Әтиемнең сугышчан юлы

Баширов Рашит АхматгалиевичМинем әтием Бәширов Рәшит Әхмәтгали улы 1914 елда туган, армиягә 1936 елда чакырыла hәм Ерак Көнчыгышта диңгез авиациясендә 4 ел хезмәт итә. (Сүз уңаеннан: аның өлкән улы Рәис тә армиягә 1965 елда чакырыла hәм шул ук диңгез авиациясенә хезмәткә эләгә, өч ел хезмәт итә). 1938 елда кече белгечләр мәктәбен тәмамлап, әти очкычларны очуга әзерләү буенча белгеч була. 1941 елда демобилизацияләнергә тиеш була, ләкин өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Ерак Көнчыгыштан аларны шунда ук Рыбинск сусаклагычын hавадан саклау өчен Ярославль өлкәсенә күчерәләр.

Немец авиациясе даими рәвештә Рыбинск сусаклагычын hәм Мәскәүне бомбага тотарга тырыша. Немецлар аста урнашкан авылларны суга батырырга, электр энергиясен өзәргә телиләр. Шулай ук аэродромнарга да hөҗүм итүләр була. Шундый бер hөҗүм вакытында әтиемнән ерак түгел немец бомбасы шартлый hәм аны иңсә өлкәсендә кыйпылчык яралый, ул аңын югалта. Яшәү билгеләре юк дип аны моргка алып китәләр, биредә ул озак ята. Аңына килгәч кайда ятуын аңламый. Кешеләр әтине күреп гаҗәпләнәләр. Кыйпылчыкны алу мөмкин булмый. Ул hәрвакыт кыен сугыш еллары турында искә төшереп торды. Дөрес, похоронка инде киткән була, соңыннан ул хат аша якыннарын тынычландыра.

Әтием сугыш башланганда безнең очкычлар бер урынлы булуы hәм очучылар бары тик алга гына ата алуы, шуңа күрә немецларның арттан hөҗүм итүләре hәм бу совет очучыларының hәлак булуларына китерүе турында сөйли иде. 1942-1943 елларда безнең гаскәрләр фашистларны уңышлы тар-мар итә башлый. Ике урынлы очкычлар барлыкка килә, ә Белоруссияне азат иткәч әти хезмәт иткән полкны Барановичи шәhәре янына күчерәләр. Экипаждагы икенче кеше атучы-радист дип аталган, аларның төп максаты дошманның арттан hөҗүм итүче очкычларын зур калибрлы пулеметтан атып төшерү була. Әтигә дә бу профессияне үзләштерергә туры килә. Ул аэродром көндез дә, төнлә дә эшли, hәр көн дошманга каршы очулар була, бомбага тоталар, күзәтәләр, десант төшерәләр, партизаннарга корал алып киләләр h.б. дип сөйли иде. Көн саен югалтулар — яралылар да, хәбәрсез югалганнар да була.

Хәрби очулар күп уза, ләкин әтием берсен бик ачык хәтерли. Берничә очкыч чираттагы заданиегә оча, әти атучы-радист кабинасында була. hавада алар немец очкычларының зур төркеме белән очраша, атышу башлана. Безнең очучы немец очкычын бәреп төшерә, әтигә дә бәхет елмая, ул да немец асын бәреп төшерә. Мондый сугыш озак бармый, биш минут чамасы, ләкин кем кемне беренче булып бәреп төшерә, шул мөhим була. Ләкин кинәт аларның моторы тына hәм очкыч таш сыман аска оча. Әти радиоэлемтә аша очучының “Сикерергә!“ дигән боерыгын ишетә. hәм алар җиргә, дөресрәге, сазлыкка килеп төшәләр. Чак кына батмыйлар, сазлык буйлап көнчыгышка баралар, ләкин озак түгел. Алар немецлар белән түгел, ә өсләренә кыю рәвештә килүче кыргый кабаннар белән очрашалар. Пистолеттан атуга кабаннарның исләре дә китми, ә автоматлары булмый. Ярый әле, очучының ”лимонка“ гранатасы була, ул аны кабаннар төркеменә ыргыта, шартлау тавышы ишетелә. Әти сазламыкта яткан килеш кабаннарның төрле якка тиз генә йөгерүен, ә берничәсенең җирдә ятып калуын күзәтә.

Аларның азыклары булмый, кабан ите өч көнгә җитә, алар сазлыкны шул вакыт эчендә кичәләр. Трассага килеп чыгалар. Озак көтәргә туры килми, көнбатышка таба колонна уза hәм русча җырлаган тавышлар ишетелә, димәк, болар ”үзебезнекеләр“. Атна эчендә алар частькә кайтып җитәләр. Әлбәттә, туганнарына яңадан похоронка җибәрелгән була. Частьтә бәреп төшерелгән ике очкыч турында беләләр hәм икесен дә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Әтигә ял да бирәләр hәм ул өенә кайткач туганнарының аның кырыгын үткәрүләрен күрә.

Әтием 9 ел хезмәт итә, 1946 елда демобилизацияләнгәннән соң туган авылына – Иске Чатка кайта. Бала чагымда мин башлыгыма беркетеп әтинең Кызыл Йолдыз ордены белән уйнарга ярата идем. Орденнан башка аның күп медальләре бар иде. Безнең бәхет өчен сугышкан әтием менә нинди иде! Әнием Мөршидә белән алар биш бала үстерделәр. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Ихтирам белән Рәфиз Бәширов.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *