Пациентлардан тик рәхмәтләр генә

ramiyaМАССАЖ сырхаулардан гына түгел, ә реабилитация вакытында да, авыр эштән соң туган стрессны бетерү һәм кәефне күтәрү өчен дә яхшы ярдәм итә, диләр. Массажны ничек дөрес ясарга, аның серләре белән Рәмия Лотфурахман кызы Таһирова уртаклашты. Ул — профессиональ массажист һәм 39 ел дәвамында күпләргә тернәкләнеп, яңадан аякка басарга ярдәм иткән.
— Минем хезмәт юлым авыр да, кыен да булды. Уйлавымча, мине бу сферага язмыш китерде. Мәктәпне тәмамлагач, Чайковский медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга кердем. Бардага 1972 елда диплом белән кайттым. Антонина Павловна Күчтәнтигә эшкә җибәрде. Әмма мин һәрвакыт Бардага тартылдым, һәм тиздән биредә төпләндем, ашыгыч ярдәм диспетчеры, аннан операция сестрасы булып эшләдем. Ә 1976 елда врачлык физкультура диспансерында укып, дәвалау физкультурасы һәм массаж буенча инструктор белгечлеге алып, шушы юнәлештә эшли башладым һәм дүрт дистәгә якын гомеремне шушы хезмәткә багышладым, — дип сө йли Рәмия апа.
Лаеклы ялга чыккач та әле тагын биш ел — 2011 елга кадәр эшли ул. Аның коллективтан, үзенең пациентларыннан, эш урыныннан аерыласы килми.
Фән алга бара. Заманча функциональ массаж кроватьлар, креслолар барлыкка килә. Минем: «Белгеч кулларын алар алмаштыра аламы?» — дигән соравыма, Рәмия апа: «Юк! Мондый җиһазлардан тик массаж ясар алдыннан яки массаждан соң гына файдаланырга мөмкин. Бернинди массаж кроватьлары да массажист кулларын алмаштыра алмый», — ди профессионал.
Беренче карашка массажны һәркем ясый ала кебек тоела, әмма шунсын истән чыгармаска кирәк, массажның зарарлы яклары да шактый, һәм аны кайчан һәм ничек ясарга кирәклеген белү аеруча мөһим. Массажист медицина белемле булырга тиеш. Чөнки бары тик белгеч кенә нинди көч белән, нинди авыруларда массаж ясарга кирәклеген белә, аңлый, ә профессионал булмаган кеше, киресенчә, сәламәтлеккә зыян китерергә һәм авыруны кө чәйтергә яки хәтта сөякне имгәтергә мөмкин.
Массаж һәм дәвалау физкультурасы курсына, гадәттә, пациентлар травма алганнан, сөякләр, умырткалык имгәнгәннән соң, остеохондроз вакытында җибәреләләр. Балалар бронхит, пневмония яки кичерелгән үпкә авыруларыннан соң реабилитацияләү, шулай ук ортопед һәм неврологтан соң массажга йөриләр. Үзенең хезмәт эшчәнлеге елларында Рәмия апа 11000 нән күбрәк массаж ясаган, ягъни уртача елына 300 авыру туры килә дигән сүз. Ул массаж белән генә түгел, ә кешегә авыр минутларында кирәкле сүзләр табып, ярдәм иткән. Ә пациентлар һәрвакыт рәхмәт белән җавап биргәннәр.
Бүген Рәмия апа тормыш иптәше Рәис Галимҗан улы белән бергә лаеклы ялда. Көннәре йорт мәшәкатьләре белән үтә. Ә кадерле кунаклар — уллары, киленнәре һәм оныклары өчен ишекләре һәрвакыт ачык.
Венера АЛАПАНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *