Н.Г.Исмәгыйлова дәүләт милли сәясәт сферасы хезмәткәрләренең Бөтенрәсәй конкурсында район һәм край намусын яклап чыгыш ясый.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *