Премьера уӊышы
27нче АПРЕЛЬ кичендә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә Хәбир Ибраhимнеӊ “Ялгыз каен күзе” дип исемләнгән ике пәрдәлек мелодрама премьерасы булды. Тамаша карарга халык күп килде, зал шыгрым тулы иде. Спектакль башлану мизгеленнән үк тамашачыны вакыйгалар өере чолгап алды. Мәхәббәт, дуслык, тугрылык hәм шул ук вакытта янәшәдә генә атлаучы көнчеллек hәм үч алу, байлыкка табыну кебек хисләр аша сугарылган драма hинд киносы сюжетын хәтерләтте. Рольләрне бик оста итеп Саҗидә Козиева, Эльмарт Мәүлитов, Гөлнур Иткинова, Альгиз Кучукбаев, Ильнара Мурзыева, Гөлнур Ибраhимова hәм