Көндәлек фидакарь хезмәт

halitovБезнең һәрберебез яхшы белә, юл — ул илләр һәм торак пунктлар арасындагы элемтә генә түгел, ул — тормыш һәм тарих. Ә юлчылар өчен — профессия, язмыш, ныклык, үҗәтлек һәм кыюлык таләп итүче көндәлек фидакарь хезмәт.
Юлчы — бу исем горур яңгырый, аеруча, кеше үз урынында булганда. Гамил Гайса улы Халитовны районда күпләр беләдер, ә менә аның җитәкчелегендәге Барданың 19 санлы ПМКсының эшчәнлек нәтиҗәләрен безнең һәрберебез көндәлек бәяли, чөнки юлларда йөрибез, урамнардан үтәбез. Г.Г.Халитов хезмәт юлын ПМКда эшче буларак башлый, Мәскәү гидромелиорация институтын тәмамлаганнан соң аны мастер, аннан — баш инженер итеп билгелиләр, ә 2007 елдан башлап ул бу оешма белән җитәкчелек итә.
«Гамил Гайса улы — киң күңелле һәм ачык йөзле җитәкче. Аны игътибарлы, ярдәмчел булганга хө рмәт итәләр. Барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлый, өйрәнә, бүлекчә җитәкчеләренә җ иткерә», — диләр аның турында коллегалары. Фидакарь һәм тырыш хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә, почет грамоталарына, рәхмәт хатларга лаек була. Шулай ук берничә чакырылышта район Земство Җ ыелышы депутаты булып та сайлана, гомумән, ул бик актив шәхес.
Бүген 19 санлы ПМКда 40 тан күбрәк кеше эшли. Юллар, объектлар төзү һәм ремонтлаудан тыш, алар районда юлларны карап тоту белән шөгыльләнәләр. Предприятие карамагында — 90 километрдан күбрәк муниципаль юллар, шулай ук район үзәге һәм Барда поселениесе авыллары урамнары (50 километр) керә. Бульдозерлар, МАЗ, КамАЗ автомобильләре һәм махсус техника объектларда тулы куәткә эшлиләр.
Гамил Гайса улының сүзләре буенча, аның коллегаларының һәрберсе үз эшенең профессионалы, һәркем мактауга лаек, әмма иң тырышлардан ул баш механик Әхәт Суяргуловны, МАЗ автомобиле водителе Рөстәм Батыркаевны, механизаторлар Илфиз Уразовны, Илгать Илкәевне һәм мастер Рафикъ Казанбаевны (рәсемдә) билгеләде. Аның җитәкчелегендә Оса-Чернушка трассасында Ермия һәм Әмҗе елгалары аша күпер һәм Байавылдагы күпер ремонтланган, бүген 1 һәм 2 Әрҗән арасындагы Тол елгасы аша күпер төзелеше алып барыла.
Рафикъ Хәмит улы предприятиедә 2001 елның январеннан башлап эшли, башта водитель була, аннан төзүчеләр бригадиры итеп күчерелә, 2007 елның октябреннән — мастер. Коллегалары фикере буенча, ул бик җаваплы, башкаручан, гадел, аның сүзенә колак салалар. һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла, коллегалары арасында үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, район юлчылары арасында лаеклы хөрмәт казана. Яшь белгечләрнең профессиональ үсешләрендә, хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрүдә ярдәм итә. Аның фикере буенча, һәр эш — чокырлар ремонтлаумы, юлларны төзекләндерүме яисә юлларны һәм урамнарны кардан чистарту, таш ташу һәм ремонт үткәрүме — болар барысы да югары дәрәҗәдә башкарылырга тиеш.
Р.Казанбаев армиягә чакырылганчы, Барда профучилищесында водительгә укый. Профессиональ дәрәҗәсен күтәрү максатында Соликамск автомобиль-юл колледжына керә һәм аны «Автомобиль юллар һәм аэродромнар төзелеше һәм эксплуатациясе» белгечлеге буенча тәмамлый. Моннан тыш, Р.Х.Казанбаев җәмәгать эшен дә алып бара, ул профсоюз комитеты рәисе булып тора. Предприятиенең барлык хезмәткәрләре — профсоюз әгъзалары. Аларның һәрберсенең проблемалары һәм эш-мәшәкатьләре белән профком рәисе яхшы таныш һәм аларга хәленнән килгәнчә эш белән дә, яхшы сүз белән дә ярдәм итәргә тырыша. Бу еллар эчендә предприятие хезмәткәрләренең яшәү дәрәҗәләрен һәм хезмәт шартларын яхшырту өчен шактый эшләр башкарылган, күп кенә катлаулы проблемалар хәл ителгән. Профком үз эшен намус белән башкара.
19 санлы ПМК мастеры Рафикъ Казанбаев — үрнәк гаилә башлыгы, өч бала әтисе. Тормыш иптәше Альбина Мәүлихан кызы һәрвакыт һәм һәр җирдә аның ышанычлы терәге һәм ярдәмчесе, алар инде 16 елдан күбрәк бергә тату, матур яшиләр. Эш сөючәнлеге, зур тәҗрибәсе, тырышлыгы аңа һәр эшне нигезле, уйлап башкарырга, сыйфатлы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне — юл тармагы хезмәтчәннәре өчен шатлыклы һәм истәлекле бәйрәм, бу көнне башкарылганнарга йомгак ясала, киләчәккә планнар төзелә.
Предприятие коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Гамил Гайса улы ассызымлаганча, бердәмлек, бер-береңне аңлау, ярдәм итү озак вакытлы һәм уңышлы эшләү өчен уңайлы шартлар тудыра. «Шушы еллар дәвамында оешмада профессионаллар, үз эшен яратканнар, нинди хәлләрдә дә ориентирлашырга сәләтле, катлаулы финанс һәм производство проблемаларын хәл итәргә әзер хезмәтчәннәр тупланды. һәм бүген шуны әйтәсем килә, кешеләр — безнең төп байлыгыбыз. Тормыш безнең алда яңа бурычлар куя: төзелешнең, ремонтның яңа дәрәҗәләренә ирешү, автомобиль юлларын карап тоту, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл сервисының халыкара стандартларына туры китерү. Ышанам, без куелган бурычларны башкарып чыгачакбыз», — диде предприятие җитәкчесе һәм районның барлык юлчыларына сәламәтлек, уңышлар һәм энергия теләде.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *