Тылсымлы бию дөньясы

Зульфида Ахатовна НурыеваБарда сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның отчет концерты бик күтәренке рухта узды. Залда кемнәр генә юк: әти-әниләр, картәти-картәннләр, кунаклар һәм балалар.
Чираттагы тагын бер уку елы артта калды. Балалар зур тырышлык куеп, тирләп-пешеп ел дәвамында осталыкларын камилләштерде, яңа биюләр өйрәнде. Кармы, яңгырмы билгеләнгән вакытка күнегүләргә ашыкты. 2013-2014 уку елында сәнгать мәктәбендә өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен «Нурлы» хореография коллективы барлыкка килде. Кечкенә һәм урта яшьтәгеләр өчен «Ассорти» ансамбле үз эшен дәвам итте.
Йомгаклау концерты гадәттәгечә кечкенәләр — хәзерлек төркеме чыгышы белән башланып китте, алар «Робот Бронислав» биюен башкарды. Аннан сәхнәгә «Ассорти» ансамбле күтәрелде, бу кичтә тамашачыга «Борындыклар», «Смайликлар», «Әпипә» биюләрен тәкъдим итте. Ә «Нурлы» коллективы «Балалайка», «Ватан», «Өч кыз — өч бүләк», «Башкорт гүзәлләре», «Чабата», «Кайтыр кошлар», «Башкортостан киләчәге» һәм «Байбикә» («Барыня») биюләрен күрсәтте.
«Айһайлүк» вокал ансамбле («Шәл бәйләдем»), укытучы Гүзәл Сафина, укучылар Айзат Корбангалиев, Алина Илкәева үз чыгышлары — җырлары белән чараны бизәделәр.
Биюләрне сәхнәгә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфидә Әхәт кызы Нурыева (рәсемдә) куйды, ул барысы йөздән артык бала белән шөгыльләнә. Әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләре хө рмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдереп яшь белгечне чәчәкләргә күмде.
— Мондый игътибар булыр дип көтмәгән идем. Рәхмәт ата-аналарга, балаларга, бу — безнең уртак хезмәтебез, — диде ул.
З.Ә. Нурыева — күрше Уен районы кызы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлап Бардага эшкә килгән һәм язмышында бу юлны сайлавына һич үкенми.
— Әнием дә бии, аның үз коллективы бар, апам да бию белән шөгыльләнде. Үзем алты яшемнән сәхнәдә. Колледждагы укытучым Роза Кажбиевна Бигашевага зур рәхмәтлемен. Укучыларыма дәрт, тырышлык телим, туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк. Шул вакытта гына син үз максатыңа ирешәсең, -ди Зөлфидә Әхәт кызы.
Кеше ни өчен бии? Күңелендәгесен аңлатырга телиме? Гади генә сыман тоелган бу сорауга бер тө рле генә җавап бирү мөмкин түгелдер… Сәнгатьнең бик борынгы үзгә бер төре ул. Бию аша халыкның уйлары, яшәеше чагылыш таба. Бию, җыр, музыкадан башка күңелләребез дә ярлырак булыр иде. Гомумән, бию кешегә яшәргә, эшләргә көч бирә, бөек Тукай әйткәнчә, яктылыкка, нурга илтә.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *