Барда-2015 раллие: идеядән — данлы традициягә


«Бардада бик уңайлы инфраструктура — штаб, техник парк, старт — барысы да бер урында урнашкан. Бик кызыклы, яхшы трасса, аны әле яхшыртырга да мөмкин. Биредә раллиның киләчәге бар. «Барда-2015″ раллиен түземсезлек белән көтәбез», — дип сөйләгән иде бер ел элек Россия автомобиль федерациясенең ралли буенча комитет рәисе Алексей Ершов үзенең әңгәмәсендә. Аның сүзләре тормышка ашты.
-10 январьда Барда районында бөтенрәсәй ярышлары — «Барда-2015» раллие үтте. Чара ралли буенча Россия кубогының икенче этабы, шулай ук Урал һәм Идел буе федераль округлары чемпионаты статусына ия. Оештыручыларга чын-чынлап кызыклы маршрут проектлаштырырга һәм аны тормышка ашырырга туры килде. Трасса күп трамплиннар һәм текә виражлар белән зур тизлектәге участокларны үз эченә алган. Аның гомуми озынлыгы якынча 200 км тәшкил итә, шуның 113 км ын узышчылар «сугышчан» режимда үттеләр.
Раллиның беренче көнендә, 9 январьда бөтен экипажлар да интенсив рәвештә төп узышларга әзерләнделәр. Трассаны максималь уңайлы, тиз һәм куркынычсыз үтү өчен спортчылар маршрутны алдан ук күзалларга һәм һәр метрда үзләрен нәрсә көткәнен белергә тиешләр. Раллида уңышлы чыгышның күпчелеге шуңа бәйле. Шуңа күрә экипажларның беренче бурычы маршрут белән танышу һәм «стенограмма» дип аталган маршрутның махсус схемасын төзү иде. Анда штурман борылышларга кадәрге ераклыкны, текә борылышларны, трамплиннарны күрсәтә.
Шул ук көнне кичен «Барда-2015» раллиен тантаналы ачу үтте. Зур булмаган музыкаль номердан соң биредә рәсми затлар чыгыш ясады. Чара кунаклары, тамашачылар муниципаль район башлыгы С.М.Ибраевның һәм ярышлар җитәкчесе А.Э.Ершовның сәламләү сүзләрен тыңладылар. Аннан соң ярышларда катнашучылар белән таныштырдылар. Раллига якынча 30 экипаж килгән, аларның 8е -пермьлеләр. Шулай ук Удмуртиядән, Киров, Свердловск, Чиләбе һәм Курган өлкәләреннән, Уфадан спортчылар тәкъдим ителде. Спортчылар ярышкан автомобильләргә 4,5 мм лы шиплар куелган. Ралличылар аларны «сугышчан», ә гади шиналарны — «гражданский» дип атыйлар. Алар үз машиналарын шулай ук «гражданка»га һәм «сугышчан»га бүләләр. Машиналар эчтән пилот һәм штурман гомеренә куркыныч янаучы авыр травмалардан котылырга ярдәм итүче куркынычсызлык каркаслары белән җиһазланган. Аларның беренчесе тренировкалар, трасса белән танышу, ярышларны үткәрү урынына бару өчен, икенчесе ярышларда катнашу бурычын уңышлы эш итә, һәм пилотларга трассаны югары тизлектә һәм кыска вакытта үтәргә ярдәм итә. «Барда-2015» раллиеның иң яхшы узышчылары 100 км лы араны 1 сәгатьтә үттеләр, өстәвенә, трассаның күпчелек өлеше хәрәкәт итәргә авырлык тудыручы урманлы һәм басулы участоклар булса да. Катнашучылар сүзенчә, Барда районында трасса югары тизлекле. Берсенең спидометры кар каплаган ташлы юлда максималь тизлек күрсәткән -сәгатенә 180 км.
Озын туры участокларда ритардерлар куелган, алар экипажлар тизлекләрен киметсен өчен латин «8 » хәрефе рәвешендә покрышкалардан махсус ясалганнар. Шулай итеп, спортчыларның куркынычсызлыгы тәэмин ителә.
Барлыгы өч секция булды, аларның һәрберсендә дистәгә якын состав катнашты. Ралли трассасы районның берничә авылы — Барда, Озын Ялан, Өчкул, Яңа Чат, Төнгүк аша үтте. Ул тамашачылар, фотографлар һәм спортчылар өчен кызыклы булган берничә трамплинлы һәм текә виражлы участокларны үз эченә алган иде. Нәкъ менә аларда тамашачылар яратып өлгергән узышчылар үз осталыкларын күрсәттеләр дә инде.
Тамашачылар өчен махсус күзәтү мәйданчыклары да оештырылган, анда безнең районның гына түгел, ә күрше районнардан да җан атучылар бар иде. Заездлар арасында вакытлыча интервалларда тамашачылар учак янында кызындылар, ралли спонсорлары һәм партнерлары флаглары белән фотосессияләр оештырдылар.
Тамашачылар беренче секция башланганчы ук, ягъни җирле вакыт белән 9.30 сәгатькә кадәр инде трасса буенда үз урыннарын алганнар иде.
Нәкъ менә бу вакытта беренче старт бирелде, ул Төнгүктә булды. Машиналар зур тизлек белән Яңа Чат ягына омтылды, аннан Өчкул аша Озын Яланга, ә финиш Барда җыенының ипподром мәйданында булды.
Иртәнге беренче фиништан соң Барда җыены мәйданында тагын ике старт бирелде. Стартлар һәм финишлар арасында халык өчен күңел ачулар, мәдәни-массакүләм программа оештырылды, шулай ук яшь техниклар станциясенең яшь картингистларының күргәзмә чыгышы булды.
Узышчылар ярыш вакытында үзләренең матур трюклары белән тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр — бураннар очыртып әйләнделәр, югары тизлектә «очышлар» — барысы да булды. Аеруча Барда-Озын Ялан участогының 7 километрында «Субару» һәм «Митсубиси»дагы экипажларның «очулары» җан атучыларда күңелле тәэсирләр калдырды.
Ярышлар башлангач ук инде ралли-2012 буенча Россия кубогына ия булган, Пермь узышчысы Григорий Трегубов «Субару» автомобилендә лидерлыкны алды. Григорий барлык махсус ярыш участокларында җиңеп чыкты һәм маршрутны узу вакыты буенча ышанычлы җиңү яулады.
Әмма биредә шуны әйтергә кирәк: белмибез, Пермьнең сары «Субару» экипажының көенеченәме, әллә аларның көндәшләренең сөенеченәме, Григорий Трегубов һәм аның штурманы Россия кубогы зачетына һәм федераль округ чемпионатына кертелмәгәннәр. Нәтиҗәдә, бу категорияләрнең абсолют зачетында 1 урын өчен Пермьнән Андрей Мансуров шулай ук «Субару»да һәм Ижевскидан Александр Рогозин «Митсубиси»да көрәштеләр.
Беренче махсус участокта Александр Рогозин иң яхшылардан булды, ул үзенең көндәшен якынча 20 секундка артта калдырды. Икенче участокта Андрей тизрәк барды һәм артта калуын бераз кыскарта алды, ә инде өченче участокта Александр янә көндәшеннән өстенлек алды һәм аны 30 секундка кадәр җ иткерде. Соңгы өч махсус участокта Мансуров Рогозиннан тизрәк булды, әмма калган 30 секунд Пермь экипажы өчен үтә алмаслык киртә булып калды. Көрәш нәтиҗәсе — ярышларда җиңүче исеменә Ижевск экипажы лаек булды, ә икенче урын пермьле Андрей Мансуров һәм аның штурманы Екатеринбургтан Матвей Безруковка бирелде.
«2000Н» классы вәкилләре арасында беренче урынны Пермьнән Данил Якушев ВАЗ-1119 машинасында яулады. Ул үз зачетында барлык махсус участокларда яхшы вакыт күрсәтте һәм шулай итеп, бу сезонда икенче җиңү яулады. Киров өлкәсе вәкиле Максим Сливницын ВАЗ-21083 тә «1600Н» классында икенче җиңү яулады.
Ярышлардан соң спортчылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Данил Якушев ралли буенча Россия кубогының Барда этабында икенче ел катнаша. Быел да ул трассадан, гомумән, ярышларны оештырудан канәгать булуын белдерде: «Бардада раллида катнашуыма бик шатмын. Искиткеч трасса, яхшы һава, оештыручыларның җылы кабул итүе — болар барысы да яхшы узышка һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә булышлык итте». Ижевскидан Александр Рогозинның төп хезмәт урыны — күңел ачу үзәге җитәкчесе, ул гаиләле, балалары бар. «Мондый ярышларны бик яратам, әмма, башка ата-аналар кебек үк, үз балаларымның сәламәтлегенә сакчыл карыйм, шуңа күрә аларның мавыгулары башка, мәсәлән, ике кызым биючеләр һәм хатыным белән мине, күп санлы тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерәләр. Бардалылар бик матур тәэсирләр калдырдылар — алар ярышлар дәвамында безгә көч биреп тордылар, җылы кабул иттеләр, шуңа күрәдер мин үземне Гагарин итеп тойдым», — ди Александр.
Район башлыгы С.М.Ибраев һәм раллины оештыручылар Россия кубогының һәм Урал, Идел буе федераль округларының Барда этабын инде традицион дип атыйлар. Шулай да ралли киләчәктә дә янә Бардада үткәрелерме? Ул, әлбәттә, күп нәрсәгә бәйле — инфраструктура үсешенә, трассаның сыйфатына, торышына, төрле оештыру моментларына. Ике ел рәттән ралли үткәрү — яхшы уңыш һәм тәҗрибә. Киләчәктә дә кышкы каникуллар вакытында район халкы янә бу кызыклы ярышларның шаһите булыр дип ышанабыз.

Х.Г. АЛАПАНОВ,
район администрациясе башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары, раллины оештыру
комитеты рәисе:
— Бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге бу ярышларны беренче тапкыр узган елда үткәргән идек. Мәгълүм ки, мондый зур чара үткәрергә һәр муниципаль район алынмый һәм һәр районга мондый ышаныч күрсәтелми. Раллины икенче тапкыр без үткәргәнбез икән, димәк, беренчесендә үк аны тиешле дәрәҗ әдә оештыра алуыбызга сынауны уңышлы үткәнбез. Бу район администрациясе җитәкләгән бөтен команданың нәтиҗәле һәм лаеклы эшләве турында сөйли. һәм быел да раллины оештыру һәм үткәрү буенча барлык мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, аның барышында көтелмәгән хәлләр килеп тумады. Ярышларны оештыруда бердәм булып эшләгән җәмәгать куркынычсызлыгы органнарына, оештыру комитеты әгъзаларына рәхмәт белдерәбез. Раллиның киләсе елда да бездә үтәчәгенә ышаныч зур.

Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *