Кече Ватанымны яратам

Элина Маратовна Исмагилова из Барды.Исегезгә төшерәм, 16 ноябрьдә нәтиҗәләр ясалды hәм Кама буеныӊ 600гә якын мәктәп укучысы hәм студенты “Пермь крае горурлыгы” аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде. Бу билгене алу – зур дәрәҗә, чөнки аны хәзерге заман яшьләренеӊ иӊ сәләтле hәм актив вәкилләренә тапшыралар.

Барда муниципаль округыннан бу бүләккә лаек булган алты бала арасында Бардадан Элина Марат кызы Исмәгыйлова да бар.

Элина бу билге белән икенче ел рәттән бүләкләнә, әгәр ул 2019 елда “Интеллект” номинациясендә их яхшысы дип табылса, бу юлы – “Җәмәгать эшчәнлеге” номинациясендә. Унберенче класс укучысы биология hәм экология белән җитди мавыга, тикшеренү эшләре яза, урманчылык, экология буенча фәнни конференцияләрдә, край олимпиадаларында катнаша икән.

Яшь булуына карамастан, тиздән ул Пермь агросәнәгать техникумыныӊ “Экология үзәге” балаларга өстәмә белем бирү бүлеген читтән торып тәмамлау турында таныклык алачак. Алга таба Пермьнеӊ югары яки урта махсус белем бирү уку йортларыныӊ берсенә экология hәм биология юнәлеше буенча укырга кергәндә, әлеге документ аӊа өстәмә баллар бирәчәк.

— Тикшеренү эшеннән тыш, мин җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәм. Мәсәлән, төрле акцияләр кысаларында без агачлар утыртабыз, макулатура җыябыз, Куеда урманчылыгы белән берлектә табигый урыннарны hәм чишмәләрне чүп-чардан чистартабыз. Мин кече Ватанымны, аныӊ кырларын, урманнарын, елгаларын бик яратам, hәм бу матурлыкныӊ бездән соӊ да сакланып калуын телим. Әтиәниемә биргән тәрбияләре өчен рәхмәт, чөнки нәкъ менә алар мине яхшыны яманнан аерырга өйрәттеләр, үзеӊнән соӊ беркайчан да чүп калдырма дигән кагыйдәгә күнектерделәр. Гаиләбез белән пикникка барганда, hәрвакыт үзебез белән аерым буш пакет алабыз hәм аланны үзебездән соӊ чиста итеп калдырабыз, — дип уртаклаша кыз.

“Уӊышлы кеше бөтен җирдә дә уӊышлы”, дип дөрес әйтәләр.

Элина да төрле яктан үскән шәхес.

Ул рәсем ясарга, музыка тыӊларга ярата, бию белән җитди шөгыльләнә. Әӊгәмәдәшем йөрегән “Дуслык“ (җит. Гүзәл Нуриханова) халык бию ансамбле коллективы халыкара бию фестивальләре hәм конкурсларыныӊ даими җиӊүчесе hәм гран-при иясе. Дуслыклылар белән бергә ул Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан hәм Кыш бабай резиденциясе – Бөек Устюгта булган.

Элина үзе киләчәк тормышын педагогика белән бәйләргә hәм чит тел укытучысы булырга тели.

Аӊа уӊышлар телисе генә кала, мин бу максатчан кызныӊ тормышы нәкъ менә ул үзе теләгәнчә барыр дип ышанам.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *