Үҗәт, сабыр һәм игътибарлы…

СотрудникиТикшерү органнары хезмәткәрләре көнен рәсми бәйрәм итү тарихы 1963 елның 6 апреленнән башлана. Нәкъ менә бу көнне СССР Югары Советы президиумының эчке эшләр органнары тикшерүчеләренә алдан тикшерү производствосы хокукларын биргән Указы гамәлгә кертелә.
Барда районы эчке эшләр бүлеге каршындагы тикшерү бүлеге дә бай тарихка ия һәм биредә абруйлы җитәкчеләр эшли. Төрле елларда бүлекне Р.М.Йосыпов, М.М.Гомәров, Р.Т.Ибраһимов, Х.М.Илкәев, Ә.С.Зәйнышев, Д.М.Әлмөхәмәтов, Р.С.Кучукбаев җитәкли. Аларның һәрберсе җинаятьчелек белән көрәшкә зур өлеш кертә.
Бүген бу җаваплы постта юстиция подполковнигы Марат Фәрит улы Мостаев эшли. Аның сүзләре буенча, бүген дә, элекке кебек үк, машина урлаулар, талаулар һ.б. күп. Заманча технологияләр үсү белән бәйле мобиль мошенниклык барлыкка килә, ул мобиль яки интернет элемтә ярдәмендә ясала. Бүлек буенча җинаятьләрнең тулаем ачылышы 79 күбрәк процентка тигез, һәм бу күрсәткечләр дознавательләрнең һәм тикшерүчеләрнең нәтиҗәле эшләүләрен ачык күрсәтә. М.Ф.Мостаев җитәкчелегендә яшь, бердәм коллектив эшли, ул тырыш, сабыр һәм игътибарлы биш профессионалны берләштерә.
Юстиция майоры Дамир Хәмит улы Рахмангулов Барда районы полиция бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә 2008 елдан башлап эшли.
— Гомумҗинаять юнәлешендәге эшләрне тикшерүдән тыш, мин икътисади, коррупция сферасында, шулай ук наркотик
матдәләрнең законсыз әйләнеше һәм урман промышленносте хуҗалыгындагы хокук бозуларны тикшерүне алып барам. Шуны
билгеләргә кирәк, банк системасы үсеше элек булмаган икътисади җинаятьләрне барлыкка китерде. Урман промышленносте
хуҗалыгы сферасындагы хокук бозулар кимеде, ә наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше үзгәрешсез кала, — дип билгеләде
Д.Х.Рахмангулов. Шулай ук ул дәлилләү базасына таләпләр аеруча катгыйлануын да ассызымлады. Хәзер җинаятьне дәлилләп
кенә калмыйча, гаепләнүченең шәхесен, аның материаль хәлен дә өйрәнергә кирәк.
Юстиция лейтенанты Вәсил Фазил улы Акманаев Озын Яланнан, тикшерүче булып 2013 елның августыннан башлап эшли. Бүлеккә уку йортын тәмамлагач ук килә.
Мин тикшергән эшләр арасында иң хәтеремдә калганы — исерек ирнең бергә яшәгән хатынын ярым үлгәнче кыйнавы. Ул
башта барысын да кире какты, хатынын баскычтан барып төште, дип раслап маташты. Гаебен бары тик күп санлы дәлилләүләр һәм
кара-каршы сорау алулардан соң гына таныды. Моңа кадәр гаепләнүче өч тапкыр хөкемгә тартылган булган. Ул элек ясаган
җинаятьләрен — кыйнаулар, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, көчләүне дә башта кире кага, шуңа күрә полиция хезмәткәрләренә
дәлилләүче фактларны эзләү һәм гаепләнүчене җаваплылыкка тарту өчен шактый көч куярга туры килә.
Бу профессияне сайлавыгызга нәрсә йогынты ясады, дигән сорауга, В.Ф.Акманаев: балачактагы хыял, дип җавап бирде.
«Телевизордан җинаятьләрнең күп ясалуы, кеше хокуклары бозылу турында еш күрсәтелә, минем боларны булдырмауга,
гаделлеккә ирешүгә үземнән өлеш кертәсем килде. Хыялны тормышка ашыру өчен Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород
академиясе филиалына юриспруденция белгечлеге буенча укырга кердем, уку йорты ябылгач, укуны Воронежда тәмамладым», —
дип сөйли әңгәмәдәшем.
Хезмәт иткәндә Мәскәүдә командировкада була. Вәсил билгеләвенчә, ул бик кызыклы һәм файдалы була, тәҗрибә тупларга ярдәм итә һәм Мәскәү коллега-экспертларының ничек эш итүләрен үз күзләре белән күрә. Тикшерү департаментында аеруча мөһим эшләрне тикшерү белән шөгыльләнә.
Юстиция капитаны Эльмарт Хикмәт улы Илкәевныц Эчке эшләр министрлыгында гомуми стажы 10 ел, шуның яртысы -тикшерүче Вазыйфасында. Аның тикшерү эшләренең юнәлеше — юл-транспорт фаҗигаләре һәм икътисад. Аның сүзләре буенча, район «имин булмаган» юл участоклары күп түгел. Аларның берсе 1 Әрҗәндә, зират янында, икенчесе — Оса-Чернушка автоюлы, Үтәй янында. Ике участок та, борылышлар булу сәбәпле, начар күренә, һәм ул тиз йөрергә яратучыларны һәлакәткә китерә.
Э.Х.Илкәев өчен профессия сайлауда әтисе Хикмәт Мәсхүт улы Илкәев үрнәк була, ул узган гасырның 90 елларында тикшерү бүлеген җитәкли, аннан мировой судья була.
Юстиция капитаны Данис Әүхәт улы Рангулов — өлкән тикшерүче. Эчке эшләр бүлегендә — 2008 елдан, башта участковый булып эшли, аннан — дознание бүлегенә күчерелә, 2013 елдан башлап — тикшерүче. Балачактан ук кем булачагын анык белә, бүген хыялын тормышка ашыра алуы белән горурлана.
Ир-егетләр коллективын кешелек дөньясының искиткеч яртысы — хатын-кызлар да тулыландыра башлый. Тикшерүче Вазыйфасында стажер Инна Таһирҗан кызы Гайсина бүлектә берничә ай гына хезмәт итә әле, әмма инде үз эшен яратырга һәм берничә эш ачуда катнашырга өлгергән. Остазы Дамир Хәмит улы Рахмангуловка ул кибет басуны һәм абзарга ут төртүне тикшерергә ярдәм итә.
Шулай ук әтисе Таһирҗан Нәҗмегалим улы Әхмәровның эшен лаеклы дәвам итүче булып тора, ул бөтен гомерен шушы хезмәткә багышлый, хәзер лаеклы ялда.
Тикшерүчегә җинаять эшен ачу барышында тиз ориентирлаша белергә, врач та, урманчы да, психолог та, икътисадчы-бухгалтер да булырга туры килә. Әмма барлык кыенлыкларга һәм авырлыкларга карамастан, аларга хезмәтләре ошый, ул кызыклы, дип бер тавыштан әйтәләр. Коллектив тату, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр, хезмәтләренә җаваплы карыйлар.
Бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләренә һәм ветераннарга Марат Фәрит улы котлауларын белдерде: авыр да, җаваплы да, мөһим дә хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, сәламәтлек, ә гаиләләренә туземлек, иминлек теләде һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *