Мәлихан әбигә — 105 яшь

Минне-Малихан Абдулова - 105 лет
Әйе, Барда районында 105 яшь чиген узып яшәүче дә бар. Минне-Мәлихан Минимулла кызы Абдуловага 5 декабрь көнне 105 яшь тулды! Билгеле ки, Мәлихан апаны районның иң олы кешесе дияргә була. Юбилярны котларга җәмәгать оешмалары вәкилләре: район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, Пенсия Фонды идарәсенең Барда бүлеге начальнигы Ә.М. Куштанова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Э.Г. Тюмисова h.б. килделәр.
Минне-Мәлихан Минимулла кызына озын гомер кичерергә язган була. Бардабаш авылында хәлле, бай гаиләдә революциягә кадәр дөньяга килә. Ул туып-үскән ике катлы зур йорт әле бүген дә булса Бардабаш авылында бар. Әтиләре Минимулла ага тырыш зат була, авылларында мулла вазыйфасын башкара. Әниләре Мәрвәр 8 балага гомер бүләк итә. Сәясәт үзгәрүчән утызынчы елларда бу гаиләне йортларыннан сөрәләр, гаилә башлыгын урман кисү эшенә җибәрәләр. Мәлихан апа исә язмышын укытучы Мөсабих Абдулов белән бәйли. Ире артыннан районның төрле авылларында яшәргә туры килә аңа.
— Башкортостанның Акбүләк авылында яшәдек. Аннан үзебезнең районга кайттык, Никольскида тордык. 13 ел Шлик Баш авылында гомер иттек. Ирем мәктәпләрдә башлангыч класслар укытты, мин мәктәпләрдә дә, колхозда да эшләдем, урак урдым, печән җыю эшендә катнаштым. Балаларыбыз булмады, ирем “Совет балаларын карарга кирәк“, дип әйтә торган иде. Бардада 1961 елдан бирле яшибез. 10 ел кирпеч заводында эшләп лаеклы ялга чыктым. Эш авыр булганлыктан, җитәкчеләр безнең турында кайгырттылар, ял йортларына юллама бирә иделәр. Ирем Мөсабих 1991 елда 86 яшендә үлде. Бертуганнарым да исән түгелләр инде.
Мәлихан апаның хәтере яхшылыгына, зирәк акылына таң калырлык. Гомумән, аның турында бер дә 100 яшьне узган дип әйтеп булмый, күп булса, 80нәр тирәсе кебек кенә. Күзләре яхшы күрә, бары ишетүе генә бераз начаррак. Йортында үзе генә яши ул, үзен-үзе карый, ишегалдына чыгып йөри. Туганнары, күршеләре хәлен белеп, ярдәмләшеп торалар.
— Озак яшәү серләрен безгә дә әйтмәссез микән? — дип кызыксынам.
— Күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт диләр бит. Элек авырган чакларымда да урамга чыгып саф hавада эшли идем. Аннан артыгыннан күп ашамаска, чаманы белергә. Мин күрмәгән кайгы-хәсрәт калмады инде, ачлык-ялангачлык баштан кичте. Рәхәттә яшәң, ялгыз калмаң, берең үлсә, авыр була икән. Тиң гомерле булың, — дип изге теләкләрен дә теләде ул.
Йөзьяшәр әбигә без дә матур теләкләребезне юллыйбыз, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннары кайгыртуын тоеп яшәвен телибез.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *