Көтеп алынган бүләк

Во II Краснояре введен мостовой переход через Тулву
КөТЕП алган җимеш тәмлерәк, дигән әйтем бар. Шул фикерне дәвам иткәндә, көтеп алган бүләкнең дә кадерлерәк булуы бәхәс тудырмый.
Сүзебез — озак көтелгән һәм, ниһаять, 11 июньдә булган бер вакыйга турында. Бу көн икенчеәрҗәнлеләр һәм бу авылга мөнәсәбәтле булган һәркем, район халкы өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде: Тол елгасы аша салынган яңа күпер файдалануга тапшырылды. Күп еллар дәвамында язгы ташулар вакытында «зур җирдән» аерылып торган авыл халкының шатлыгы көләч йөзләрдә ачык чагыла иде. Дөрес, узган гасырда ук асфальт юлдан радио-телевизион станция аша юл эшләнде, әмма аннан йөрү, әйтик, Барда белән Икенче Әрҗән арасын дүртләтә озынрак итә һәм мәгълүм уңайсызлыклар белән бәйле. һәм тантанага җыелучыларның бердәй кәефен аңларга, «Булдырдылар, район һәм поселение җитәкчеләренә рәхмәт!», «Теләк булганда, барысы да мөмкин» кебек сүзләрне күпләрдән ишетергә була иде.
Тантанага халык күп санда җыелды, анда район һәм поселение җитәкчеләре, край, подряд оешмасы вәкилләре, дин әһелләре дә катнашты. Район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров, Икенче Әрҗән имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Рангулов котлаулары һәм догалары яңгырады. Муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов, Әрҗән поселениесе башлыгы Р.Х.Мөрсәлимов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты ярдәмчесе В.А.Сухих, «Пермь финанс-производство группасы» ОООсы директоры Г.А.Ткаченко шушы вакыйга уңае белән котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр. Авыл халкы рәхмәтен Р.Х.Балтаева һәм Т.Г.Балтаев белдерде.
Тасма киселде, һәм бөтен халык күпер аша үтеп, сабантуй мәйданына агылды.
Тантанада күпернең төзелү тарихы турында сөйләнде, төп подряд эшләрен башкарган «Барда ПМКсы» ОООсы адресына җылы сүзләр әйтелде. Әрҗән авыл поселениесе башлыгы Р.Х.Мөрсәлимов сөйли:
— 2010 елда, Сергей Миннихан улы район башлыгы булып сайлангач, без аңа күпер төзү буенча мөрәҗәгать белән чыктык. Район администрациясе һәм Земство Җыелышы безнең үтенечне кире какмадылар. Проект эшләнелеп, төзелеш башланды, беренче вакыттан подрядчы итеп Г.Г.Халитов җитәкләүче Барда ПМКсы билгеләнде. һәм бүген ышаныч белән әйтергә була: уйланган эш барып чыкты — бердәм тырышлык белән күпер төзелде. Ул 44 метр озынлыкта, киңлеге — 6 метр, 4,5 метры транспорт үгеп йөрү өчен, 1,5 метры — җәяүлеләр өчен. Бу төзелешкә булышлык итүчеләргә, иң әүвәл район җитәкчеләренә, ПМК-19 коллективына зур рәхмәт белдерәм.
Тантанада чыгыш ясаучылар: «Күпер озак вакытлар халыкка хезмәт итсен!» — дип теләделәр. Бу теләк, һичсүзсез, һәркемнең уе белән тәңгәл килгәндер.
Люди потоком прошли по мосту на площадь сабантуя
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *