Без күп һәм шуның белән көчле

Пермь крае Социаль үсеш министрлыгы тарафыннан һәр ел күп балалы һәм алмаштыручы (замещающие) гаиләләр арасында край конкурсы үткәрелә. Бу конкурста катнашачак гаиләләр район территорияләрендә сайлап альша.

Оса районы мәдәни-ял үзәгендә бу дәрәҗәле бәйгенең районара йомгаклау чарасы үтте, анда Оса, Елово һәм Барда районнарыннан үз презентацияләре белән 6 гаилә чыгыш ясады. Конкурста катнашучылар районара территориаль идарә дипломнары, рәхмәт хатлары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Барлыгы безнең районнан конкурста катнашу өчен 5 күп балалы гаилә заявка бирде, алар Бәшировлар, Кучуковлар, Мукаевлар, Мансуровлар һәм Акбашевлар.

Бардадан Раиф Мәүдит улы һәм Эльвира Тәлгать кызы Кучуковлар гаиләсе конкурста икенче ел катнаша. Аларның гаиләсендә өч бала үсә: ике кыз (Элина һәм Алина) һәм ике яшьлек уллары Денис. Элина 6 класс укучысы. Ул — яхшы укый, җыр һәм теннис белән мавыга. Төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңеп медальләр, дипломнар белән бүләкләнә. Алина беренче класста укый, ә Денис балалар бакчасына йөри. Балаларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләүнең иң яхшы ысулы — аларны һәр көн бәхетле итү, дип саный ата-ана.

Төнгүктән Рафис Рәмис улы һәм Таңсылу Мирза кызы Мукаевлар гаиләсе иҗади һәм югары культуралы булулары белән аерылып тора. Алиса һәм Тимур мәктәптә яхшы укыйлар, музыка мәктәбендә уңышлы шөгыльләнәләр һәм бию белән җитди мавыгалар. Ә җитез Аделиягә бары 8 ай. Әти-әниләре балаларының иҗади потенциалын үстерүгә зур игътибар бирәләр, барлык башлангычларында ярдәм итәләр, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләр турында кайгыртырга өйрәтәләр.

Ә Бардадан Артур Равил улы һәм Лениза Рәшит кызы Мансуровлар гаиләсе, балалар — ул шатлык, ә шатлык күн булырга тиеш, диләр. Бу гаиләдә 3 ул үсә: Артем, Әмир һәм Айрас. Гаилә сәламәт яшәү рәвешен хуплый һәм актив ялга өстенлек бирә. Алар гаиләләре белән походларга йөриләр, сноубордны якын итәләр, шулай ук сплавлар, чыныгу процедуралары да ят түгел. Мансуровлар 2012 елда край конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

Үдиктән эш сөючән Эльмарт Фаил улы һәм Лидия Рәшит кызы Акбашевлар гаиләсе конкурста беренче тапкыр катнашты. Алар шулай ук 3 ул тәрбиялиләр. Данис һәм Ранис — мәктәп укучылары. Футбол белән мавыгалар, матур җырлыйлар. Ә Ралискә әле бер яшь кенә. Гаилә бердәм, нык һәм тату. Алар үзләренең шәхси хуҗалыкларыннан яхшы табыш алалар. Ике сыер, бозаулар, сарык һәм тавыклар тоталар. Төп ярдәмчеләре — уллары.

Бардадан Эльвир Рафиз улы һәм Факирә Мөхәммәт кызы Бәшировлар гаиләсе район турында икенче ел җиңүче булдылар. Ата-ана икесе дә күп балалы гаиләдә үскәннәр, шуңа күрә алар, тормышның төп асылы — балалар, дип ышаныч белән әйтәләр. Кызлары Эльвина һәм Элиза җырларга, биергә яраталар, рәсем һәм кул эшләре белән мавыгалар. Ә яшь ярымлык Ибраһим бик тә акыллы һәм хәрәкәтчән бала. Гаиләдә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Балалар — шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруда әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре. Гаилә мөгезле эре терлек асрый һәм йорт кошлары тота, ул гаилә бюджетын тулыландыруда өстәмә табыш һәм тулы кыйммәтле сәламәт туклану чыганагы булып тора. Бәшировларның девизы: «Без күп һәм шуның белән көчле».

Алмаштыручы гаиләләр конкурсында катнашу өчен 4 гаилә заявка бирде.

«Умники и умницы» номинациясендә Кадрия Габделгали кызы Моталлапова гаиләсе катнашты, биредә 2011 елдан башлап Гүзәлия Газизова тәрбияләнә. Ул 8 класс укучысы, «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Төрле район, край конкурсларында, олимпиадаларда күп тапкырлар катнашып, призларга һәм грамоталарга лаек булган.

Ә «Олимпия резервы» номинациясендә искиткеч кыз бала — Линда Габдрәшитова катнашты, ул 7 яшеннән башлап Әмирә Таваф кызы Үтәгәнова гаиләсендә тәрбияләнә. Кыз 2012 елда Мәскәү өлкәсе Колонтаево поселогында дзюдо буенча «алтын» яулый, ә 2011 елда Мәскәүдә Бөтенрәсәй күрмәүче инвалид балалар спорт фестивалендә 600 метрга йөгереп, 2 урын ала.

Талант — ул кешенең табигатьтән бирелгән билгеле бер үсешкә сәләте. 2 санлы Барда урта мәктәбенең 9 класс укучысы Сильвина Ураковага табигать матур тавыш бүдәк иткән һәм ул «Иҗат» номинациясендә катнашты. Сильвина — күп кенә район конкурсларында катнашып, призлы урыннар ала. Опекуны Гөлнара Хәбибрахман кызы Мөэминова аның белән горурлана һәм киләчәктә бары тик уңышлар тели. Сильвина музыка җитәкчесенә — музыка укытучысы Инзирә Заһит кызы Рәемовага рәхмәтле, ул аның музыкаль сәләтен үстерергә, үзен сәхнәдә ышанычлы тотарга ярдәм итә.

Ә «Җылы йорт» номинациясендә 2004 елда барлыкка килгән Вәсилә Вәсил кызы һәм Нәҗмегалим Ахунҗан улы Балтачевларның гаиләсе катнашты. Бүгенге көндә гаиләдә 6 кыз тәрбияләнә. Алар әниләре кебек үк бик тырыш, тыйнак һәм башкаручан. Спорт белән мавыгалар — чаңгыда йөриләр, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнәләр. Кызлар бию һәм «Умелые ручки» түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Алар төрле гадәти булмаган ризыклар әзерләргә яраталар һәм якыннарын таң калдыралар. Бер сүз белән әйткәндә, Балтачевларның гаиләсе чисталыктан, яраткан әни һәм әтидән, балалардан нур чәчеп тора.

Пермь шәһәрендә үтәчәк конкурсның край этабына безнең районнан күп балалы Бәшировлар гаиләсе һәм алмаштыручы Балтачевлар гаиләсе бара.

Аларга уңышлар телик!

Гаиләләргә конкурста катнашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Иминлек, күңел җылысы, мәхәббәт, татулык һәм бер-берсен аңлауларын телибез!

Гөлназ ТЛЯШЕВА, халыкны социаль яклау бүлеге баш белгече.

Эльвира КУЧУКОВА, социаль яклау бүлеге опека бүлеге җитәкче белгече.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *