Күпкырлы шәхес

Творческая М. Имашева встреча с учащимися
Творческая М. Имашева встреча с учащимися

Якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәй атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашев үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен билгели.
Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елныӊ 5 июлендә Каенавылда дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соӊрак клуб hәм уку йорты мөдире булган. Аннан соӊ язмыш аны Пермь шәhәренә алып китә. 1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аныӊ талантын, көчле, матур тавышын күреп, Казанга укырга килергә тәкъдим итәләр.
1958 елда ул Казан консерваториясенеӊ хәзерлек бүлегенә укырга керә hәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.
Мәсгут Имашев – күпкырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим дә. Халыкка Мәсгут Габдрахман улы Имашев композитор hәм җырчы буларак танылды, җырлары милләтебезнеӊ рухи байлыгына әйләнде. Аныӊ “Саубуллашу вальсы“, “Кыр казлары артыннан“, “Туй күлмәге“, “Туган ягым каеннары“, “Кукмара“ кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенеӊ алтын фондына кертелде.
Каенавыл урта мәктәбе 2010 елдан башлап Мәсгут Габдрахман улы Имашев исемен йөртә. Бу безнеӊ коллективка зур горурлык hәм җаваплылык өсти. hәр уку елы ахырында “Ел укучысы“ конкурсына йомгак ясала. Иӊ тырыш, сәләтле, актив, ижади укучыларыбыз М.Имашев стипендиясенә лаек була.

 

Мәктәпкә ничек М. Имашев исеме бирелде

Миӊа 2017 елныӊ августында Казаннан хат килеп төште. Бу хат Мәсгут ага Имашевтан иде.
Хөрмәтле Кадрия Нәҗмехановна! Исәнмесез! Дусларча кайнар сәламнәр белән Сезгә Мәсгут абый Имашев мөрәҗәгать итә.
Кадрия, синеӊ тырышлык белән Каенавыл мәктәбенә минем исем бирелде. Замандашларда да, киләчәктә дә “Ни өчен Мәсгут Имашев исеме бирелгән?”дигән сорау туа hәм туар. Бу сорауга иӊ тулы җавапны син генә бирә аласыӊ.
Зинhар, вакытыӊны кызганмыйча, ашыкмыйча минем исемгә шул җавапны язсаӊ иде…
Үзеӊә, гаиләӊә исәнлек-саулык теләп, Мәсгут абый hәм гаиләм.
10.08.2017. Казан.
Бу хатка җавап, чыннан да, шактый озак язылды. Ә хәзер Мәсгут абый Имашевныӊ мөрәҗәгатенә җавап тәкъдим итәм.
2010 елныӊ 9 апрелендә Каенавыл урта мәктәбенеӊ педагогик киӊәшмәсендә мәктәбебезгә М. Имашев исемен бирү мәсьәләсе күтәрелде, hәм ул коллективта бертавыштан яклау тапты. Шушы карар белән Барда районы Земство Җыелышына мөрәҗәгать белән чыктык. hәм менә 2010 елныӊ 9 июненнән Земство Җыелышы карары нигезендә Каенавыл урта мәктәбе М. Имашев исемен йөртә. Рәсәй Федерациясенеӊ атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор, җәмәгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев үзе исән вакытта районда аныӊ исеме бирелгән бердәнбер мәктәп. Бу үзенә күрә зур тарихи вакыйгага шактый озын, катлаулы юл үтелде.
Ә хәзер баштан башлыйк. Мин 1991 елныӊ 19 августында директор итеп билгеләндем. Мәктәпнеӊ үз йөзен булдыру, педагогик коллективны бер идеягә китерү буенча уйланулар художество-эстетик юнәлеш буенча эш башлауга китерде.
Моныӊ өчен алшартлар да бар иде.
Беренчедән, 90нчы еллар мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр, эзләнүләр чоры булса, икенчедән, кадрлар, өченчедән, Каенавыл мәктәбендә бу юнәлештә күпмедер тәҗрибә дә тупланган иде. Иӊ әhәмиятлесе – зур теләк булу. Казан шәhәре мәктәпләренеӊ тәҗрибәсе белән таныштык. Шушылар анализланып, 1993 елда педагогик киӊәшмә карары белән Каенавыл урта мәктәбе художество-эстетик юнәлештә эшләүче мәктәпкә әверелде. Уку-укыту планына, программаларга үзгәрешләр кертү, класстан тыш чаралар h.б.
белән коллективныӊ hәр әгъзасы шушы эшкә җәлеп ителде. Класстан тыш чаралар оештыруга аеруча нык игътибар бирелде. Мәктәпнеӊ фольклор ансамбле, инструменталь ансамбль барлыкка килде, күренекле шәхесләр белән очрашу кичәләре…
Мәктәпнеӊ “Сөмбелә” ансамбле Пермь, Березники, Чайковский h.б.
шәhәрләрдә чыгыш ясап, җиӊүләр яулады.
Мәсгут Габдрахманович, Казаннан авылга кайтканда, hәрвакыт мәктәпкә керә иде. hәм менә 1997 елныӊ 18 декабрендә аныӊ иҗатына багышланган “Кайталмыйча калалмам инде” дип исемләнгән зур кичә оештырылды. Мөгаен, бу кичә җырчы авылдашыбыз белән ныклы, тыгыз элемтә урнаштыруда беренче иӊ зур чара булгандыр. Бу кичә бик эчтәлекле, җылы, киӊ колачлы булды. Кичә ахырында залныӊ, басып, “Туган ягым каеннары” җырын башкаруы бәйрәмнеӊ иӊ югары ноктасына әверелде. Ләкин нокта куелмады. Мәсгут абый hәм Каенавыл мәктәбе элемтәсе яӊа баскычка, яӊа югарылыкка күтәрелде.
Инде Каенавыл урта мәктәбенеӊ исеме М. Имашев исеме белән бәйле булды. Районга, мәктәпкә Казаннан кемнәр генә килмәсен, без аларны Мәсгут абыйдан килгән кунаклар итеп кабул иттек hәм кулдан килгән кадәр, йөзебез кызармаслык итеп, кабул итәргә тырыштык. Күренекле драматург Туфан Миӊнуллин, шагыйрь Әхсән Баян, Барда–Арча көннәре вакытында Гариф Ахунов белән очрашулар, якташыбыз, фольклорчы hәм шагыйрь Рәшит Ягъфәров, шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Әхмәт Рәшитов, балалар шагыйрәсе Резеда Вәлиева белән очрашулар, Казан театры училищесы студентларын кабул итү h.б. Болар бихисап булды. hәм hәрберсен көчебездән килгән кадәр тырышып, Мәсгут абыйныӊ да йөзенә кызыллык китермәслек итеп кабул иттек.
2003 ел. 19 декабрь. Мәктәпнеӊ 90 еллык юбилее бу юнәлештә зур этәргеч булды. Мәктәп музеенда күренекле авылдашыбыз Мәсгут Имашевка багышланган экспозиция ачылды. Мәскәүдән килгән кунагыбыз режиссер Инна Рафаиловна Ростова, Казаннан кайткан Мәсгут Габдрахманович Каенавыл урта мәктәбенеӊ художество-эстетик хезмәтенә зур бәя бирделәр.
2000 еллар башында мәктәпнеӊ проектлар белән шөгыльләнә башлавы, шушы елларда бер-бер артлы Каенавыл балалар бакчасы, Түбәнавыл башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы, Кодаш, Сүҗде башлангыч мәктәпләренеӊ структур бүлекчәләргә әйләнүе безнеӊ эшебезне киӊ масштаблы итте. 2003 елда мәктәбебездә Барда музыка мәктәбе филиалы ачылу моӊа зур этәргеч ясады.
2005 елныӊ 27 июнендә Мәсгут Габдрахман улы Имашевныӊ 75 яшьлек юбилеена багышланган “Беренче Гаилә фестивале” үтте. hәм 5 ел дәвамында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Гаилә фестивальләре үтеп барды. Гаилә фестивальләре алдыннан 3 ел рәттән гаиләләр белән Барда районы авылларында, краебызныӊ татар мәктәпләре булган авылларында гастрольләрдә булдык.
Менә шушы концерт-чыгышларда үзебезнеӊ филиалныӊ вокал классында укыган Алинә Аптукова – булачак Бөтенрәсәй “Татар кызы — 2015” неӊ беренче җиӊүчесе ныклап музыка сәнгатенә аяк басты.
Хәзер ул Барда сәнгать мәктәбенеӊ вокал классы буенча укытучы. Ә Радик Габдукаев – “Сөмбелә” бию ансамбленеӊ солисты — Пермь мәдәният–агарту колледжын бетереп, Пермь краеныӊ “Радуга” бию коллективы белән Европа илләрендә чыгыш ясый.
Мәсгут Габдрахман улыныӊ мәктәбебезгә ярдәме әйтеп бетергесез. 1995 елныӊ язгы каникул көннәрендә укучыларга бию буенча мастер-класслар үткәрү өчен ул вакытта әле профессионал сәхнәгә аяк баса гына башлаган Ләйсән hәм Айрат Хәмитовларныӊ ( хәзер Татарстан Республикасыныӊ Дәүләт җыр hәм бию ансамбле художество җитәкчесе) безгә килүен оештыру дисеӊме, Гаилә фестивальләрендә hәрвакыт жюри рәисе булу, анда үзенеӊ коллективы белән катнашу дисеӊме – болар бик күп hәм алар барысы да аныӊ булышлыгы белән үтте. Рәхмәтебезнеӊ иӊ зурысы Сезгә, Мәсгут абый! 2008 елда мәктәбебез “Мәгариф” өстенлекле милли проектта җиӊү яулап, “Миллионер мәктәп” дигән дәрәҗәле исем алды.
Әлбәттә, биредә мәктәпнеӊ художество-эстетик юнәлеше буенча гаиләләр белән эшчәнлек тә, шәхсән Мәсгут Габдрахман улы белән элемтә дә зур роль уйнады.
Каенавыл урта мәктәбендә гомер-гомергә татар телен укыту, телне саклау hәм үстерү буенча бихисап күп эшләр, класстан тыш чаралар үткәрү hәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Соӊгы 15кә якын елда бу юнәлеш Мәсгут ага Имашев исеме белән дә барды.
2012 елныӊ 24 февралендә мәктәп базасында Беренче Бөтенрәсәй конференциясе зур югарылыкта үтте, Мәсгут Габдрахман улы аныӊ почетлы кешесе булды. Башкортостаннан, Татарстаннан, Алабуга институтыннан, крайныӊ 19 районыннан килгән укытучылар безгә М.
Имашев мәктәбенә дип килделәр, кабат аны күрү бәхетенә ирештеләр.
2011 елда Мәсгут ага Имашев Барда районыныӊ почетлы граҗданинына бирелә торган акчасын Каенавыл урта мәктәбенеӊ сәләтле укучыларына стипендия итеп тапшырырга карар кылды. Шулай итеп, Земство Җыелышы карары нигезендә (19.05.2011, 271 санлы карар) 2012 елдан башлап, дүрт номинация буенча җиӊүчеләргә М.Имашев стипендиясе бирелә.
2010 елныӊ июнь аенда мәктәбебезгә М.Имашев исеме бирелсә, шуныӊ дәвамы булып, 29 октябрьдә мәктәп алдына Мәсгут Габдрахман улына багышланган бюст ачылу тантанасы үтте (бюстныӊ авторы – Н.Габдушев). Хәзер мәктәпкә килгән hәркемне: укучыны, укытучы hәм башкаларны Мәсгут ага үзе каршы ала hәм хәерле юл теләп озатып кала.
Кадрия УРАЗОВА, 1991 – 2012 елларда Каенавыл мәктәбе директоры, РФ гомуми белем бирүнеӊ почетлы хезмәткәре, ике тапкыр “Мәгариф” өстенлекле милли проекты җиӊүчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *