Музей юбилеен билгеләде

40-летие Бардымского районного музея23 МАЙДА район туган якны өйрәнү музеенда аның 40 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.
1974 елда нигез салынган музей бүген крайда Тол буйлары татарлары һәм башкортларының үзенчәлекле мәдәниятен чагылдыручы бердәнбер музей булып кала. Аңа нигез салучылар: РСФСРның атказанган укытучысы Ю.С.Габитов һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ә.М.Тляшев.
Бу көнне үзенең туган ягын, аның тарихын чын-чынлап яратучы, күп елларын музей эшчәнлегенә багышлаучылар җыелган иде. Бәйрәмгә килгән кунакларны мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Е.Н.Кәлимуллина, Куеда һәм Чернушкадан музей хезмәткәрләре, район туган якны өйрәнүчеләре һәм тарихчылар, Ә.М.Тляшевның улы Фәрит Тляшев, район ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов һ.б. котладылар. Алар А.Р.Мәхмүдов җитәкчелегендәге яшь коллективка үсеш, уңышлар, кызыклы проектлар, яңа экспозицияләр, экспонатлар һәм, әлбәттә, музей өчен аерым зур бина булуын теләделәр.
Чыннан да бу еллар эчендә музейда күп үзгәрешләр булды: аның мәйданнары артты, яңа җиһаз сатып алынды, яңа экспозицияләр булдырылды, кызыклы проектлар, виртуаль программалар тормышка ашырылды, мәсәлән, «Тол буйлары мозаикасы», «Каҗмактының комлы рудалары», «Гәйнә казылмалары» һ.б.
Аларның соңгысының виртуаль программасы хәтта Россия музейлары союзы Президенты, дәүләт Эрмитажы директоры, беренче «Музейный гик» музей мультимедиа интернет-фестивале жюри рәисе М.Б.Пиотровскийның махсус призына лаек булды.
Күргәнегезчә, музейның яшь хезмәткәрләре яңа иҗади идеяләргә һәм фикерләргә бай, алар тормышка ашсын иде. Безнең туган якны өйрәнү музее бардалыларның яраткан урынына әверелсен иде.
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *