Ветеран варислары

О боевом пути своего отца Тякина Ханифа НазмухаматовичаБӨЕК Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел үтте, ләкин сугыш кайтавазы кешеләр күӊелендә хәзергә кадәр тынмый. Без бу сугышныӊ куркыныч вакыйгаларын онытырга тиеш түгел, хәзерге яхшы тормышыбыз өчен гомерләрен биргән солдатларны онытырга хакыбыз юк. Без алар турында хәтерләргә тиеш! 41нче ел сугышы минем гаиләмә дә кагылды. Бу мәкаләдә әтием Тякин Хәниф Нәҗмехәмәт улыныӊ сугышчан юлы турында сөйлисем килә. Ул hәрвакыт гаилә өчен терәк, балалар өчен үрнәк, укучылар өчен намуслы тарих укытучысы, илебезнеӊ чын гражданины, зирәк җитәкче (озак еллар мәктәп директоры булып эшләде), районныӊ hәм крайныӊ күренекле шәхесе булды.
Йортыбызда гаилә архивында бәhасез үзенчәлекле экспонат – ”Ветеран варислары“ билгесе hәм таныклыгы (1990 елныӊ мае, Мәскәү шәhәре) саклана. Таныклыкта менә нәрсә язылган: ”7нче механикалаштырылган корпусныӊ истәлек билгесенә таныклык Денис Таразовка – 7нче гвардия Суворов орденлы Нежинск-Кузбасс механикалаштырылган корпус ветераны варисына бирелгән“.
Денис — минем улым. Шулкадәрле ”югары“ дәрәҗәле кешеләрдән алган бүләктән соӊ аныӊ үзен чын җиӊүче итеп тоюын hәм герой картәтисе белән горурлануын хәтерлим. Бу медальне әти Мәскәүдән алып кайтты. Тыныч вакытта ул ел саен исән калган полкташлары белән очрашуга Ленинградка hәм Мәскәүгә бара иде. Кайчакта аныӊ белән әни дә барды. Без, балалары hәм оныклары, шулай ук җиӊүче ветеранныӊ варислары hәм моныӊ белән горурланабыз! Таныклыкта ветеран авылдашыбыз, сөекле әтиебез hәм картәтиебез нинди сугышчан юл үткәне күрсәтелгән. Ә аныӊ варислары күп: 5 баласы, 9 оныгы hәм 13 оныкчыгы бар.
Шулай ук таныклыкта 7нче гвардия Суворов орденлы Нежинск-Кузбасс механикалаштырылган корпус ветераны варисларына мөрәҗәгать тә бар: ”Картәтиегез Тякин Хәниф 1942 сугыш елында оештырылган hәм Мәскәүдән алып Берлинга hәм Прагага кадәр данлыклы героик сугышчан юл үткән хәрби берләшмә составында сугышкан. Бу бөек, гадел, азат итүче сугышныӊ совет солдатлары даны гасырларда яшәсен. Полкташыбызныӊ сугышчан батырлыклары турында гаилә әйберләрен hәм хәрби бүләкләрен саклагыз. Корпусыбызныӊ сугышчан юлын белегез, истә тотыгыз hәм Бөек Ватан сугышында совет халкыныӊ батырлыгы hәм бердәмлеге турында яшьтәшләрегезгә сөйләгез“.
hәм монда ук 7нче гвардиянеӊ 2нче механикалаштырылган корпусыныӊ сугышчан юлы турында сөйләнә. Ул 15 меӊ километр хәрби юл үткән, шуларныӊ 5 меӊгә якынын – сугышлар белән, 9нчы армия составына кергән. Биш фронтта – Калинин, Брянск, Үзәк, 3нче Белоруссия hәм 1нче Украина фронтларында сугышкан. Ун хәрби операциядә, шул исәптән биш стратегик билгеләнештәге операциядә Орел-Курск, сул як Украинаны азат итүдә, Днепр өчен бәрелештә, Берлин hәм Прага операцияләрендә катнашкан.
Немец-фашист илбасарларыннан Советлар Союзыныӊ биш өлкәсен (Псков, Орел, Брянск, Чернигов, Киев) hәм Европаныӊ өч илен (Польша, Германия, Чехословакия) азат иткән.
20дән күп елганы кичкән, шул исәптән Ока, Десна, Днепр, Висла, Одер (ике кабат), Нейсене.
Корпуска Югары Башкомандующийныӊ 12 рәхмәте белдерелгән, 22 Советлар Союзы Герое тәрбияләнгән, барлыгы биредә 27 Советлар Союзы Герое хезмәт иткән.
Сугышчан юлын корпус 1945 елныӊ 12 маенда Прага янында тәмамлаган.
Бу медаль безнеӊ өчен бик кадерле. Әтинеӊ бүләкләре күп, ләкин мондый медаль бары тик бездә генә.
1942 елныӊ 1 февралендә педагогик эшчәнлеген башлап әти мәктәптән 1982 елныӊ маенда гына китте. 45 еллык педагогик стажын бары тик дүрт елга Бөек Ватан сугышы, хәрби госпитальләр өзеп торган.
”Туган як“ газетасында язган мәкаләсендә аныӊ укучысы Рәүфә Мөэминова Хәниф ага Н.Островскийныӊ китап героена охшаган дип яза: ”Бу исем районда яшәүчеләрнеӊ күбесенә таныш hәм якын, чөнки аныӊ укучылары hәр авылда бар диярлек. Ләкин бу канкойгыч сугыш күӊелендә генә түгел, Хәниф Нәҗмехәмәт улыныӊ тәнендә дә җуелмас эз калдырган“ (ул 1 группа сугыш инвалиды).
Сугыштан соӊгы елларда да ул хезмәт сөючәнлеге hәм кешеләргә карата игътибарлы булуына күрә авылдашларыныӊ ихтирамын яулады. Гомере буена күләмле җәмәгать эшен алып барды: партком әгъзасы, авыл советы депутаты, лектор (стажы 40 ел), пропагандачы (35ел), партия ветераны (40 ел).
Шулай итеп, 3 дәрәҗә Дан, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры, РФ халык мәгарифе отличнигы, сугыш hәм хезмәт ветераны, Барда районы почетлы гражданины Тякин Хәниф Нәҗмехәмәт улы геройларча сугышчан hәм тормыш юлы үткән. Әйе, без Бөек Ватан сугышыныӊ кырыс елларында Ватаныбызныӊ иреген hәм бәйсезлеген саклап калган, газаплар чамасын hәм тынычлык бәясен белгән кешеләрнеӊ варислары.
Җиӊүнеӊ 75 еллыгында, бүген без hәлак булган солдатларныӊ истәлеге алдында баш иябез.
Тыныч йокла, әтиебез, без, синеӊ варисларыӊ, син өйрәткәнчә яшәрбез hәм иҗат итәрбез…

Әлфия ТАРАЗОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *