Файдалы hәм табышлы

На семейной ферме Сергея Вахонина в Печмени
Бытбылдык йомыркасының файдалы булуы турында бүген күпләр беләләр. Чыннан да, ул витаминнарга hәм микроэлементларга бай, кандагы холестеринны киметә. Чи, шулай ук пешкән килеш тә бик файдалы. Шул ук вакытта алар тәмле дә. Моңа мин, Яңа ел алдыннан Печменьдә Сергей Вахонинның гаилә фермасында булганнан соң янә бер инандым.
Сергей Владимирович бытбылдыклар үрчетү белән 2010 елдан башлап шөгыльләнә. Ә барысы да әти-әнисенең йорты абзарындагы ике читлек кошлардан башлана. “Без тормыш иптәшем белән дусларыбызның бытбылдык үрчетүләре турында белдек, hәм интернетта аларның йомыркасы бик файдалы булуы турында укыдык, шуннан соң үзебезнең дә бу кошларны үрчетү теләге туды. Эштән чыгып, бизнес-проект яздым hәм бизнесны үстерүгә субсидия алдым. Менә шулай эшебез башланды. Әлбәттә, күп кыенлыклар белән очрашырга туры килде, әмма без аларны җиңеп чыктык. Район hәм поселение җитәкчелегенә хуҗалыкны үстерүгә күрсәткән ярдәмнәре өчен hәм, әлбәттә, беренче ярдәмчеләрем әти-әниемә рәхмәт белдерәм“, — диде ул.
Бүген Сергей Вахонин хуҗалыгында 5 мең кош-корт исәпләнә. Алар барысы да махсус төзелгән гаилә фермасында урнаштырылган. Биналарның берсендә инкубатор да бар, анда кечкенә бытбылдыклар дөньяга килә, алар 45 көннән соң зур бытбылдыкларга әверелә. Шушы кошлар барысы көненә 2 меңгә кадәр йомырка салалар. Тиздән фермага Петербургтан яңа заманча читлекләр кайтару планлаштырыла, анда 12 меңгә кадәр кош тотарга мөмкин.
Шунысы сөенечле, яшь фермерга бөтен гаиләсе ярдәм итә: әти-әнисе Владимир Васильевич hәм Светлана Петровна хуҗалык буенча, тормыш иптәше Ирина – документлар hәм бухгалтер отчеты белән. Сергейның продукциясен реализацияләү белән проблемасы юк диярлек. Бүген ул Пермьнең “Семья“, “Виват“, “Ашан“, “Берег“ кебек эре сәүдә челтәрләренә бытбылдык йомыркаларын тапшыра, ә итенә Башкортостаннан hәм башка күрше регионнардан заказлар килә. Ул барлык район hәм край ярминкәләрендә актив катнаша.
Сергей Вахонинның янә бер кызыклы хоббие бар – ул токымлы тавыклар hәм әтәчләр коллекцияли. Хәзер хуҗалыкта алар 7 токым — Кохинхиннар, Амрокслар, Русская хохлатая h.б. Аның бу кошлары “Курочка Ряба“ конкурсында җиңүче дә булганнар инде.
Яңа ел символы Әтәч Сергейга hәм аның хуҗалыгына үсеш китерсен, планнары уңышлы тормышка ашсын.
Индира ХАҖИЕВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *