Үз эшләренең чын фанатлары

Ясима Газнавийовна Тайсина, победитель конкурса "Учитель года - 2015"
Я.Г. Тайсина, победитель конкурса

7-10 АПРЕЛЬДә Пермь крае Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Ел укытучысы — 2015» край конкурсы үткәрелде, аның төп максатлары — талантлы, иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү, аларның профессиональ һәм шәхси үсешләренә булышлык итү. Педагоглар 7 номинациядә ярышты: «Өстәмә белем бирү учреждениесе педагогы», «Башлангыч класс укытучысы», «Төп һәм өлкән мәктәп укытучысы», «Социаль-педагогик», «Профессиональ белем бирү педагогы», «Мәгариф лидеры», «Милли мәгариф укытучысы».
Читтән торып үткән этапта крайның 156 педагогы катнашты, аларның 49ы конкурсның икенче этабына үтте. Безнең районнан өч вәкил белем бирү эчтәлегендә этномәдәни компонентны тормышка ашыручы милли мәктәпләр укытучылары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары арасындагы «Милли мәгариф укытучысы» номинациясендә катнашты, алар: гимназиянең математика һәм икътисад укытучысы Ясимә Газнәви кызы Тайсина, гимназиянең география укытучысы Дилә Нәҗмулла кызы Монасыйпова, Каенавыл урта мәктәбенең химия укытучысы Римма Сәим кызы Илкәева. Бу номинациядә катнашкан 15 кеше арасыннан безнең укытучыларның өчесе дә конкурсның икенче этабына үтте. Ул ике өлештән — «Безне этәрүче идеяләр» мастер-классыннан һәм дәрескә анализдан (занятиеләр, чаралар) торды.
Конкурсантлар мастер-класста мәдәни диалог нигезендә белем бирү үсешенең заманча тенденцияләрен чагылдыручы конкрет методик алымнар, методлар, шәхесне тәрбияләү, укыту, үстерү һәм сәламәтләндерү технологияләрен, белем бирү эчтәлегендә культурология нигезләрен тәкъдим иттеләр. Мастер-класс темасы мәктәп яшендәге балаларга этномәдәни белем бирүдә проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән иде. Дәрескә анализ ясау исә дәреснең (занятиенең, чараның) видеоязмасын үз эченә алды, биредә дәреснең максатлары, якынча эчтәлеге һәм укучылар өчен тарату
материаллары күрсәтелде.
Җиңүче һәм номинация призерлары баллар суммасы буенча билгеләнде. 1 урында — Я.Г.Тайсина (рәсемдә), 2 урында -Юсьва районы Архангельск мәктәбенең коми-пермяк теле һәм әдәбияты укытучысы Л.И.Селина, 3 урында -Д.Н.Монасыйпова. Ясимә Газнәви кызы, җиңүче буларак, Финляндиядә стажировка үтәчәк.
Җиңүчене һәм призерны чын күңелдән котлыйбыз! Сез — үз эшегезнең чын фанатлары. Сез һәр көнне балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, ә аларны мәктәпнең, крайның һәм илебезнең лаеклы вәкилләре итеп тәрбиялисез. Аларның уңышлары һәм җиңүләре — сезнең хезмәтегез! Сезгә уңышлар, даими үсеш, профессиональ осталыкның иң югары биеклекләренә ирешүегезне телибез!
Факия ИСМАКАЕВА, мәгариф идарәсенең ММК методисты.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *