Яшь пианистка концерты

Вероника СагидуллинаКүптән түгел Куеда поселогы сәнгать мәктәбендә Бардадан Вероника Сәгыйдуллинаның (препод. Л.Р.Газизова) фортепиано музыкасы концерты булды. Биредә И.С.Бах, Л.Бетховен, С.Рахманинов һ.б. әсәрләре яңгырады. Шулай ук классик һәм фильмнардан музыка да тыңладык. Милли композиторларның әсәрләре дә башкарылды.
Пианистка, бик яшь булуына карамастан, программасының катлаулыгы, техник яктан осталыгы белән таң калдырды.
Концерт Лилия Рәфкать кызы Газизованың Барда һәм яшь башкаручының уңышлары турында сөйләве белән үрелеп барды. Композиторлар, аларның әсәрләре турында кызыклы фактлар яңгырады.
Концерт җылы, дустанә атмосферада үтте. Тамашачылар Верониканы зур кызыксыну белән тыңладылар. Без бардалыларга матур программалары өчен зур рәхмәт белдерәбез. һәм киләчәктә яңа үрләр, яңа уңышлар телибез.
Иван КОЛЕГОВ, Куеда сәнгать мәктәбе директоры.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *