Угыз пирогы — саваплы аш

Барда төбәгенә, үзебезнең якларда күзәтелгән йола, ырым, гореф-гадәтләргә h.б. күренешләргә багышланган махсус сәхифәбезнең бу чыгарылышында яз башларында әзерләнгән күркәм сыебыз – угыз пирогы турында язарбыз. Бу кадерле ризыкны ел буена сагынып көтеп алганнар hәм алалар да.

Татар халкында “Сыерлы көнең – сыйлы көнең“ дигән әйтем бар. Сыер – ул үзе бер дәүләт, дигәннәрен дә ишеткәнем бар. hәм бу чыннан да шулай. Сыер сөтеннән каймак, май, сары май, катык, сөзмә, эремчек, кызыл эремчек, кефир h.б. ризыклар әзерлиләр. Хуҗалыкта сыер бозаулаганны дулкынланып көтеп торалар hәм бу хәл гадәттә кыш ахырында, яз башында күзәтелә.

Төбәгебездә мөгезле эре терлек асраучы гаиләләр шактый. Никольск авылындагы Галимҗан Әгаләм улы hәм Дамирә Габделхай кызы Уразмановлар хуҗалыгы бу яктан аерылып тора, икесе дә лаеклы ялда булсалар да алар 4 сыер,
2 үгез, бер тана башмак, 3 бозау асрыйлар, әле бал кортлары да бар. Җитештергән ризык белән якын-тирә авылларда hәм Бардада сәүдә итәләр, аларның үз клиентлары бар. Уразмановлар 4 бала: 3 ул hәм бер кыз тәрбияләп олы тормыш юлына бастырганнар. Бу уңган гаилә 1998, 2004 елларда район конкурсында үрнәк хуҗалык дип игълан ителгән, ә 2019 елда “Иң яхшы ветеран хуҗалыгы” район смотр-конкурсында икенче урын яулаганнар. Без килгәндә аларның 3 сыеры бозаулаган, туганнары белән җыйналып угыз пирогы пешерергә җыеналар иде.

— Печәнебез җитәрлек, былтыр hава шартлары әйбәт булды, күп әзерләдек. Сыерлар бер-бер артлы бер-ике атна эчендә бозауладылар, — диде гаилә башлыгы.

Аш бүлмәсендә эш кайный. Кунакчыл хуҗабикә Дамирә Габделхай кызы, камыр җәйгән арада, угыз пирогын ничек пешерәсе турында сөйли:

— Сыер бозаулагач, ике сәгатьләрдән соң угыз сөтен савып аласың. Шуны аерткан сөткә кушып эремчек (безнең якларда гадәттә эрек дип әйтәләр – автордан) әзерләнә. Яныннан китмичә болгатып торырга кирәк. Әзер булгач иләккә салып сөзәргә куясың. Өчне йомырка, 2 аш калагы манный ярмасы, он, тәменчә тоз салып пилмән камыры кебек йомшаклыкта камыр басабыз hәм түгәрәкләп җәябез. Эремчеккә әз генә тоз, бер баш суган hәм яшел кыяклы суган турап салсаң, тәмлерәк була. Түгәрәк камырларга кыстап-кыстап эремчек салып пироглар ясыйбыз, матур булсын өчен аларны бизәкләп бөгәбез. Пирогларны эремчек эреткән суда әйләндерә-әйләндерә пешерәбез. Угыз сөтеннән әзерләнгән майны эреткәч, бераз гына кайнатып алабыз, ул ашаганда пирог эченә салына, — ди.

Кирәк:

— угыз эремчеге;

— тәменчә тоз;

— бер баш суган, яшел кыяклы суган;

— пироглар эченә салыр өчен май.

Камыр өчен:

— якынча 200 мл кайнаган җылымса су;

— 3 йомырка;

— 2 аш калагы манный ярмасы;

— он.

Безнең очрашуны оештыручы Яңавыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәбиб кызы Юсупова да кушыла:

— “Угыз пирогы коръән ашы кебек саваплы аш”, — дип сөйли иде әниләребез. Димәк, өстәлгә хәмер кую килешми. Пирогларны эре ясасаң, сыерның бозавы эре була, дип әйтәләр иде.

— Әгузе бисмилла әйтеп, бер пирогны сыерның үзенә дә ашатам мин, рәхмәт әйтәм, — ди хуҗабикә.

Без сөйләшкән арада сыебыз да пеште, Дамирә Габделхай кызы кайнар ризыкны өстәлдәге сөлгегә салды. Угыз пирогын шулай савытка түгел, суы сарыксын өчен сөлгегә салып куялар икән. Ел буена көтеп алгын бу тансык сыйны изге теләкләр әйтеп авыз итәләр: “Малкайлар исән-сау, оргачыл булсын, хуҗалыкта эшләр уңсын, рәхмәт,” диләр. Табынга сыер асрамаучы туганнарыңны, әби hәм бабайларны, күрше-тирәне чакыру кебек күркәм гадәт яши безнең якларда. Угыз сөтеннән эретелгән эремчек затлы күчтәнәч санала. Барда төбәгендә яшәүчеләр өчен бик кадерле ризык бу.

Язмабыз ахырында ярдәме өчен Рәмзия апа Юсуповага, кунакчыл хуҗалар Галимҗан hәм Дамирә Уразмановларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, изге теләкләребезне юллыйбыз.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *