Халык акчасына халык һәйкәле

Обелиск в Куземьярово8 МАЙДА Байавылда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискны тантаналы ачу булды. Монумент тик Байавыл, Чувашай, Барда халкының гына түгел, ә биредә туып-үскән, ләкин бүген читтә — Мәскәүдән алып Сургутка кадәр — яшәүчеләрнең сәдака акчасына төзелгән. Бу изге эшне тормышка ашыру өчен 200гә якын кеше финанс һәм башка ярдәм күрсәткән.
Мемориалда фронтта һәлак булган, шулай ук әйләнеп кайткан Байавыл һәм Чувашай авыллары сугышчыларының исемлеге китерелгән. Аның буенча, Байавылдан фронтка 210 кеше китә, 107се генә кире кайта, Чувашай авылыннан киткән 27 кешенең 14е генә кайта.
Чарада сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, Байавыл урта мәктәбе укучылары, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар -район башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева, район больницасы баш врачы И.Ә.Сәгыйдуллин һ.б. катнашты.
Кызыл тасманы тыл хезмәтчәннәре Равил Зиннәт улы Сафин һәм Нәҗмекамал Гариф кызы Акбаева кистеләр. Авыл имамы Фәндүс Мәүлиҗан улы Иманаев вафат булганнар рухына дога кылды.
Бу зур эш белән җитәкчелек иткән Шамил Фатыйх улы Юлаев (рәсемдә) сүзләре буенча, узган язда туган бу идеяне тормышка ашыру өчен бер ел таләп ителгән. Башта Байавыл һәм Чувашай авыллары халкын җыеп сөйләшүләр үткәрелгән һәм аларның бу идеяне хуплау-хупламаулары ачыкланган, һәркем булдыра алганча ярдәм күрсәткән. Авыл старостасы Рамил Шәрифулла улы Иманаев барысына да тынычлык, имин тормыш теләде һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Татьяна Владимировна ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш елы балаларына һәм яшь буынга сәламәтлек, озын гомер, аяз тыныч күк йөзе теләде.
Кунаклар котлаганнан соң Каенавыл поселениесе башлыгы Р.Ә.Зимасов Ш.Ф.Юлаевка һәм Р.Ш.Иманаевка рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан укучыларның чыгышлары һәм мемориалга чәчәкләр салу булды. Чараның икенче өлешен бәйрәм концерты бизәде.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА
Автор фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *