Иң ялкынлы кыз – Бардадан

Вероника КантугановаЧиләбедә үткән “Татар кызы“ матурлык hәм талант конкурсы быел беренче тапкыр халыкара статуска ия булды. “Трактор“ боз аренасында Россиянең төрле почмакларыннан hәм башка илләрдән татар кызлары кызыклы бәйгедә көч сынашты.
“Татар кызы-2016“ конкурсында безнең крайны Бардадан 19 яшьлек Вероника Кантуганова тәкъдим итте. Яшь булуына карамастан, ул инде төрле юнәлешләрдә күп кенә бүләкләр яуларга өлгергән. “Татар кызы – 2016“ аңа искиткеч атмосферасы, бөтенесенең дә татар телендә сөйләшүе hәм кызыклы иҗади сынаулар, якты шәхесләр белән хәтерендә калырлык булган. Безнең Вероника бу бәйгедә “Иң ялкынлы кыз“ титулына лаек булган, аңа диплом hәм партнер-компанияләре hәм спонсорлар бүләкләре тапшырыла.
Кызның төп мавыгуы – биюләр, ә нәкъ менә халык hәм көнчыгыш биюләре. Ул Пермь дәүләт милли-тикшеренү университетының география факультеты студенты туризм белән дә ныклап кызыксына. Мәрхәмәтле, игътибарлы hәм талантлы кеше буларак, ул hәр җирдә, hәр яктан тик яхшыга гына омтыла. “Бу җәйне мин беркайчан да оныта алмам, чөнки күптәнге хыялым тормышка ашты – Казанны үз күзләрем белән күрдем. Күп кенә матур шәhәрләрдә булдым, тик татар халкы башкаласында булганым юк иде. Әлбәттә, әгәр “Татар кызы – 2016“ конкурсы булмаса, барлык бу сәяхәтләр, кызыклы очрашулар, үсеш hәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булмас иде. Мин бик кызыклы, якты шәхесләр белән таныштым. Конкурста барлык катнашучыларга рәхмәтлемен, конкурс дәвамында без бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәндек“, — дип уртаклашты тәэсирләре белән Вероника. Ул “Татар кызы“ матурлык hәм талант конкурсын оештыручы, Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага, барлык оештыручыларга, педагогларга, остазларга, район администрациясенә, Пермь крае губернаторы администрациясенә, гаиләсенә, туганнарына, дусларына, гомумән, барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә.
“Зур сабырлык, үз өстеңдә тырышып эшләве юкка гына булмады. Без Вероникада уңай шәхси үзгәрешләр күрәбез. Кызыбызны конкурста катнашуга югары дәрәҗәдә әзерләгән укытучыларга, педагогларга аеруча рәхмәтлебез. Безнең өчен, мәсәлән, аның татар әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белүе үзенә күрә бер ачыш булды. Бу конкурс аңа ачылырга, яхшырак булырга, үз халкының тарихын, туган телен белүдә камилләшергә ярдәм итте. Вероникага ярдәм итүчеләрнең hәммәсенә рәхмәтлебез“, — дип билгеләделәр конкурсантның туганнары.
Чыннан да, мондый зур проектта катнашу зур тырышлык, көч, омтылыш таләп итә. Камилләшү өчен чикләр юк, диләр. Язмабыз герое ирешелгәннәрдә тукталып калмас, актив яшәү позициясен алып барыр, елдан-ел туганнарын hәм якыннарын уңышлары белән сөендерер, дип ышанабыз.
Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *