Мәйданчык та, шугалак та

Комплексная игровая пло­щадкаСараш мәдәният йорты директоры Ралит Мәлик улы Шамкаев «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында 2013 елда «Бәхет чишмәсе» («Живи, родник!») проекты белән җиңүче булган иде. Быел исә аның «Комплекслы уен мәйданчыгы һәм бозлы шугалак» проекты җиңеп чыкты.
Сараш поселениесендә яшәүчеләрнең бозда шуу өчен мәйданчык булдыру теләге күптәнге. Ниһаять, май аеннан мәдәният йорты янында кызу эш башланды. Иске сарайлар сүтелде, җир тигезләнде, таш, кирәкле материаллар ташылды. Хоккей мәйданчыгы ясалды, баскетбол, волейбол, теннис мәйданчыклары булдырылды. Балалар өчен комплекслы уен җиһазлары — тау, төрле таганнар, карусель урнаштырылды.
Күпчелек эш волонтерлар көче белән башкарылды. Мәйданчыкның нигезен салучылар һәм ясаучылар — тракторчылар Сәил Габдрәшитов, Раил Ваһапов, Мәсхүт Тимганов һәм Гамил Халитов җитәкчелегендәге 19 санлы Барда ПМКсы оешмасы. Эретеп ябыштыру эшләрен баштан ахырга кадәр Халит Шамкаев, Миргасим Айтаков башкардылар.
Проект кысаларында мәйданчыкны шушы хәлгә җиткергән барлык эшләүчеләргә поселение администрациясе зур рәхмәтен белдерә. Алда эшләр тагын да күбрәк: алгы якны коймалау, ком китерү һәм җәю, клумбалар ясау, шугалакны бетонлау, буяу эшләре…
Авыл халкы аларны башкаруда да активлык күрсәтер, дигән ышаныч бар. Мәйданчыкны ачу август аена планлаштырыла.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *