Акбаш мәчетенә 20 ел
24 декабрь көнендә Акбаш авылында Ислам динен кабул итүнеӊ 1100 еллыгына hәм мәчетнеӊ 20 еллыгына багышланган авыл бәйрәме узды. Чара тантаналы азан әйтү, Коръән аять-сүрәләре укып дога кылу белән ачып җибәрелде. “Үткәнен белмәгәннеӊ киләчәге юк“, — дип башлады сүзен ветеран укытучы З.Г. Мостаева. Ул бәйрәмгә килүчеләр алдында авыл, мәчет hәм мәктүп, авыл халкына дин хезмәте күрсәтүче имам-хатыйблар, муллалар тарихы турында эчтәлекле чыгыш ясады. — Акбаш авылы тарихи чыганакларда “Акбашево“ дип йөртелә, 1747-1748 елларда барлыкка килгән булырга тиеш. Бу елларда авылда