Дуслык күпере

Учащиеся 6-8 классов Бардымской гимназии посетили УфуКрай башкорт корылтае, Башкортостан республикасы халыклар дуслыгы йорты белән үзара килешү буенча, «Россия Федерациясе башкортлары» максатчан дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, гимназияне» 6-8 класс укучылары Уфага барды. Безне Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү, туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге вәкилләре каршы алды. Шул ук көнне Башкорт корылтае һәм Дуслык йорты вәкилләре белән очрашу оештырылды, алар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм безгә истәлеккә бүләкләр, китаплар тапшырдылар.
УФАДАЕЫ өч көнлек программа бик эчтәлекле булды. Р.Гарипов исемендәге 1 санлы республика башкорт гимназия-интернатында булдык. Безнең укучылар гимназия турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, укучыларның тәртибенә һәм әдәплелекләренә таң калдылар. Шулай ук милли музейга экскурсия дә хәтердә калырлык булды.
Икенче көнне шәһәр буенча экскурсия оештырылды. Без «Агач сәнгате» күргәзмә-ярминкәсендә булдык, анда укучылар башкорт балы һәм һөнәрчелек турында күп яңалыклар белделәр.
Уфа шәһәренең символы булган, Башкортостанның Россиягә кушылуына багышланган Дуслык монументы аеруча зур тәэсир калдырды. Бирегә күтәрелгәч, шәһәрнең көньяк өлешенең гүзәллеге һәм матурлыгына сокланасың.
Без Салават Юлаев исемендәге мәйданда да булдык. Бу ял итү өчен искиткеч урын. Әйләнә-тирәдәге чисталык һәм матурлык, чәчәк композицияләреннән матур клумбалар, искиткеч фонтаннар игътибарны җәлеп итә. Шәһәрнең көньяк өлеше буенча сәяхәтебез М.В.Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеенда тәмамланды. Биредә республиканың гына түгел, Россиянең һәм чит илләрнең рәсем сәнгате, графика әсәрләре, скульптуралар һәм декоратив-кулланма сәнгате тәкъдим ителгән.
Шәһәрнең төньяк өлешендә без Уфаның «Ләлә-Тюльпан» җәмигъ мәчетендә булдык. Аның искиткеч архитектурасы, зур территориясе, матур табигать туристларны һәм дин тотучыларны үзенә җәлеп итә.
Без матур тәэсирләр, уңай эмоцияләр, күтәренке күңел белән кайттык. Сәяхәт турында истәлеккә фотографияләр, видео калды. Мондый сәяхәтләр, очрашулар белем дәрәҗәсен киңәйтә, баета, илебез турында күбрәк белергә ярдәм итә.
Сәяхәтне оештыручы Рәсил Тимергазый улы Мөхәмәтьяновка зур рәхмәт белдерәбез.
Еруппа җитәкчеләре: гимназия директоры Нурия Исмәгыйлова, гимназиянең башкорт һәм татар телләре укытучысы
Лилия Мусина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *