Нәтиҗәле эшләр белән акларга!

Начало нового учебного года 2017-2018
Кай арада җәй тәмамланган да, яңа уку елы килеп җиткән. Кояшлы сентябрь иртәсе безне янә Белем бәйрәменә дәште. Быел район мәктәпләренә 3053 укучы бара, аларның 346е беренче класска.
Яңа уку елы башлану районга эш визиты белән край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, депутат В.А. Сухих, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко килүе белән үзенчәлекле булды. Кунакларыбыз иң беренче Акбаш төп мәктәбенә юнәлде. Бу белем бирү учреждениесе өчен сентябрьнең беренче көне яңа уку елы башлану гына түгел, ә мөhим вакыйга – мәктәпкә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча hәлак булган, Батырлык ордены кавалеры Илдус Кучукбаевка багышланган мемориаль такта урнаштырылу hәм аның исеме бирелү уңаеннан истәлекле. Илдус Зиннәт улы Акбаш мәктәбендә 1992-2000 елларда белем ала. Бәйрәмдә райондашыбызның якыннары, туганнары hәм дуслары да катнашты.
Тантаналы линейкада иң беренче мәктәп директоры Н.М. Садыева сүз алды. Налия Мирсәит кызы укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга изге теләкләрен җиткерде. Мемориаль такта, стенд, вывеска урнаштыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен депутатлар В.А. Сухих hәм Г.А. Ткаченкога, район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатовка, Әфган сугышы ветераннары советы рәисе Ә.М. Мәүликаевка, Илдус Кучукбаевның әти-әнисенә зур рәхмәтен белдерде.
Бу мәктәп укучылары районда үзләренең өлгерлекләре белән аерылып тора, спорт ярышларында hәрвакыт призлы урыннар яулый. Акбаш мәктәбендә 7 класс-комплектта 51 укучы укый, ике төрле яшьтәге мәктәпкәчә төркемнәрдә 27 бала тәрбия ала. Укучыларның төп контингентын Акбаш авылында яшәүчеләр тәшкил итә, 6 бала Йөкшер авылыннан йөртеп укытыла. Педагогик коллектив 13 укытучыдан hәм мәктәпкәчә яшьтәге 4 тәрбиячедән, бер оештыручы педагогтан, педагог-психологтан hәм бер педагог-китапханәчедән тора. Унөч укытучының унбере югары белемле, өч педагог беренче категориягә ия. Унбер укытучының 20 елдан артык педагогик хезмәт стажы бар.
В Акбашевской школе с важными гостями
Белем бәйрәмендә Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, җирле Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Г.Х. Исмәгыйлова, Федорки авыл поселениесе башлыгы М.С. Тимиркин h.б. бар иде.
— Бүгенге көн ил күләмендә зур мәгънәгә ия. Яңа уку елы башлану уңаеннан укучыларга тырышып белем серләренә төшенүләрен телим. Көчле hәм нык булыгыз, туган мәктәбегез исеменә тап төшермәгез, — диде Сергей Миннихан улы.
Тәбрик сүзләре белән Валерий Александрович та мөрәҗәгать итте:
— Сезнең белән күрешүемә бик шатмын. Край губернаторы вазыйфаларын башкаручы М.Г. Решетников исеменнән hәм үземнән барчагызны Белем бәйрәме белән котлыйм. Яңа уку елы уңышлы булсын, яңа биеклекләр яуларга язсын. Акбаш мәктәбенә Батырлык ордены кавалеры Илдус Кучукбаев исеме бирелү зур җаваплылык өсти, бу дәрәҗәне намус белән аклавыгызны телим, — диде. Җылы теләкләрен шулай ук Хәлил Газбулла улы, Георгий Александрович h.б. җиткерде. Кунакларыбыз беренче класс укучыларына бүләкләр дә тапшырды.
Мәктәп укучылары батыр авылдашларының кыскача тормыш юлы белән таныштырып үттеләр. Ил азатлыгы өчен вафат булган Илдус Зиннәт улы Кучукбаев истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Мәктәптә мемориаль такта ачу хокукы В.А.Сухихка hәм С.М. Ибраевка йөкләнде. 9 класс укучысы Гүзәл Суримова җирле шагыйребез, Татарстан Язучылар союзы әгъзасы Идият Әшировның шигырен яттан сөйләде. Акбаш мәчете имамы Рамай Сәлим улы Мостаев Корбан бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен юллады, беренчеләргә бүләк өләште. Ветеран укытучы Гандәлибә Ажгихинаның җылы истәлекләре, беренчеләрнең ата-аналары исеменнән Яна Кучукбаеваның теләкләре, чыгарылыш тугызынчы класс укучыларының сөйләүләре бәйрәм чарасын тулыландырды гына. Әнә укучыларны батырлык дәресенә чакырып беренче кыңгырау шалтырый, бу хокукка Дарина Захарова белән Руслан Миндияров лаек булды.
Авылда белем бирүне саклау hәм үстерү бүген хакимият органнарының мөhим бурычларыннан санала. Авыл балалары шәhәр балалары кебек үк сыйфатлы белем алырга тиеш. Шуның өчен авылларда көчле, ныклы мәктәпләр кирәк. Бу аеруча мөhим, чөнки авыл өчен мәктәп белем бирү үзәге генә түгел. Уку йорты булганда авыл саклана hәм үсә. Күп мәктәпләр белем бирү процессында үзгә алым hәм тотрыклы педагогик коллектив белән аерылып торалар.
Бүген авыл мәктәпләре өчен төп сорау хәл ителә – яңа мәктәп биналары төзелә. Төнгүк авылында 220 урынга яңа мәктәп төзү 2018-2019 елларга край программасына кертелгән. Төзелеш 2018 елда башланырга тиеш. Хәзерге вакытта проект-смета эшләре алып барыла. Мондый эшләр – бөтен Пермь крае өчен гомуми вектор булып тора. Пермь крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Максим Решетников мәктәпләр төзүне мөhим юнәлеш дип атады. 2021 елга Пермь краенда 25 яңа уку йорты сафка басар дип планлаштырыла. Киләсе биш елга мәктәпләр төзү тәкъдимен край Мәгариф hәм фән министрлыгы формалаштырды. Мәгариф министры Раиса Кассина 2017-2021 елларга төзелеш планына иң беренче авария хәлендәге мәктәпләр керәчәк, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта крайда андый объектлар саны 14, шул исәптән Төнгүк урта мәктәбе hәм Бөреҗледәге мәктәп.
Төнгүк урта мәктәбендә узган белем бәйрәме шулай ук тантаналы рәвештә узды. Акбаш мәктәбендә булган дәрәҗәле кунакларыбыз бу чарада да катнашты, изге теләкләрен әйтеп, матур теләкләрен юллады. Беренче класс укучыларына, әлбәттә, бүләкләр әзерләнгән иде. Тантанада катнашучылар өчен шунысы аеруча куанычлы булды, В.А. Сухих төнгүклеләргә күптән көткән шатлыклы хәбәр җиткерде:

— Тиздән Төнгүк авылында яңа мәктәп төзелеше башланачак. Мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан бу зур бүләк булачак. Белем бәйрәме котлы булсын! — диде ул.

Аның чыгышы алкышларга күмелде. Төнгүк авыл поселениесе башлыгы Р.Р. Илкәев, мәктәп директоры В.Ш. Кузаев бәйрәм теләкләрен hәм рәхмәтләрен әйтте. Беренче сентябрь көне шулай җыр hәм җылы теләкләр, гөлләр бәйләме hәм беренче кыңгырау белән башланып китте. Хәерле сәгатътә!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *