Тың тыңлау йоласы

Хөрмәтле укучыларыбыз, Барда төбәгендә чагылыш тапкан күренешләргә, горефгадәтләргә, йола, традиция h.б. багышланганТол буендаБардадасәхифәбез бу юлы тың тыңлау йоласына багышлана. Өлкән буын вәкилләре белән очрашып әңгәмә корганнан соң, бу хакта сезгә дә бәян итәргә булдык. Язманы әзерләргә булышлыклары өчен Сараш мәдәниял hәм спорт үзәге хезмәткәрләре, директор Ралит Шамкаевка рәхмәтебезне белдерәбез.

Апрельнең алтысыннан җидесенә чыккан кичтә тың тыңлау гадәте безнең төбәктә борын заманнардан яшәп килгән. Икенче төрле аны Плаушинья кич дип тә атыйлар. Плаушиньярусча Благовещение сүзеннән алынган, аны 7 апрельдә билгеләп үтәләр (иске стиль буенча 25 мартта).

Бу йола турында мәгълүмат туплау өчен Сараш авылының өлкән яшьтәге апалары белән очрашырга булдык. Хөрмәтле ветераннарыбыз хәтерләрендә сакланган истәлекләрен барладылар, теләп безнең белән уртаклаштылар. Без исә барысын да түкмичәчми теркәп бардык.

Мөнибә Сәетҗан кызы Мәсәгутова, 80 яшьтә:

— Тың тыңлау бездә элек-электән килә. Әле әниләребезнең яшь чакларында да булган ул. Без — сугыш елы балалары, артык урамга чыгып йөрмәдек. Шулай да әни бер сәгать вакыт бирә иде. Гаиләдә 10 бала үстек, безгә өйләнгән абыебыз Зарибҗан да кушыла торган иде. Кызлар гадәттә багу, күрәзәлек итү белән шөгыльләнә идек. Мисал өчен аяктан киез итекне салып капка аша орабыз, кунычы кайсы якка карый –шул якка кияүгә китәсең була. Ят токынга кереп сарык тотасың, ә анда караңгы. Яктыгарак алып чыгып карыйсың: олы сарык эләксә — олы кешегә, яшь бәрән эләксә — яшь кешегә туры киләсең була. Мөгезле тәкә эләксә, “Мин бабайлы булдым!” – дип кычкырып әйтергә тиеш буласың, ягъни бу елда кияүгә чыгасың була. Мин үзем дә олы сарык тоттым. “Яшьләр кушылалар да аерылалар, булачак тормыш иптәшем үземнән олырак булсын, хатын-кыз кадерен белсен иде”, — дип юрадым. Шулай булып чыкты да, иптәшем миннән 8 яшькә олы булды. Тың тыңлаганда күзәтелгәннәр дөрескә туры киләдер, дим. Аннан өйгә әтәч тотып керәләр. Аның алдына чиста hәм аракы сеңдерелгән икмәк кисәкләре куялар. Әтәч кайсы икмәк кисәген капканын карыйсың, чиста икмәк капса киявең бай була, аракылысын сайласа эчәргә яратучы була имеш, диләр иде. Шундый кызык хәл турында да сөйлим әле. Бу кичтә мунчаның сөремлегенә кулыңны кертәсең инде. Каты кул эләктереп алса, карт кешегә, йомшак кул туры килсә, яшь кешегә кияүгә чыгасың дигән ышану яши иде. Дус кызымны сөйләштердем, ул риза булды. Мунча эчендә безнең килүне Зарибҗан абый көтеп тора иде. Дус кызымның кулын сөремлектән Зарибҗан абый эләктереп алды да җибәрми генә. Безгә, барысын да белгәч, көлке инде, ә дус кызым бик курыкты. Ул абыйны шайтан дип уйлаган: “Кулымны җибәр, ни сорасаң да бирәм”, дип кычкырды. Бу турыда соңыннан да көлешеп искә алдык әле.

Хәнифә Нәҗмехәмәт кызы Яппарова, 1935 елда туган:

— Плаушинья кичен көтеп ала идек. Алдан яшьләр белән чыгуыбыз турында сөйләшеп куябыз. Аякта чабата лычма су, уйнаганда аяк та катмый иде тагын. Йорт янына килеп, тәрәзә төбенә утырабыз да тың тыңлыйбыз. Көлсәләр, киләчәгеңдә рәхәт яшисең була. Йорт эчендә тавыш-гауга ишетсәң, тормышың әйбәт булмый, имеш. Аннан “капчык, мишек” дип читән саный идек. Соңгы читән нинди була, мишек булса – киявең бай булыр, капчык булса – ярлыга туры киләсең, имеш. Өйгә кергәч, ике бидрә колавын йозак белән биклисең дә, ачкычын баш астыңа салып йокларга ятасың – төшеңдә кемне күрсәң – шуңа кияүгә чыгасың була. Ачкычны кем сорап килсә, шул кешегә кияүгә чыгасың, дип тә юрыйлар иде. Тышта hавада йолдыз санадык, имеш күпме саныйсың – шулкадәр ел яшисең икән.

 Нәбирә Зариф кызы Ибраhимова, 95 яшьтә.

— Капка аша чабата орабыз, бавы кайсы якка төшә — шул якка кияүгә барасың була. Үзем урам аша гына кияүгә чыктым. Безнең балачак, яшьлек еллары авыр чакларга туры килде, кино карарга акчабыз булмады. Үз күңелне үзебез күтәрдек инде. Мин Яңавылныкы, Сарашта 20 ел яшим инде. Җәяү йөрергә яратам, шөгыльләрем күп, 85 яшемә кадәр сыер карадым.

Сәкинә Муллаҗан кызы Казнина, 1941 елда туган.

— Әти исемемне хат аша гына белеп калган, ул сугышта үлде. Без 3 кыз әни белән үстек. Тормышлар авыр булса да, тың тыңларга чыга идек. Йортлары янына тың тыңларга килүчеләрне белгән хуҗалар, колакай булсыннар дип, тимер тавышы чыгарып таба кагалар, кыскыч белән тәртешкәгә сугалар. Бу хәбәр бирү дип аталган. Мунча яккан хуҗаларның, яфракларына бау бәйләп, сөремлек аша тарта идек. Мунча керүчеләр, шайтан дип куркышып, шәрә килеш чыгып йөгерә иделәр. Ә без көрткә чумып качабыз. Тәртешкәне өйдән атлатып капка аша урамга алып чыгабыз. Тәртешкәнең тырный торган ягы кайсы якка карап кала – шул якка кияүгә чыгасың, диләр иде. “Бабай, егет” дип читән саныйбыз. Бабай – олырак кияү, егет – яшь кеше була. Әнигә иртән сөйли идек, ничекләр булганын. Әни көрәнтедән кергән җиргә идәндә ике утын куя иде, берсе юан утын, берсе яшь утын. Төн чыкканчы кайсы ава инде, яшь утын ауса – яшьләр күбрәк үлә була. Юан утын ауса – олылар үлә була, дип юрый иделәр. Әни тагын: “Сез кияүгә барасы кызлар”, дип болай итә иде. Күлмәкнең тискәре ягын кидереп йокларга яткыра, “Төшегезгә кергән дөрескә туры килә”, дип әйтә иде ул.

Нәсимә Мулламөхәммәт кызы Ибраhимова, педагогик хезмәт ветераны, 1952 елгы.

— Без апаларга караганда соңрак туган буын инде. Бөтен йолалар да саклангандыр, дип уйлыйм. Тың тыңларга уйнар өчен чыга идек. Абзарга кереп тавык тотып тикшерәбез, су эчереп карыйбыз, эчсә — эчә торган кешегә кияүгә чыгасың, имеш. Тәрәзә төптә тыңлаша идек. Кайсы ир-атлар урамга хатын-кызлар кебек киенеп чыгып шаярта иделәр. Мәктәптә эшләгән елларда яшьләр шукланмасын дип дежурлыкка чыга идек. Бер укытучы шулай дежурлыкта калган, авыл яшьләре шаярып аның капкасын салдырып, икенче урынга күчереп куйганнар. Кешенең утыннарын җимереп куя, я икенче урынга илтеп өя иделәр.

Сарашта яшәүче, быел 100 яшен тулган Нәзифә Тавабил кызы Алдарова истәлекләрен дә җиткерделәр безгә. “Үз күңелебезне үзебез күрдек. Тавык тотып алып керә идек тә алдына су, икмәк, бодай hәм күмер куя идек. Су эчсә — эчкече, икмәк ашаса – урта кул, бодай ашаса – байрак, күмер ашаса – кара эчле кеше белән кавышасың, дип әйтә иделәр. Безнең авылда бер хатын-кыз булган. Моның армия яшенә җиткән улы бар икән, улын бер дә армиягә җибәрәсе килми, ди. Тың тыңлый торган кичтә бер йорт янына барып тың тыңлый бу: “Нинди сүз ишетсәм, шул булыр”, ди икән. Шуннан йорт эченнән “ Китми, китми, бармый” дигән тавыш ишеткән бу. hәм бу апаның улын чынлап торып армиягә алмаганнар, ди. Абзарда сарык тотуга килсәк, үз абзарыңдагы сарыгыңны тотарга ярамаган, күршеңнекен яки башка кешенекен тоту тиеш булган. Элек халык та көр, ачык күңелле булган инде. Хәзер кеше абзарына кереп кара… Элек, мәсәлән, яшьләр олырак кешеләрнең утынын өеп куя торган булганнар. Ә соңрак, киресенчә, шаяртуга сылтап, җимерәләр иде. Урам яктан капканы, ишекне терәтеп яки бикләп кую, ишек төпкә утын өю кебек шуклыклар да эшләп куя иделәр. Тыштан өйгә утын күтәреп алып керәсең, кочакка күпме сыя, шулкадәр аласың. Утының төшеп калса, әле егетең белән күрешеп кенә йөрисең, бу елда кушылмыйсың, дигәннәр. Өйгә кергәч саныйсың, ишле булса — кияүгә чыгасың, дип сөйлиләр иде. “Капчык, мишек, чымылдык”, дип читән санау булган. Соңгы читән капчык дип бетсә — булачак киявең урта хәлле, мишек дип бетсә — бай, чымылдык дип бетсә — хәерче була икән, дип ышанганнар. Плаушинья кичендә аш ашый торган калакка су салып чоланга чыгарып куясың, иртәнгә калакта су туңса, яз озак килә, әле 40 көн суыклар булачак — туңдырачак, диләр иде. Әгәр калакта су туңмаса, киресенчә, суыклар озак дәвам итмәячәк, яз иртә килә, дип юрыйлар иде”, — дип хатирәләре белән уртаклашкан йөзьяшәр әбиебез.

6сыннан 7енче апрель киченә чыкканда тың тыңлау йоласы Тол буе татар hәм башкортларыннан кала сылва-ирен татарларында, мишәр татарларда, удмурт, рус милләте вәкилләрендә дә күзәтелгән. Бу хакта 2004 елда нәшер ителгән “Тол буе татарлары hәм башкортлары” фәнни басмасының 185 – 190ынчы битләрендә дә язылган. Бу йола кешеләрнең күңел байлыгын дәлилләгән, яшәргә ышаныч hәм дәрт уяткан.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *