Җилләрдән дә җитез булып

Җиңү көнендә район «Таң» газетасы призларына җиңел атлетика эстафетасы уздыру озак еллар дәвам итә. Иртүк коеп яуган яңгыр, көннең салкынча җилле булуы комачаулык ясамады, планлаштырылган барлык чаралар да үткәрелде. Быел бу спорт бәйгесендә 27 командадан 216 кеше: 136 мәктәп укучысы, оешмалардан 32 һәм авыл поселени-еләреннән 48 вәкил катнашты.
Эстафета яшь үзенчәлекләреннән чыгып биш төркемгә бүленде: төп мәктәпләр, урта мәктәпләрнең кече төркеме, колледж, урта мәктәпләрнең өлкән төркеме, поселе-ниеләр, оешмалар һәм учреждениеләр. 3650 метр озынлыгындагы дистанция 8 этаптан торды.
Спортчыларга ярыш шартлары аңлатылгач, төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары старт алды. Алар үзәк стадионда әйләнеш ясаганнан соң Барданың үзәк Ленин урамы буенча һәм яңадан стадионда йөгерделәр.
Эстафетада катнашу — үз өстеңә зур җаваплылык алу ул. Командадагы иптәшләреңнең ышанычын аклау, призлы урынга чыгу өчен җән-фәрманга алга ыргыласың. Ярышта катнашу хокукы теләсә кемгә бирелми, ә иң өлгер һәм иң җитезләргә генә елмая. Дистә еллар узса да, ярыш этапларыңны, узган дистанцияңне исеңә алып куанасың. Эстафетаны карарга килгән җанатарларның күплеге зур мәгънәгә ия. «Спорт — үзе бер дөнья», -дип юкка гына әйтелмәгәндер ул.

Команда коррекционной школы
Команда коррекционной школы

Төп мәктәпләр арасында беренче урынга Барда коррекция мәктәбе командасы чыкты. Бөреҗле мәктәбе укучылары финиш сызыгын икенче булып узды, ә акбашлылар-га бу юлы өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Урта мәктәпләрнең кече төркемнәре арасында Төшүк урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе һәм икенче Барда урта мәктәбе командалары призлы икенче һәм өченче урыннарга иреште. Урта мәктәпләр, колледж укучылары командалары арасында да шул ук вәкилләр җиңү яулады, бу юлы гимназия укучылары беренче, икенче Барда урта мәктәбе икенче, төнгүклеләр өченче урын алды.
Команда Тюндюковской школы
Команда Тюндюковской школы

Әйтергә кирәк, гимназиянең өлкән төркеме өченче ел рәттән беренчелекне бирми, физкультура укытучылары Ралис Мөгаллим улы Шәмсетдинов, Рамазан Фәйзел улы Имайкин һәм Исмәгыйл Хәниф улы Бикмөхәммәтовның намуслы хезмәт нәтиҗәсе ул.
Авыл поселениеләре спортчылары арасында Әрҗән авыл поселениесе командасына тиңнәр булмады, икенче урында -үдиклеләр, өченчегә төшүклеләр лаек булды. Әрҗән авыл поселениесе командасы узган елда да беренчелекне алуга ирешкән иде, быел да лидерлыкны кулдан ычкындырмады. Аларның 20132015, 2017 һәм 2018 елларда чемпион булуы Әрҗән авыл поселени-есе спорт инструкторы Махир Ис-раил улы Гасановның оста оештыручы икәнлеген, тырыш хезмәтен дәлилли.
Предприятиеләр, учреждениеләр ярышында мәгариф идарәсе, край политехник колледжы һәм ЛПУ МГ командалары тиңдәшлечә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алды.
Эстафетаның беренче этабында СССРның спорт мастеры, Никольскида туган якташыбыз Николай Захарович Каракулов призына лаек булган спортчылар ачыкланды. Алар — коррекция мәктәбе укучысы Геннадий Сәеткулов һәм Әрҗән поселениесе командасы спортчысы Арсен Әмиров.
Геннадий Саиткулов и Арсен Амиров
Геннадий Саиткулов и Арсен Амиров

Йомгаклау өлешендә призлы урыннарны яулаучы командалар «Таң» газетасының күчмә кубогы, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде. Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих һәм район Земство Җыелышы депутаты, шәхси эшмәкәр М.М. Ура-заев спонсорлык ярдәме күрсәтте. Бу ярышны оештыруга һәм үткәрүгә зур тырышлык куйган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләренә, белгечләргә, барлык тренерларга, этапларда эшләгән хөкемдарларга, физик тәрбия укытучыларына, катнашучыларга һәм игелекле спонсорларыбызга «Таң» газетасы җитәкчелеге зур рәхмәтен җиткерә. Киләсе елларда да җиңел атлетика эстафетасын уздырырга насыйп булсын, җиңүчеләрне бүләкләү өчен спонсорлар күбрәк катнашсын иде.
Н.З. Каракулов призларын алуга ирешкән спортчыларыбыз, аларның тренерлары белән сөйләшеп өлгердек.
— Спортны яратам, мәктәп елларыннан ук тартылдым. Кыш буе спорт залында шөгыльләндем, чаңгыда шудым, көндәлек 12-15 км ара уздым. Әрҗән авылында яшим. Эстафетада өченче тапкыр катнаштым, Каракулов призын беренче яулавым. Мәктәп елларындагы физкультура укытучым Н.Ш. Саликовага һәм хәзерге тренерым М.И. Гасановка зур рәхмәтемне белдерәм, — диде Әрҗән авыл поселениесе командасы вәкиле, Н.З. Каракулов призы иясе Арсен Әмиров.
— Гена Сәеткулов җиңел атлетиканы бик ярата. Алга таба да спорт белән шөгыльләнүен ташламасын, аның уңышына бик сөендем, — диде коррекция мәктәбе физик тәрбия укытучысы Ф.М. Тляшева.
Җиңү бәйрәмендә спорт чаралары эстафета белән генә тәмамланмады. Бу көнне үзәк стадионда ветераннар һәм яшьләр арасында иптәшләрчә футбол матчы да үткәрелде. Уен ветераннар файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, ә яшьләргә осталыкларын камилләштереп уңышлы чыгыш ясауларын телибез. Сәламәт яшәү рәвешенә райондашларыбыз күбрәк тартылсын иде. Җилләрдән дә җитез спортчыларыбыз һәрчак соклану уята, яңа җиңүләр, яңа уңышлар насыйп булсын сезгә!
Роза ГЫИЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *