“Тарихи километрлар“

«Километры истории»17 АВГУСТТА, шимбә көнне, Оса шәhәре юнәлешендә юл йөрүчеләр Бардага таба автоинспекция машинасы озатуында велосипедчылар төркеме хәрәкәт итүенә игътибар биргәннәрдер. Километр артыннан километр, менә төркем ике район чиген, Үдик авылын уза, аннан – Байавыл, шул тирәдә инде аны бардалылар hәвәскәр велосипедчылар каршы ала.
Берникадәр вакыттан соӊ барысы бергә Бардага килеп җитәләр, Ленин урамы буенча Җиӊү мәйданына юл тоталар. Биредә аларны көтәләр, җыр-музыка яӊгырый, велосипедчыларны сәламләп каршы алалар.
Алар – “Тарихи километрлар“ дип аталган велопробегта катнашучылар.
Ул социаль әhәмияттәге проектлар конкурсы кысаларында “ЛУКОЙЛ“ ПАОсы ярдәмендә узды, оештыручысы “Гражданнар инициативаларын хуплау үзәге“. Сәхнәдән аларны район администрациясе башлыгыныӊ беренче урынбасары Т.В. Балтаева сәламләде. Татьяна Владимировна бу чараныӊ районда велоспортны үстерүдә әhәмиятле булачагын билгеләде, кыскача район hәм үткәрелүче спорт чаралары турында белешмә бирде, велосипедчыларга – яӊа километрлар, пробегны оештыручыларга яӊа проектлар hәм уӊышлар теләде, “ЛУКОЙЛ“ компаниясенеӊ сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы шундый проектларга ярдәм күрсәтүен билгеләп, рәхмәт белдерде.
“Гражданнар инициативаларын хуплау үзәге“ рәисе И.М. Хаҗиев чыгышында велосипедчыларны җылы каршы алган өчен район администрациясенә, спорт оештыручыларга hәм Барда велосипедчыларына рәхмәтен белдерде, мондый пробеглар регуляр үткәрелүе hәм аларда велосипедта йөрү күнекмәләре hәм теләге булган hәркем катнаша алуы турында әйтте. Аннан соӊ Ирек Марат улы быел беренче класска баручы малай hәм кызларга бүләкләр тапшырды.
Чара музыкаль чыгышлар белән дәвам итте. Динара Мушакова рус hәм татар телләрендә матур җырлар башкарды.
Ул арада велопробегта катнашучылар белән танышабыз. Алар – күпчелек яшьләр, арада өлкәнрәкләр дә бар, шуларныӊ берсе – Краснокамскидан Вадим Федотов, кырык җиде яшьтә, велоспорт белән әле беренче генә ел шөгыльләнә икән.
— Иртәнге сәгать алтыда Пермьдә җыелдык. Велопробег, аныӊ шартлары турында алдан интернет челтәрләре аша белешеп куйган идек.
Пермьнән автобус белән Оса районына килдек. Бу район аша күп кенә километрлар үттек, шәhәр, аныӊ тарихи урыннары белән таныштык. Пробег “Тарихи километрлар“ дип атала, бу үзе үк аныӊ максаты край тарихын өйрәнү белән бәйле булуын аӊлата.
— Ә төркемдә кемнәр? — Башлыча, Пермь велосипедчылары, минем шикелле шәhәрнеӊ тирәюненнән килүчеләр дә бар. Пермьдә велоспорт нык үсеш алган, пробеглар да үткәрелеп тора, әле яз көне бергәләп шәhәр тирәли сиксән километрлы ара үткән идек. Бик мавыктыргыч спорт, бер башладыӊмы, көн дә йөрисе килеп тора… Велосипедчылар Бардада туган якны өйрәнү музеенда, Җәмигъ мәчетендә, Тукай паркында булдылар.
Пермь җирендәге гаҗәеп Барда районы тарихы hәм бүгенгесе турында күпмедер хәбәрдар булып киттеләр.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *