Мәктәп музейлары конкурсы

районный смотр-конкурс школьных музеевБүген белем бирү учреждениесендә музей (мәктәп музее) — ул мәдәният һәм мәгарифнең чагылыш ноктасы булып тора. Аның үсеш перспективасы укучыларның туган якны өйрәнүе һәм туристик-туган як эшчәнлеген үстерү белән бәйле. Белем бирүдә туган якны өйрәнүне көчәйтү, аеруча, әгәр ул мәктәп музее базасында тормышка ашырылса — хәзерге вакытта уңай тендендия һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен иң яхшы нигез булып тора.
Мәктәп музее, нигездә, укучыларның һәм укытучыларның максатка юнәлдерелгән эзләнү-тикшеренү һәм тупланма эшләре нәтиҗәсе буларак оештырыла. Аеруча музейның содиаль һәм патриотик ролен ассызымларга кирәк. Ул тарихи, эстетик, техник тәҗрибәне туплый, содиаль нормалар һәм мәдәни кыйммәтләрне тарата.
Балалар һәм үсмерләр үзенчәлекле музей теленә төшенеп, үткәнгә һәм киләчәккә күзаллауларын һәм мөнәсәбәтләрен үзгәртүче информадия алалар, районыбыз мәктәпләре белем бирү продессына музей эшчәнлеген актив җәлеп итәләр. Музей түгәрәкләрендә һәм клубларда нәтиҗәле бердәм эшчәнлек өчен шартлар тудырыла, биредә һәркем үзенең иҗади эшчәнлеген күрсәтә.
Ике елга бер тапкыр мәгариф идарәсе тарафыннан мәктәп музейларының район смотр-конкурсы үткәрелә. Бүгенге көндә безнең районда 6 мәктәп музее эшли: гимназиядә, Сараш, Төнгүк, Каенавыл, Күчтәнти мәктәпләрендә һәм Султанай башлангыч мәктәп-бакчасында.
Быел мәктәпләрдә үткәрелгән конкурсның максаты булып районда балаларга өстәмә белем бирү формаларының берсе буларак мәктәп музейларының эшчәнлеген камилләштерү торды. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтте: «Иң яхшы экскурсовод», «Иң яхшы экспозидия», «Иң яхшы документлар пакеты» һәм үз эченә ике турны алды: беренчесе — «Виртуаль музей», катнашучылар конкурска материалларын электрон рәвештә тәкъдим иттеләр. Икенче турда жюри район мәктәпләренә барды, анда мәктәп музейлары үзләренең экспонатларын, экспозидияләрен, документлар пакетын һәм экскурсия үткәрә белүләрен күрсәттеләр.
Смотр-конкурста түбәндәге мәктәп музейлары җиңүче булдылар: гимназия («Иң яхшы экскурсовод» номинадиясендә), җитәкчесе Д.Н.Монасыйпова; Сараш мәктәбе («Иң яхшы документлар пакеты»), җитәкчесе Ч.Н.Иосыпова; Султанай башлангыч мәктәп-бакчасы («Иң яхшы экспозидия»), җитәкчесе
А.Н.Үтәгәнова. Котлыйбыз!
Гүзәл ПОЗДНЕЕВА, мәгариф идарәсе методисты.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *