“Безнеӊ Җәүhәр“

«Наша Заугария»РАЙОНДА Җәүhәрия Сәетгали кызы Габдулхакованы белмәүче кеше юктыр. hәр кич, авыр хезмәт көненнән соӊ, кәнәфиләребезгә җайлабрак утырып, без аныӊ белән кабат телевизор экраннарында очрашабыз. Барчасы – балалардан алып өлкәннәргә кадәр күӊеленә хуш килгән тапшыруны табачак, ул hәрберсе белән күзгә-күз карап сөйләшә кебек тоелачак. Ә өлкән буын кешеләре аӊа гади итеп “Безнеӊ Җәүhәр” дип дәшә.
Җәүhәрия Сәетгали кызы 1960 елда Байавылда күп балалы гаиләдә туа. Өлгергәнлек аттестатын алгач, Пермь мәдәни-агарту училищесына укырга керә hәм 1980 елда аны тәмамлагач, район мәдәният йортында хезмәт эшчәнлеген башларга туган районына әйләнеп кайта. Югары интеллектуаль дәрәҗә, үзенә hәм әйләнә-тирәдәгеләргә таләпчәнлек, hөнәри белем, башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыгу – болар барысы да эштә югары нәтиҗәләргә китерә.
1993 елдан бирле, “Тол буйлары” җирле телерадио тапшырулары МУсы эшли башлаганнан ук, ул бу коллективныӊ аергысыз өлеше булып тора, иӊ беренче диктор-корреспондент вазыйфасын башкара, аннан җирле телерадио тапшырулары коллективын җитәкли. Бүген “Тол буйлары” – ике телдә: татар hәм рус телләрендә трансляция алып баручы крайда бердәнбер электрон массакүләм мәгълүмат чарасы, шулай ук ул “Пермь краенда милли hәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү” край максатчан комплекслы программаны тормышка ашыруда әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларыныӊ берсе булып тора.
З.С. Габдулхакованыӊ хезмәт эшчәнлеге телетапшырулар белән генә чикләнми, ул 20 елдан артык Барда җыены милли бәйрәменеӊ hәм бөтен дөньядан кунаклар җыйган татарларныӊ hәм башкортларныӊ Сабантуй край бәйрәме режиссеры hәм алып баручысы да. Шулай ук аныӊ инициативасы белән Бөтенрәсәй “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваленеӊ ике тапкыр I дәрәҗәдәге лауреаты булган “Кый” фольклор коллективы булдырылды. Мәктәпләрдә татар телен, районда татар халкыныӊ традицияләрен, йолаларын саклауга hәм өйрәнүгә игътибар биреп, Җәүhәрия Сәетгали кызы мәктәпләргә бара, мәктәп чараларында чыгыш ясый, ата-аналар комитетлары белән эшли.
Район абруен Пермь краенда, Татарстан hәм Башкортостан республикаларында гына түгел, Рәсәйдә дә күтәргән бу күренекле hәм хөрмәткә лаек кеше Пермь өлкәсенеӊ массакүләм мәгълүмат чараларыныӊ “Алтын абзац” өлкә иҗат конкурсында, журналистларныӊ “Бәллүр каләм” Бөтенрәсәй конкурсында (Казан шәhәре) h.б. конкурсларда күп тапкыр төрле бүләкләргә hәм дипломнарга ия булды. Өстәвенә, З.С. Габдулхакова – Татарстан Республикасыныӊ атказанган матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Рәсәй Журналистлар союзы әгъзасы, район Земство Җыелышы депутаты… Район Земство Җыелышы депутатлары Җ.С. Габдулхаковага “Районныӊ почетлы гражданины” исемен бирү турында карар кабул иттеләр.
Безгә бу егәрле, актив, hәрчак иҗади эзләнүдә булган ханымга яӊа кызыклы тапшырулар, бар эшендә уӊышлар, яӊа идеяләр hәм омтылышлар гына телисе кала.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *