Җыр булып кайтты

Шарифзян КазанбаевСугыш афәте инде еракта калды, ә ул ясаган тирән яра әле төзәлмәгән. Вакыт төзәтеп кенә бетерерлек буямады бу яра. Җиңү бик кыйммәткә төште!
Бу мәкаләмдә авылдашым — Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев батырлыңы белән таныштырырга телим.
Шәрифҗан 1916 елда Пермь өлкәсе Барда районы Сараш авылында туа. Ул ятимлекне дә, ачлыкны да башыннан кичерә, колхозда эшли, көтү көтә, күп авыр эшләр башкара. Бу авырлыклар аны ныгыта, чыныктыра. 1938 елда ул Кызыл Армиягә чакырыла. Кечкенәдән үк көчле рухлы Шәрифҗан армия сафларында үзенең башкаручан, төгәл булуы белән аерылып тора.
Шәрифҗан хезмәтен төгәлләп туган авылына кайтуга аны сельпо председателе итеп сайлыйлар. һәрвакыт белемгә омтылучан, максатчан ир-егет Кудымкар шәһәренә укырга китә, ләкин…
Дәһшәтле сугыш барлык планнарын челпәрәмә китерә. Ул яшьтәшләре арасыннан беренче булып илебезне сакларга китә. 14нче һава-десант полкында хезмәт итә. Алар полкы күп шәһәрләрне дошманнан азат итә. Төньяк-Көнбатыш, Воронеж, Степной, Икенче Украина фронтларында сугыша. Батырлыгы белән аерылып торган Шәрифҗанга җаваплы бурыч йөкләтелә: аны байрак йөртүче итеп билгелиләр, һәм авылдашыбыз соңгы сулышына кадәр байракны сакларга ант итә.
Аңа үлемсезлек китергән соңгы бәрелеш Молдавия җирендә була. 1944 елның 1 апреленә каршы төндә полк, тулы составы белән дошман тылына үтеп, шоссе юлын кисә һәм Чеколтень авылын чолгап ала. Фашистлар бер-бер артлы дүрт тапкыр контратакага күтәрелгәндә дә гвардияче старшина Казанбаев, үз отделениесе белән оборона боҗрасының иң җ аваплы участогына урнашып, дошманга каршы ут алып бара.
Көннең икенче яртысында 400гә якын фашист солдаты, 5 бронетранспортер, 2 танк ярдәме белән,безнең шактый сирәгәйгән көчләрне изеп, шоссе юлын кулга төшерергә һәм аннан үзләренең җанлы көчләре белән бергә техникасын үткәрергә тели. Хәл соңгы чиккә кадәр кискенләшә. Штаб начальнигыннан, һичнинди көч, кирәк булса тормыш белән дә исәпләшмичә, байракны сакларга дигән боерык алгач, Казанбаев отделениесен җыя һәм килеп туган хәлне аңлата. Гитлерчылар бу кыюларны күреп, аларга каршы пехота взводы җибәрәләр һәм безнең солдатларны чолгап алалар. Гвардиячеләр, һичнәрсә белән исәпләшмичә сугышып, 20 фашистны юк итәләр, калганнары чигенергә мәҗбүр була.
Уңышсызлыктан ачулары котырынган немецлар бу кечкенә төркемгә каршы бер рота пехота һәм
бронетранспортерлар җибәрәләр. «Гвардиячеләр кебек үләбез, ләкин бирелмибез», — ди Казанбаев сугышчыларга. Көчләр кими бара. Үзенең ярдәмчесе белән икәү генә калгач, Казанбаев полк байрагын коткарып калу өчен аны җиргә күмеп куярга карар кыла. Немецлар һаман якынрак киләләр, соңгы иптәше дә һәлак була. Казанбаев кулы белән җирне казып, байракны шунда яшерә. Яңа гына байрак күмелгән җиргә ятып, атуын дәвам итә. һәм тагын 14 фашистны дөмектерә. Дошман пулясы башына тигәч, ул аңын югалта, ә инде хушына килгәндә, юлдан безнең частьләр үтүен шәйләп ала. Кө чле авыртуын җиңеп, ишарә белән үз янына офицерны чакырып ала һәм үзе астында 14нче полкның байрагы яшерелгәнлеген әйтә. Монда булган хәлне азрак сөйләгәч, яңадан хушын югалта һәм мәңгелеккә күзләрен йома.
Шулай итеп, батыр авылдашыбыз Молдавия җирендә ятып кала. Молдавия үзенең коткаручысын онытмый. Ш.Казанбаев район үзәге булган Оргеевкада күмелә. 1965 елның август аенда Геройга һәйкәл куела. Оргеев, Чеколтень һәм безнең район үзәге урамнары да Казанбаев исемен йөртә.
Сарашлылар үз авылдашларының истәлеген изге итеп саклыйлар. Аның истәлеген мәңгеләштерү билгесе итеп, 1953 елдан башлап мәктәпнең пионер дружинасы, ә 1966 елдан Сараш урта мәктәбе Ш.Казанбаев исемен йөртә. 1967-68 елларда Сарашта авыл уртасында һәм мәктәптә Казанбаевка обелиск куела. 1967 елның 3 ноябрендә Сараш урта мәктәбендә Ш.Казанбаев музее ачылды. Биредә Ш.Казанбаев каны тамган туфракның булуы аеруча дулкынландыра. Шулай ук аның дустына язган хаты саклана.
«Төхфәт дус! Без бүген немецлар тарафыннан яндырылган балаларның кара күмергә әйләнгән гәүдәләрен күрдек. Иө рәгем әрнеде, дошманга булган нәфрәтем тагын да көчәйде! Без фашистлардан аяусыз үч алырга ант иттек.
Әйе, дустым! Бәхет җиңел генә килми. Мин чит җирләрдә җиңүче булып йөрим. Командирларым да, дусларым да бик яраталар. Ә мин сезне, сихри Тол буйларын сагындым, бик сагындым, дусларым!
Кайнар сәлам белән старшина Казанбаев».
Әйе, авылдашыбыз туган авылын, Тол буйларын өзелеп сагына, җиңү белән кайту өчен каһарманнарча көрәшә. Ләкин әйләнеп кайту насыйп булмады аңа. Ш.Казанбаев туган ягына җыр булып кайтты. М.Ногман «Үлмәс чәчәк легендасы» исемле документаль — драматик поэмасында һәм «Тол буйлары» шигырендә Ш.Казанбаевның үлемсезлеген күрсәтте, авылдашыбызны үлмәс чәчәк белән тиңләде.
Ш.Казанбаев авылдашлары күңелендә җуелмас эз калдырды. Аның исеме мәңге сакланыр!
Галия БӘШИРОВА, Сараш урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *