Иң яхшы дару — кешенең үзендә

DSC_0395 (Medium)РАЙОН больницасының ЛОР кабинетына көненә уртача кырыкка якын кеше керә. Әмма күпчелеге аларны нинди кызыклы кеше кабул итүе, консультация бирүе турында хәтта уйламый да.
Язмам герое бөтен гомерен багышлаган эшчәнлек кешеләр өчен бик кирәкле. Отоларингология медицинадагы барлык юнәлешләр арасында мөһимлеге буенча бик югары урында тора. ЛОР-врачка бер үк вакытта неврологияне дә, офтальмологияне дә, хирургияне дә, терапияне дә белергә кирәк. «Әгәр колак авыртуын дәваламасаң, инфекция баш миенә эләгергә мөмкин, ә мондый очракларның үлем белән тәмамлануы ихтимал. Ул шундый тар белгечлек ки, ЛОР-врач урынына хәтта хирургны да утыртып булмый», — дип билгели Барда район больницасы врач-отоларингологы О.А.Курочкина.
Ольга Алексеевна балачагында ук җирле больницада бик күп вакытын үткәрә. Әнисе Антонина Павловна Курочкина, аның исемен район больницасы йөртә, искиткеч врач-универсал була, үзенең бө тен вакытын больницада яки медицина әдәбиятен укып үткәрә торган була. «Минем әйләнә-тирәдәгеләрем медик булуымны теләделәр. Бакчага йөрмәдем, шуңа күрә бөтен балачагым поликлиникада үтте. Стоматолог кабинетында тешне ничек алуларын карап утыра идем яисә ничек күзне дәвалауларын карадым. Шуңа күрә дә минем башка юлым юк кебек иде, логик яктан фәкать медицина!» — дип сөйли Ольга Алексеевна.
Сәламәтлек саклауда ул инде кырык елга якын. Медицина институтын тәмамлагач, 23 яшендә район больницасында гомуми практика хирургы булып эшли. Алты елдан соң отоларингологиягә күчәргә карар итә. Ординатурага керә, аны ике елда тәмамлый һәм башта Пермьдә эшли, соңрак Бардага кайта.
«Әнием уникаль врач иде. Ул кешегә карап кына да, мәсәлән, күзләре, йөзе, пациентның халәте буенча, аның нәрсә белән авыруын билгели һәм кичекмәстән нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә ала иде», -дип искә ала Ольга Алексеевна. Әнисе хезмәтенең, туплаган тәҗрибәсенең, күнекмәләренең бөтен нечкәлекләренә кадәр кызына тапшыра алган, шуңа күрә дә үзәк больница ЛОР-врачы үз эшчәнлеген уң ышлы башкара.
Ольга Алексеевна әйтүенчә, һәр врач ия булырга тиеш төп сыйфат — кеше проблемасын аңлау, мө лаем булу. «Отоларинголог профессиясе медицинадагы арадашчы юнәлешләрне дә өйрәнүне таләп итә. Төрле белемгә ия булганда гына, ЛОР-врач үз эшенең чын профессионалы була ала», — ди ул.
Ольга Алексеевнаның кызы Яна Фидәил кызы Мусалева әнисе эзеннән китә. Ул да врач-отоларинголог, Култаево үзәк больницасында эшли.
Әгәр элек отоларингология өлкәсендә колак авырулары киң таралса, соңгы елларда кешеләр бик еш борыннарындагы проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр икән.
— Бүген колак авыруы сирәк. Әгәр аденотомия вакытында ясалса, кеше үзе турында кайгыртса, ишетү ягыннан аның барысы да тәртиптә булачак. Хәзер халык еш кына аллергия ринитларыннан интегә. Үз-үзеңне дәвалау хәлне кискенләштерә генә. Күпләр, рекламада борын өчен тамчылар күреп, шунда ук аптекага йөгерә һәм үзлегеннән дәвалана башлый. Бу препаратлар йогынтысында борынның лайлалыгы шул кадәр зәгыйфьләнә ки, гадәти ринитны дәвалау өчен дә инде башка, җитди дәвалау методлары таләп ителә. Колак белән дә шундый ук хәл. Әгәр алар авыртса яки начар ишетсә, кеше аларны мамык таякчыклар ярдәмендә чистарта башлый, шуннан соң колак сагызы сөяккә барып җитәргә мөмкин…
Врач буларак, әңгәмәдәшем физик һәм рухи сәламәтләнүгә зур игътибар бирә, профилактика белән шөгыльләнә. Башкаларга да авырулардан котылу өчен шушы юлны сайларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә. «Гомумән, суык (холод) һәм салкын су белән дус булырга, аның белән юынырга курыкмаска кирәк. Хәзерге вакытта кеше шулкадәр иркә, хәтта аз гына җил дә, яки салкын да аңарда җ итди авыру тудырырга мөмкин. Шундый хәл булмасын өчен гомуми чыныгу үтәргә, мөмкинлектән чыгып салкын су белән коенырга, күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Әгәр салкын тиеп, тамагың авырта икән, тамактагы авыртуны һәм йөткерүне җиңеләйтү өчен шунда ук антибиотикка тотынырга ярамый. Организм үзе көрәшсен, көчле иммунитет эшләп чыгарсын. Ә даруларга авыру озакка сузылган вакытта гына мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип уртаклаша безнең белән Ольга Алексеевна. Ул үзе кышын чаң гыда йөри, ә җәен велосипедта. Юкка гына, хәрәкәт — тормыш, димиләр. Моннан тыш, врач гриппка каршы прививкаларны хупламый. «Бу вирус даими үзгәреп тора, шуңа күрә прививка ясаудан бигрәк профилактика белән шөгыльләнергә яки, шулай да авырсагыз, гомуми танылган юллар белән дәваланырга кирәк», — ди ул. Шулай ук яшь үтү белән рационны алмаштыру кирәклеген ассызымлады, майлырак азыкны азрак файдаланырга, күңел торышыңны күзәтергә, стресслардан сакланырга киңәш итте.
Ольга Алексеевна бик тыйнак кеше булып чыкты. Район каршындагы барлык хезмәтләре һәм җирле больницада күпьеллык фидакарь хезмәте булуга карамастан, ул сәламәтлек саклауда уңышлары өчен югары бүләкләр алмаган һәм аларны алуга омтылмый да.
Безнең медицинада шундый искиткеч кешеләр һәм чын профессионаллар булганда, сәламәтлегебез ышанычлы кулларда, дип ышанып әйтә алабыз. Ольга Алексеевнага сәламәтлек һәм киләчәк тормышында уңышлар телибез.
Ибраһим Тимганов фотосы.

Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Иң яхшы дару — кешенең үзендә

  1. Очень интересная публикация. Спасибо журналисту, и ещё бОльшее спасибо — Ольге Алексеевне Курочкиной за её человеческий подход к работе. Жаль, что в нашей больнице нет таких ЛОРов. Да и вообще нет никаких. Есть только хирург, который и занимается лор-пациентами. Занимается, но они у него не выздоравливают, к сожалению.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *