Яшьләр, кыюлар, осталар…


Мәгълүм булганча, быел Барда “БардаДа. Перезагрузка“ программасы белән “Пермь крае – мәдәният территориясе” проектында икенче тапкыр җиңде, шул уңайдан безнең территориядә яңа арт-объектлар эшләнүе hәм төрле чаралар үткәрелүе көтелә.
Яраткан бәйрәмебез Барда җыенында күптөрле мәйданчыклар эшләде, ә кече сәхнәдә көне буе кызыклы төрле чаралар узды. “59нчы регионның 59 фестивале” проекты кысаларында оештырылган “Яшьләр вакыты” фестивалендә Пермь, Оса, Чернушка, Губаха шәhәрләреннән hәм Пермь, Октябрьский, Чернушка районнарыннан катнашучылар hәм “Айлин йолдызы” район конкурсында җиңүчеләр үзләренең матур чыгышлары – күңелгә ятышлы җырлары hәм дәртле биюләре белән тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.
Шунда ук президент грантлары Фонды конкурсында җиңгән “Яшьләр вакыты” проекты кысаларында КВН милли лигасының җәйге кубогы узды. Юниор-лиганы безнең районнан ике команда “Альфа” (Сараш урта мәктәбе) hәм “Плюс по-черному” (Барда гимназиясе), Пермь шәhәреннән ике команда — “Индустриальнные райончики” (“3 санлы урта мәктәп”), “Пекусы” (“124 санлы урта мәктәп”) hәм Чернушка шәhәреннән “8bitКОИНОВ” командасы (“Искорка” ДДТсе) тәкъдим иттеләр. Яшьләр лигасына да шулай ук биш команда кергән иде: “Огнетушитель” (Пермь), “Унесенные нефтью” (Чернушка), “Женская сборная ИжГТУ” (М.Т. Калашников исемендәге ИжГТУ, Удмурт Республикасы), “Вечное Сияние Чистого” (Пермь, ПГГПУ) hәм “На десерт” (Пермь). Барысы да яшь, кыю, оста… hәр команда яңгыр hәм җил булуга карамыйча лаеклы чыгыш ясады, тамашачылар барчасын җылы каршыладылар. Юниор-лига кубогы Пермьгә китеп барды, ул “Пекусы” командасына эләкте, яшьләр лигасы чемпионнары Чернушкадан “Унесенные нефтью” командасы булды. Уеннан соң “Сборная бывших спортсменов” Пермь крае җыелма командасының концерты булды, алар КВН Югары лигасының ј 1/4 өлеше финалистлары hәм 2017 елның Премьер Лига финалистлары. Элегрәк телевизордан каралган шаяртулары чынбарлыкта бөтенләй яңача кабул ителде. Яшь квнчыларга үзләренең кумирларын якыннан күрү — зур уңыш. Бу Кама буеның иң яхшы командасыннан чын осталык дәресе булды.
Шулай ук бу көнне Барда авыл җирлеге мәйданчыгында “БардаДа. Перезагрузка“ программасы кысаларында “Яшьләр мәйданчыгы” эшләде, монда “Ретро-фотосурәт” музей фотосалоны оештырылды, анда hәр теләүче район татарларының hәм башкортларының милли киемнәрендә фотога төшә алды. Ә “Бардачок” иҗади лабораториясендә осталарның җитәкчелеге астында hәркем нәрсә дә булса ясый ала иде. Балалар өчен “Әби сандыгы” оештырылган иде – монда милли әсәрләрдәге геройларга киенгән укучылар балаларга татар телендә әкиятләр сөйләде.
Бәйрәм бик күңелле узды, проект оештыручыларына – Пермь крае Мәдәният министрлыгына, район администрациясенә, администрациянең мәдәният бүлегенә, “Барда мәдәният hәм ял үзәге” МАУсына, яшьләр инициативасы үзәгенә (җитәкчесе Э.Т. Машаров) рәхмәт әйтергә hәм яңа якты вакыйгалар, яңа чаралар hәм матур хисләр көтәргә кала.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *