БИШЕНЧЕ САБАНТУЙ

Делегация из Барды на 5 Всероссийском сельском сабантуе в Малых ЧапурахБөтенрәcәй авыл сабантуе — инде бишенчесе — 24 майда Волгоград өлкәсенең Кече Чапурник авылында үткәрелде. һәр елдагыча, аны оештыруда татарстанлылар ярдәме зур булды. Изге Волгоград җиренә республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация, Нурлат муниципаль районы делегациясе, сәнгать һәм спорт осталары да килде. Бәйрәм чараларында Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Андрей Бочаров катнашты.
Сабантуйга Рәсәйнең дистәдән күбрәк төбәге вәкилләре килгән иде. Пермь крае делегациясен край губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Оборина җитәкләде. Аның составына Барда муниципаль районы башлыгы Сергей Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Вәдир Сарбаев, район администрациясе башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары Хәлил Алапанов, администрациянең эшләр белән идарә итүчесе Вилнур Рангулов, район больницасы баш врачы Илнур Сәгыйдуллин, Барда авыл поселениесе башлыгы Дамир Зарипов, автобус йөртүче Илһам Моталлапов, шулай ук Чернушка, Чайковский районнары татар җәмәгатьчелеге активистлары кергән иде. Бардалылар көн дәвамында Татарстан президенты
Р. Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе җитәкчесе А. Бочаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар белән булып, бәйрәм чараларын бергә тамаша кылдылар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *