Яхшылык эшләү бик җиңел

Лилия Иткинова: Делать добро очень легко
Синең, хөрмәтле укучыбыз, гомереңдә бер кабат булса да сайлау алдында торганың бардыр: узып китәргә яки ярдәм итәргә, бу миңа кагылмый дип уйларга яки туктап ярдәм кулы сузарга.
Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Лилия Иткинова өчен бу икеләнүләргә бер генә җавап бар: ”Ярдәм итәргә!“ Яшь булуына карамастан, аңа бары 15 кенә, ярдәмгә мохтаҗларны ул меңнәр арасыннан аерып ала. Узган елның ноябрендә Барда районы делегациясе составында ул Пермь крае яшьләр оешмалары лидерлары hәм эшләүче яшьләр форумында булып кайтты. Форум барышында район делегацияләре әгъзаларыннан Рәсәй укучылар хәрәкәтенең Зур край балалар советы төзелде, анда безнең районны Лилия тәкъдим итте. Совет дүрт юнәлештә: гражданнар активлыгы, хәрби-патриотик, мәгълүмати-медиа hәм шәхси үсеш буенча эшләде.
— Волонтерлык минем тормышыма үзеннән-үзе килде, мөгаен, вакыт җиткәндер, -дип бүлешә Лилия. — 2018 ел рәсми рәвештә Волонтер елы дип игълан ителде, совет ”Яхшылык эшлә“ акциясен оештырды. Атна буе минем командам Бөек Ватан сугышы ветераннарына, иналидларга hәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итте. Без кар чистарттык, өй җыештырдык, йорт җиhазларын күчерергә булыштык, бакчада эшләдек, кибеткә йөредек. Бу атна эчендә мин өлкән яшьтәге кешеләрнең иң зур ихтыяҗлары – аралашу булганын аңладым.
Вакыт уза, акция ахырына якынлаша, hәм Лилия алга таба да яхшылык эшләү турында уйлана, җитмәсә команда да бар. hәм шулай итеп ул тугыз ай элек ”Ышаныч“ яшьләр волонтер оешмасын төзи. Соңгы вакыт эчендә ”Ышаныч“ оешмасы ун өлкәнгә ярдәм кулы сузды, шулай ук команда даими рәвештә хәлләрен белеп торучылар да бар.
— Бу миңа нигә кирәк? – дип сорый Лилия, уйларымны укыгандай, — беренчедән, мондый эшчәнлек төрле кешеләр белән даими аралашуны таләп итә, коммуникабельлекне үстерә, ә мин табигатем белән йомык hәм оялчан, шуңа күрә минем өчен бу мөhим, икенчедән, шул рәвешле без командада эшләргә, бер-беребезне аңларга, ярдәм итәргә өйрәнәбез, өченчедән, -лидерлык сыйфатларын үстерү. Тик иң мөhиме, миңа кемне дә булса бәхетле итү ошый, ветераннар, инвалидлардан рәхмәт сүзе ишетү бик шәп бит ул! Үз үрнәгемдә мин яхшылык эшләү җиңел эш икәнлеген күрсәтергә телим.
Әңгәмә ахырында Лилия бардалыларны волонтерлар булырга өндәде – ул команда җыя: ”Балалар hәм оныклар әти-әниләрен, картәниләрен, картәтиләрен онытмасыннар иде. Алар бит матди байлыклар яки бүләкләр көтми, ә бары тик очрашып, иркенләп сөйләшергә, бергәләп чәй эчәргә генә тели“.
Ә син, хөрмәтле укучы, туган йортыңда күптән булдыңмы? Картәниеңә күптән шалтыраттыңмы hәм хәлен белдеңме? Тормыштагы иң кирәкле сүзләрне әйтү — ул бит бик гади…
Венера Шәрәфетдинова.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *