Без җырсыз яши алмыйбыз

«Сударушка» — элек рус илендә хатын-кызга аерым бер сузе белән, назлап, нәкъ менә шулай мөрәҗәгать иткәннәр. Тамашачылар Печмень мәдәният-ял комплексы каршында оештырылган «Сударушки»‘ вокаль ансамбле чыгышын караганда да менә шундый җылы хисләр кичерәләр. һәм бу очраклы түгел — коллективны башкару осталыгының югары һәм артистларча булуы башкалардан аерып тора. Ансамбль 2006 елда оеша. 2011 елга кадәр коллектив белән Зөләйха Ибраһим кызы Бәйрәмова, ә аннан соң Печмень мәдәният йорты директоры Флюра Фаикъ кызы Мәсәгутова җитәкчелек итә.
sudarushkaКоллективны оештыру идеясе иичек туган соң? Әйтергә кирәк, Печмень җире элек-электән үзенең җырлау традицияләре белән дан тота. Авыл мәдәният йортында берничә ансамбль эшләгән вакытлар да була.
— Мин авыл клубында 30 ел эшләдем. Бездә төрле яшьтәгеләр өчен вокаль ансамбльләр бар иде: «Рябинушка», «Ветеран», балалар ансамбльләре: «Глубинка», «Доктор Ватсон». һәрвакыт чыгыш ясарга, концертларда, конкурсларда, фестивальләрдә катнашырга тырыштык. Акча, транспорт юк иде. Йөк машинасында утыннар, бозаулар белән бергә барырга туры килгән вакытлар да булды. Ә чыгыш ясау өчен сарафаннарны иске шторалардан, хәтта төсле кәгазьләрдән тегә идек, — дип искә ала эшләгән елларын З.И.Бәйрәмова.
Әлбәттә, хәзер замана үзгәрде, яшәве дә җиңелрәк һәм кулайрак, тик бер нәрсә генә үзгәрми калды -«Сударушки» ансамблендә катнашучыларны берләштерүче җырга мәхәббәт. Башта аның составында 8 кеше була, шушы еллар дәвамында ул берничә тапкыр үзгәрә. Хәзер анда 5 пенсионер һәм 3 мәдәният йорты хезмәткәре җ ырлый. Ансамбль чын җыр сөючеләрне — ачык күңелле һәм саф йөрәкле кешеләрне берләштерә. Анда катнашучылар репетицияләргә зур теләк белән йөриләр, үзләре әйткәнчә: «Ул безнең өчен юаныч». Ансамбльнең репертуарының нигезен рус халык җырлары тәшкил итә.
— Бездә һәрвакыт җырларга яраттылар. һәм хәзер дә төбәгебезне ерак гасырлардан килгән яки хәзерге кө ннәрдә туган иркен, җитез, дәртле рус җырыннан башка күз алдына китерү авыр. Бу җырны бернинди сынаулар һәм авырлыклар үзгәртә алмый. Ул хәзер дә элекке кебек үк көчле яңгырый һәм яши, — дип уртаклашалар коллективта җырлаучылар. — Чыгыш ясау өчен җырларны бергә сайлыйбыз, әгәр аңа күңел ятмаса, матур яң гырамый. Безнең яраткан җырлар — «Казаки», «Родимый край».
Әле яшь булуына карамастан, «Сударушки» безнең районда гына түгел, аннан еракларда да тамашачылар күң елен яуларга өлгерде. Ансамбль барлык район чараларында, смотр-конкурсларда һәм төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә актив катнашучы: «Край патриотлары — Россия патриотлары», «Икмәк бәйрәме» край фестивале, «Кама буе тавышы» конкурсы, «Рус дөньясы» регионара форумы, «Уйна, гармун, яңгыра такмак!», «Картаймагыз әле, ветераннар!» район конкурслары дипломанты һ.б.
Кем соң алар — җырларга яратучы ханымнар? Әйдәгез әле, коллективның һәр катнашучысы белән якынрак танышыйк.
Пенсионер Нина Ивановна Костьянова ансамбльдә беренче көннән башлап. Бит аларның гаиләсендә барысы да — әнисе, кызы, оныгы җырларга ярата. Нина Ивановна башта повар, аннан соң сатучы булып эшли, ә лаеклы ялга чыккач, күңеленә ошаган шөгыле — җыр белән мавыгып китә. Моннан тыш, ул шигырьләрне яттан матур укый. «Яше өчен аның хәтере шундый яхшы», — диләр аның турында ансамбльдә катнашучылар.

Коллективның иң өлкән җырчысы Нина Гавриловна Бочкарева белән бергә алар дуэт җырлыйлар, борынгы халык җырларын ике тавышта башкаралар. Коллегалары әйтүенчә, аларның ишетү сәләте идеаль, башкарулары профессиональ. Нина Гавриловна өлкән булуына карамастан, бар җирдә катнашырга тырыша.

Ә Анна Петровна Лебедевага ансамбльгә йөрү күңелен төшермәскә, яшәргә ярдәм итә. Хәтта сәламәтлеге какшаса да, ул ансамбльгә яңадан килә.
— Мин җырлаудан көч алам, дусларым бар яктан ярдәм итә. Коллективка кирәк икәнлегемне белеп яшим, үз кө чемә ышанам. Минем гомеремне саклап калган врачларга, гаиләмә һәм, әлбәттә, коллективтагы дусларыма рәхмәтле. Бирегә чакырып, җырга мәхәббәт уятканы өчен Зөләйха Ибраһим кызына аеруча рәхмәт, — ди ул.
Людмила Нестеровна Седова ансамбльдә өченче ел. «Мине коллективта җырларга ярты ел димләделәр. Хәзер бер генә дә үкенмим, чөнки җырларга яратам, гаиләмдә дә күбесе җырлый», — дип уртаклаша ул.

Людмила Борисовна Хохрякованы юкка гына Печменьнең иң яхшы актрисасы, дип әйтмиләр. Иҗат кешесе булуы әллә каян күренә! Ул 25 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләсә дә, гомер буена клуб, авылның барлык чараларында актив катнаша, бу еллар эчендә нинди рольләр генә башкармый.

— Аңа педагог булырга түгел, мәдәният хезмәткәренә укыйсы иде, — ди калган катнашучылар. — Әлбәттә, ул искиткеч тәрбияче, аны балалар бик тә ярата.
Клара Ивановна Зайцева элек мәктәптә эшли, әмма вакыт узу белән мәдәният сферасы күңеленә якын булуын аңлый. Хәзер биредә методист. Клара Ивановна һәм Людмила Борисовна дуэт белән чыгыш ясыйлар, аларны тамашачылар көтеп алалар.
Клара Ивановна шулай ук райондагы бердәнбер «Потешки» курчак театры җитәкчесе булып тора, бирегә мәктәп укучылары теләп йөриләр.

Клубның сәнгать җитәкчесе Светлана Викторовна Талызина гомеренең 16 елын мәдәнияткә багышлый, ә белгечлеге буенча — агач эшкәртү буенча техник-технолог. «Аның тавышы матур, ишетү сәләте 100 процент», -диләр аның турында коллегалары.

— Минем музыкаль белемем юк. Күрәсең, Ходайдан бирелгән сәләт, — ди Светлана Викторовна. — Минем әнием дә, картәнием дә, апам да җырлаган. Бүген гаиләбез традициясен балаларым дәвам итә.
һәм, әлбәттә, ансамбльдә иң төп кеше — аның бүгенге җитәкчесе Флюра Фаикъ кызы Мәсәгутова, ул З.И.Бәйрәмова башлаган матур традицияне дәвам итә һәм коллективның бердәнбер музыкаль белемле катнашучысы да. Чайковский музыка училищесын тәмамлаган. Башта Зязелга мәдәният йортында эшли, 2008 елдан башлап Печмень мәдәният йорты директоры. Моннан тыш ул мәктәптә музыка да укыта.
— Флюра Фаикъ кызы — тәҗрибәле һәм талантлы җитәкче, безне иҗади рухландыручы, — ди ансамбльдә катнашучылар.

«Мин үземне яраткан эшемә багышлый алганым өчен язмышка рәхмәтле. Бит тормышта үз урыныңны табу гына түгел, бердәм фикердәшләреңне табу да бик мөһим. Ә «Сударушки» вокаль ансамбле — зур, тату гаилә!» -дип сөйли Флюра Фаикъ кызы.

Быел күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ул Пермь крае Мәдәният министрлыгы почет грамотасы белән бүләкләнә.

«Без җырсыз яши алмыйбыз»- һәм менә берничә ел дәвамында коллектив бер гаилә булып, тамашачыларга үз җырларын бүләк итә. Алар җырлаудан гына түгел, ә бер-берсе белән аралашудан да шатлык таба.

Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *