Һөнәр иясе — хөрмәттә

Процесс изготовленияХалыкны эш белән тәэмин итү үзәге өч айлык курслар оештырып җибәрде. Сентябрьдән декабрьгә кадәр дәвам итәчәк бу укулардан соң махсус таныклыклар тапшыру билгеләнә.
Без килгән көнне төркем «Ябалак» мендәре әзерли иде. Кайсы кисә, кайсы тегә, өченчесе үтүкли -кырмыска оясы диярсе». Һәркем үз шөгыле белән мәшгуль.
— Курслар унике кешелек, иртәнге тугыздан өчкә кадәр шөгыльләнәбез. Укулар теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Махсус фәннәр циклы һәм «Базар икътисады һәм эшмәкәрлек нигезләре», «Хезмәт хокукы нигезләре», «Хезмәтне саклау», «Эшлекле мөнәсәбәтләр этикасы һәм психологиясе», «Халык сәнгате һөнәрләре» һ. б. дәресләр укытылачак, — ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укытучысы Р. Н. Тляшева.
Розалия Нәҗип кызы — югары белемле икътисадчы. Кул эшләре белән балачагыннан мавыга. Беренче дәресләрне әнисеннән ала. «Чигәргә, бәйләргә, палас, тастымал сугарга әнием өйрәтте. Барда профессиональ училищесында эшләгән дәвердә тегү буенча күнекмәләрне Фәния Маннаповна Назаровадан үзләштердем, тукымадан күлмәк кисү серләренә дә ул төшендерде», — ди ә»гәмәдәшем.
— Кул эшләре сезне нәрсә белән җәлеп итә? — дип сорыйм.
— Син тегеп кигән әйбер — бары тик синдә генә була. Киеме» сине төркемнән аерып күрсәтәчәк. Кул эшләре тоту — минем өчен җанга дәва, ял ул.

Курсларда шөгыльләнүчеләр, бик тырышып, урындык җәймәләре, япма, юрган, йомшак уенчык, сувенирлар һ. б. әзерли. Бала өчен әнисене» үз куллары белән күңел җылысын салып ясаган уенчыгы кибеттәгегә караганда кадерлерәк тә, якынрак та булачак.

— Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән тәкъдим ясагач, курсларда шөгыльләнергә уйладым. Кул эшләренә өйрәнү үзебез өчен файдага гына булыр, дим. Әнием — тегүче, элек кул машинасында тегә идем, хәзер инде электр белән эшләүче машинада өйрәнәм, бик җайлы, у»айлы. Белмәгәнне сорыйбыз, -ди Бардадан Гөлчәчәк Шәрипова укытучысына ишарәләп.
Розалия Нәҗип кызы 8-9 сентябрьдә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелгән мастер -класста катнашу бәхетенә ирешә.
— Илһамланып кайттым, бик ошады. Латвиядән, Казахстаннан, Ханты-Мансы автоном округыннан һәм Рәсәйне» бик күп төбәкләреннән 83 кеше осталыгын чарлады. Без милләтебезне» кием атрибутикалары булган калфак һәм изү эшләргә өйрәндек (рәсемдә). Шулай ук тәҗрибәбез белән дә уртаклаштык. Мастер — классны татар киемнәре дизайнеры Ләйсән Хаҗиева алып барды. Татарлар нигә үз традицияләрен белми? Без үзебезне күрсәтергә, тәкъдим итәргә, татар булуыбыздан оялмаска тиеш. Милли тәрбияне үзе»нән башларга кирәк. Укуларда бик кызыклы шәхесләр бар иде. Мәсәлән, Самарадан килүче ханым татар киемнәре тегү буенча ателье ачкан. «Халык килә, заманча милли киемнәргә заказ бирә, кия», — дип сөйләде. Бардада да шундый киемнәр тегүче булса, яхшы булыр иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашында түгәрәк өстәл артында фикер алыштык. Шәмсия ханым үзе язган «Кыйбла барлау» шигырен укып безне та» калдырды. Моннан тыш «Казан» милли мәдәният үзәгендә рәссамнар, һөнәрчеләр эшләре белән таныштык, Казанны» 1000 еллыгы музеенда булдык, бер гаиләдә туып үскән «Кызлы йорт» төркеме концертын карадык. Шундый чарада булуыма шатмын, — дип уйлары белән бүлешә Розалия Нәҗип кызы.
«Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», — дигән халкыбыз. Безне» остабыз да һөнәр иясене» хө рмәттә булуын раслап яши, белгәнен башкаларга өйрәтә.

Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.

Розалия Тляшева фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *