Укучылар алмашу

Международный школьный обмен23 ОКТБРЬДэН 1 ноябрьгә кадәр Халыкара укучыларны алмашу кысаларында дүртенче Россия-Германия проекты тормышка ашырылды. Аның темасы «Россиядә һәм Германиядә кеше хокуклары» иде. Узган уку елының май аенда проектта катнаша алучы балалар һәм немец укучыларын үз йортларында кабул итәргә әзер гаиләләр

исемлеге расланды. Алар гимназиянең 9-10 классларыннан 13 укучы, 2 җитәкче, Гера шәһәре гимназиясеннән 13 укучы һәм шул гимназиядән 3 укытучы — җитәкче. Аннан соң кабул итүче гаиләләр белән оп1ше танышу, Германиядәге яшьтәшләре белән язышу башланды. Моннан тыш, проектта катнашучы һәркем илне өйрәнү яки лингвистик тема алды, ул Германиядә вакытында шул тема өстендә эшләргә тиеш иде. Эш нәтиҗәләре төрле тө рләрдә: илне өйрәнү буенча мультимедиа презентациясе, край яки Германия буенча инглиз яки немец телендә виртуаль экскурсия, фотоотчет, сочинение, фәнни-гамәли конференция өчен җитди фәнни эш буларак тәкъдим ителә.

Расланган программа нигезендә безнең сәяхәт Берлин, Веймар, Гера кебек шәһәрләрдә булуга планлаштырылган иде. Берлинда без Берлин стенасы музеенда, Бранденбург капкасы мәйданында булдык, башкаланың танылган «Юкәләр астында»урамын (Ип!ег деп Ьшдеп), Александр-платцны карадык, Берлинның истәлекле урыннарына автобус экскурсиясе оештырылды. Германиядә өченче көнне без Веймарга — Европа яшьләр мәгариф үзәгенә бардык, анда безне уңайлы йокы корпусларына урнаштырдылар. Иртәгесе көнне безгә немец дусларыбыз кушылды. һәм бердәм мәгариф бирү программасы башланды: кеше хокукы буенча дискуссия клублары, театр, фотомодель буенча мастер-класслар, белем бирү уеннары оештырылды, Эрфурт шәһәренә һәм Бухенвальд концентрацион лагерена бардык. Укучыларның төп аралашу теле инглиз теле булды, чөнки немец укучыларының да, безнең гимназия укучыларының кебек үк инглиз теле мәктәп программасы буенча өйрәтелүче тел. Немец телендә аралашу да хуплана, чөнки ул безнең укучылар өйрәнүче икенче тел, һәм рус телендә, анысы немец укучылары өйрәнүче икенче тел. Безнең программа укучыларга башка ил мәдәниятен, халкының менталитетын аңларга, тормыш тәҗрибәсе тупларга һәм яңа дуслар табарга ярдәм итте. Бу программада катнашучы укучыга таныш булмаган мохиттә адаптация үтәргә, үзеңә ышанмауны җиңәргә, төрле культуралы һәм дөньяга карашлары төрле булган кешеләр белән танышырга һәм дуслашырга туры килә. Бу шәхес үсешенең гениаль тренингы. Үсмер өенә үсеп, чыныгып, командада эшли белүче һәм нинди кеше белән булса да аңлашу таба ала торган булып кайта. Бу мәгънәдә программада катнашучылар яшьтәшләреннән нык аерылалар. Бу үзгәрешләрне укучыларның актив гражданлык позициясе аша да күрергә мөмкин.
2015 елның июнендә безгә немец группасын Барда җирендә кабул итәргә туры киләчәк. Бу очрашу программасына түбәндәге чаралар кертелә: татар һәм башкорт халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу максатында музейларга бару, биюләр, түбәтәй чигәргә, чәкчәк пешерергә өйрәнү буенча мастер-класслар, проект тематикасы буенча дискуссия клублары һ.б.
Безнең Халыкара укучылар алмашу программасы — ул яшьләрне үзара аңлау, толерантлык, этник һәм мәдәни аермалыкларга, милләт стереотипларына хөрмәт тәрбияләүнең реаль ысулы. Алмашу яшьләргә башка ил тормышын тирәнтен аңларга, бу тормышка эчтән, аның кешесе буларак карарга, төрле кешеләр белән мө нәсәбәтләр төзәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Без ышанабыз, мондый алмашу программасы яшь буынга бүгенге Россия-Германия мөнәсәбәтләренең киләчәк өчен никадәр әһәмиятле булуын аңларга ярдәм итәчәк, чөнки иртәгесе көндә яшьләр илебез сәясәте, икътисады, мәдәнияте өчен җавап бирәчәк.
Проектта катнашучылар тарафыннан илне өйрәнү буенча, немец теле буенча белемнәрнең сыйфатын күтәрергә, социаль компетенцияләрне үстерергә һәм социаль тәҗрибә тупларга, педагогның һәм укучының иҗади активлыгын, укучыларның занятиеләрдә уку мотивациясен үстерүгә ярдәм итүче бай материал тупланды, сәяхәт материаллары буенча методик пособие булдырылды һәм уңышлы файдаланыла.

Нурия ИСМӘГЫЙЛОВА, Нина МУХАЙЛОВА, Барда гимназиясе халыкара укучылар алмашу буенча проект җитәкчеләре.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *