Марьяна — йөзенче бала

13 майда Барда муниципаль районы администрациясенең ЗАГС бүлегендә йөзенче бала тууы теркәлгән. Беренче Әрҗәндә яшәүче Эльмир Руслан улы һәм Сабина Рафил кызы Мөгалимовлар гаиләсендә беренче бала — кызлары Марьяна туган. Гаилә өчен истәлекле бу көнне Мөгалимовлар кызларының беренче документына гына түгел, шулай ук «Пермь краенда яшәүчеләр исеменнән яңа туган балага бүләк» җыелмасына һәм «Пермь краенда туучыга» медаленә дә ия булдылар.
Яшь әти-әнине кызлары туу белән котлыйбыз, Марьянага бәхетле һәм шат күңелле бала булып үсүен, тормышы якты һәм мәрхәмәтле булуын, гаиләләрендә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итүен, кызыгыз сезгә зур шатлык һәм чын горурлык хисе китерүен телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *