Без исән калдык!

Чинакаев Шакур Губаевич1941 елныӊ 22 июне яз-мышыбызны ”сугышка кадәр” hәм ”сугыштан соӊ”га бүлде. Тормышыбыздан шатлык, куаныч китте, балачагыбыз борчулы hәм сагышлы төсләргә буялды…
Авыл Советы янында hәр көнне күз яшьләре түгелә — кемне дә булса фронтка озаталар. Тәрәзәләр алдыннан чакырылучылар hәм озатучылар белән арбалар уза. Ун кешедән торган гаиләбез ярым ятим булып калды — әтине фронтка чакырдылар. Кайгы үзе генә килми диләр. Бу дөрес сүз булып чыкты. Көзгә якынлашканда безнеӊ бердәнбер туендыручыбыз hәм өметебез – сыерыбыз көтүдән кайткач ятты hәм үлеп тә куйды. Нилек-тән булганын аӊламадык та. Шулай без – алты бала сөтсез дә калдык.
Кышка әзерләнү башлан-ды. Җитәрлек утын әзерләп кую – иӊ мөhиме. hәм миӊа, унике яшьлек малайга, өлкән абыйларым белән бу эшкә тотынырга туры килде. Абый-лар урман кисә, ә мин үгезгә тагылган чанада агач алып кайтам. Куллар, аяклар шулкадәр өши иде, мич янында аларны җылытканда хәтта авыртудан елый идем. Шулай мохтаҗлык башланды.
Почта таратучы авылда иӊ кадерле, көтелгән кешегә әверелде. Олысы да, кечесе дә аны түземсезлек белән көтә иде. Ул кемнедер фрон-ттан әтиләреннән hәм абыйларыннан килгән хатлар белән шатландыра, ә кемгәдер мөhерле кәгазь тапшырып, зур кайгы алып килә.
Без, малайлар, көндезен укыйбыз, ә укулардан соӊ колхоз ишегалдына ашлык сугарга барабыз. Кайтышлый кесәләргә азрак туӊган ашлык салырга тырышабыз – азык җитми иде. Безне, өлкән сыйныф укучыларын, мәктәптән соӊ төӊге каравылга куя иделәр, чиратлашып сак-а тордык.
Апрель аенда дәресләр тәмамланды, безне барыбызны да колхоз эшенә җиктеләр: берәүләребезне ямчы, икенчеләребезне сабанчы иттеләр.
1942 елныӊ июль аенда өлкән абыебызны да Тамбов юнәлешенә фронтка алдылар. Аннан госпитальдә ятуы hәм бераздан тагын сугышка китәчәге турында бары тик бер генә хат килде. Көтмәгәндә коточкыч хәбәр алдык… хәбәрсез югалган. Безнеӊ шигырьләр язучы, рәсем ясаучы сөекле өлкән абыебыз фронтта hәлак булган. Бу әниебез өчен нинди кайгы булуын сүз белән җиткерә торган түгел, ә без, кечкенәләр, аныӊ белән бергә елый идек. Шулай авылда кешеләр кими барды.
Безнеӊ уртанчы абыебыз тракторда эшли башлагач, җиӊелрәк булды: аларны яхшырак туендырдылар, ә ул буш кул белән кайтмый, безгә азрак ашлык алып кайта иде.
Без ничек укыдык? Китаплар да, дәфтәрләр дә, каләмнәр дә юк. Газета читлә-рендә, хәтта каз каурыйлары белән яза башладык. Ә язу карасын корымнан ясадык. Корымнан ясалган кара белән язылган гаризамны ничектер 1964 елда авыл Советы архивында күргән идем! Бәлки хәзер дә мондый реликвияләр кайдадыр сакланадыр.
Балачага киеме – иске хатын-кызлар пәлтәсе hәм чабата иде. Шунсына рәхмәт, безне кырда үлән белән бә-рәӊгедән ясалган боламык белән сыйлый иделәр.
Сугыш елларында тагын бер афәт килеп чыкты: бүреләр күбәйде hәм “җенләнде” (ачлыктан, күрәсеӊ). Төнлә авылга килеп малларны яра-лыйлар иде: берәүләрнеӊ атларын, икенчеләрнеӊ бозауларын тешләп киттеләр. Ә җәйге көннәрнеӊ берендә без эскертләү белән мәшгуль булганда яныбыздан дүрт бүре узып китте.
Бервакыт әтидән дә хәбәр килде. Мин мәктәптән кайтышлый почта таратучыны очраттым. Ул карашын читкә борып дүртпочмаклы конверт бирде. Нәрсә бу? Әтидән фронттан тик солдат өчпочмаклары гына килә иде. Йөрәгем аяк табанына төште. Хатныӊ почмагы кан белән буялган иде… Җирләүчеләр командасы үлгән өлкән сол-датныӊ күкрәк кесәсендә хат тапкан булган. Пуля солдатныӊ башына hәм күкрәгенә эләккән. Бу безнеӊ әти булган. Мин хатны укып бетерә алмадым. Әнием озак елаганын hәм җирдә аунаганын хәтерлим… Бу — гаиләбезнеӊ фронтта hәлак булган икенче кешесе иде.
1943 елныӊ кышы бик салкын булды. Утынны да кирәк кадәр әзерли алмадык. ßрый әле этебез Мулнак ярдәм итте: аӊа чана тагып, урманнан агач ботаклары, әрем са-баклар алып кайта идек.
Ә январь аенда әниебез яктан картәтиебез үлде. Без, ачлыктан хәлсезләнгән малайлар, өч көн елый-елый кабер каздык.
Уку турында инде уйламый идек. Ничек кенә исән калырга! Кече энебез ачлыктан күбенде. Халык язны көчкә көтеп алды. Чирәм күренүгә, барлык бала-чага ауга чыкты… йомраннар тотарга. Асылда бу җир казучы хайван безне ач үлемнән коткарды. Аӊа hәйкәл куярга була! Әниләр чиркана иделәр, ә без рәхәтләнеп ашап куя идек. Аннан чирәм дә үсеп китте.
1943-1944 елларда миӊа яхшы укыган өчен Сталин стипендиясе (шундый да бар иде) билгеләделәр – айга 100 сум. Бу 3-4 стакан ашлык. Ул инде икмәк дигән сүз! Көзгә таба җиӊелрәк булды. Яралылар кайта башлады. Без тиздән җиӊәрбез дигән өмет белән яшәдек, яшисе килә башлады!
1944 елныӊ язында өченче абый да фронтка китте, ә 1945 елныӊ февралендә аныӊ Венгриядә, Будапешттан ерак түгел, батырларча hәлак булганы турында хәбәр килде. Аӊа телефон элемтәсен сузганда немец снайперы аткан була. Ә Җиӊү маена кадәр бик аз калган иде… Моннан соӊ безгә hәлак булучы гаиләсе буларак 300 сум күлә-мендә пенсия билгеләделәр, ә ашлыкныӊ 1 стаканы ул вакытта 30 сум тора иде. Нәрсә эшлисеӊ, яшәргә кирәк бит.
Менә 1945 елныӊ 9 мае да килеп җитте. Мәктәп директоры яшьле күзләре белән безгә: “Бүген укымый-быз, Җиӊү көне” дип хәбәр итте. 4118 көн дәвам иткән сугыш тәмамланды! Ә без исән калдык. Кешеләр шатлана, ә безнеӊ өйдә югалту ачысы. Сугыш өч кешебезне алып китте. Рәсәйдә туганнары фронтта үлеп калмаган гаиләләр бар микән? Моныӊ турында без оныта алабызмы? Безнеӊ балалар hәм оныклар моныӊ турында оны-тырга хокуклымы?
(Барда урта мәктәбе ве-теран укытучысы Чинакаев Шәкүр Гобәй улы истәлекләреннән, быел февраль аенда аӊа 90 яшь тулыр иде. Редакциягә материалны кызы Алсу Мәүликаева тәкъдим итте).


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *