Комсомол – минем язмышым

Яшьләр берлеге сафларында хезмәт, сәяси-иҗтимагый, әхлакый тәрбия hәм чыныгу алып, яшьлек ялкынын бөтен гомерләре дәвамында сүндермичә рухланып яшәүчеләр 7 ноябрьдә Бардада комсомолның 100 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Мәдәният hәм ял үзәге залы бу көнне төрле елларда ВЛКСМның район, колхозлар, предприятие hәм учреждениеләр комитетларын җитәкләгән затлар, активистлар, “Комсомол – минем язмышым“ дип, яшьлек еллары хатирәләрен иң якты истәлек итеп саклаучылар белән тулы иде. Йөзләр балкыган, күңелләрдә — бәйрәм шатлыгы. Үзара котлаулар, яңарган истәлекләр…
Әйе, шундый оешма бар иде, тормышны яңарту hәм яхшырту теләге белән канатланган алдынгы яшьләр оешмасы. Ел саен 29 октябрьдә комсомолның туган көне билгеләнеп, бу бөтенхалык бәйрәме дәрәҗәсендә уза, чөнки күпләр зур тормышка шушы оешма мәктәбен үтеп, белемнәр hәм тәҗрибә туплап килде, комсомол hәркем өчен якын hәм кадерле сүз иде. Комсомол-яшьләр бригадалары дәртләнеп эшләгән, комсомолларның игелекле гамәлләре белән тарихка кереп калган еллар күпләрнең хәтерендә әле. Алар зур-зур төзелешләрдә, производствода яңа үрләр hәм галәмне яулауда, спортта hәм иҗатта әйдәп баручылар булдылар, белемгә омтылып яшәделәр. Әлеге бәйрәм кичәсен оештыру комитеты әгъзалары hәм мәдәният хезмәткәрләре нәкъ менә комсомолның үсеш тарихын, аны данлаучы вакыйгаларны илебез hәм район буенча мәгълүматлар аша күрсәтүне максат иткәннәр иде. Экранда комсомолның эшләре турында хроника кадрлары яктыртылып барды.

Бу көнне котлаулар күп булды. Район башлыгының беренче урынбасары Т.В.Балтаева, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихның кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева, район ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов җылы тәбрикләү сүзләре белән чыкты. Илленче елларда район комсомолын җитәкләгән И.З.Закиров, пионер hәм комсомол хәрәкәтен үстерүгә лаеклы өлеш керткән Л.Ә.Красильникова, җитмешенче hәм сиксәненче елларда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булган Р.С.Әмиров, Р.Ә.Акжигитов, Д.М.Юсуфкулов шул вакытлар истәлекләре белән уртаклашып, комсомолның яшьләрне туплауда hәм оештыруда нинди зур роль уйнавын билгеләделәр, тантанага җыелучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Ә үзешчән сәхнә осталары – “Өмет“ ветераннар хоры, “Дуслык“, “Нурлы“, “Смайлик“ бию, “Яшьлегем хисләре“ вокаль ансамбльләре, җырчылар Камалия Таразова hәм Зөhрә Газизова матур чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр, Беренче Әрҗәннән Фәзимә hәм Тәлгать Сәбәләевлар шигырьләр сөйләделәр. Тантана матур hәм җылы, тәэсирле бәйрәм булып истә калды.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *