hәр халык бөек


21-23 ноябрьдә Пермьдә Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы үтте. Бу инде бишенчесе иде, ел саен үткәрелеп, илебез төбәкләреннән, край шәhәр hәм районнарыннан йөзләрчә катнашучылар кабул итүе аның нәтиҗәле эше белән бөтен Рәсәй дәрәҗәсендә танылу алуы турында сөйли. Форумны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Халыклары ассамблеясе булышлыгы белән Пермь крае губернаторы администрациясе hәм “Губерния“ Пермь Халык иҗаты йорты оештырды. Үткәрү урыны итеп быел “Усть-Качка“ курорты сайланган иде.
Форум матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, мәйданчыклар эшендә Рәсәй халыклары ассамблеясе, коммерция булмаган оешмалар лидерлары, фән эшлеклеләре, федераль, региональ hәм муниципаль власть органнары хезмәткәрләре – РФнең кырык биш субъектыннан биш йөздән күбрәк делегат катнашты. Алар арасында Пермь крае шәhәр hәм районнары Кама буе халыклары вәкилләре, шул исәптән татар hәм башкорт милли-мәдәни оешмалары, үзәкләре җитәкчеләре бар иде.
Бөтенрәсәй форумы кысаларында “Рәсәйдә гражданлык милләтен ныгытуның актуаль проблемалары“ фәнни-гамәли конференциясе, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр, милләтләрне үстерү, гражданлык тәрбияләү, рәсәй милләте бердәмлеген ныгыту мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, башка чаралар үткәрелде. Коммерция булмаган оешмалар hәм җәмәгать берләшмәләре лидерлары конкурсы оештырылды.
… Рәсәйнең төрле төбәкләрендә милләтләрне үстерү, милли килешү тәэмин итү, хакимиятнең hәм милли берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге турында экспозицияләр урнаштырылган залга үтәбез. Беренче танышу: әңгәмәдәшчеләребез Ханты-манси автономияле округыннан килгән кунаклар.
— Мин хант халкы вәкиле, иптәшем манси Анатолий Вадичупов, — дип таныштыра Яков Тарлин. Алар икесе дә — округта танылган халык осталары, Анатолий скрипка hәм башка музыка уен кораллары ясарга hәвәс, ә Яков күбрәк каен тузы белән эшли икән. Биредә дә ул туздан битлек ясау белән мәшгуль иде, “Әле безнең фольклор күренеш белән чыгыш ясыйсыбыз бар, шунда кирәк булачак“, — дип аңлатты ул.
— Бездә халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклауга, халык hөнәрчелеген үстерүгә зур әhәмият бирелә, — диләр алар, — Пермьдә — Рәсәй дәрәҗәсендә үткәрелүче форумда башка төбәкләр вәкилләре белән аралашып, эшчәнлегебезне, осталыгыбызны үстерү өчен файдалы күп нәрсә алырбыз, дип ышанабыз.
Залдагы экспозицияләр башлыча илебезнең Азия өлешендә гомер кичерүче төп халыкларына багышланган. Биредә без Шорлылар hәм телеутлар, якутлар hәм эвенклар, ненецлар hәм бурятлар турында мәгълүматлар алабыз. Беренчеләре турында күпләр бәлки ишетеп тә белми торгандыр әле, чөнки алар бик азсанлылар, башкалар арасында югалып та калганнар кебек. “Кузбасс халыклары“ экспозициясендә Кемерово өлкәсе вәкилләре моның киресен расладылар. Юк, шорлылар hәм телеутлар югалмаган, алар барлар, милли үзенчәлекләрен, туган телләрен саклыйлар, балаларына милли тәрбия бирү турында кайгырталар. Бүгенге көндә ун hәм өч мең белән генә исәпләнүче бу Себер якларының төп халыкларын сакларга hәм үстерергә кирәк. Хакимият органнары, җәмәгатьчелек әлеге максатта эшлиләр, hәм бу ихтирамга лаек.
Ненец халкы вәкиле Матирас Гапина үз халкы үзенчәлекләре турында сөйли.
— Без гомер-гомергә боланнар карау белән шөгыльләнәбез, бу хәзер дә саклана, — ди ул. — Ә бу шөгыльгә күчмә тормыш рәвеше хас. Гаиләбез белән бер урыннан икенчесенә күчеп йөрибез, чумда яшибез. Хәзер шәhәр hәм бистәләрдә яшәүчеләр, төрле белгечлекләр үзләштереп эшләүчеләр дә аз түгел, әлбәттә. Ә кемнәрдер – безнең шикеллеләр – ата-бабалардан килүче гореф-гадәтләргә тугрылык саклыйлар.
Хакимият, төрле оешмалар ягыннан безгә зур булышлык күрсәтелә. Безнең мәсьәләләрне хәл итүдә Төньякның төп халыкларына ярдәм итү оешмасының региональ бүлеге зур роль уйный.
hәркайда – кызыксынулы фикер алышу, илебездә яшәгән халыкларның милли үзенчәлекләре белән танышу бара. Чыннан да, мондый мөмкинлек гел булып тормый. Бөтенрәсәй форумы үткәрелеп, ул күп халыклар вәкилләрен үзенә җәлеп иткән икән, якыннан танышу hәм үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен бу менә дигән мөмкинлек!
Әнә Красноярск крае вәкилләре үз төбәкләре турында сөйлиләр, киләсе елның мартында үзләрендә булачак Бөтендөнья универсиадасына әзерлек барышы белән таныштыралар, үләннәр hәм бал кушып ясалган чәй белән сыйлыйлар. Универсиада талисманы — лайка токымлы эт тә “килгән“, ә кызлар бу спорт бәйгесе волонтерларына дип эшләнгән матур киемнәр кигәннәр. Янәшәдә генә Ямал-ненец округында яшәүче татар кызлары да (чыгышлары буенча Башкортостаннан) үлән чәе тәкъдим итәләр. Биредә шулай ук Татарстан, Удмуртия, Якутия, Липецк, Тверь өлкәләре экспозицияләре урнашкан, hәркайда җанлылык хөкем сөрә. Пермьлеләр рус халык җырлары белән игътибарны җәлеп итәләр…
Чыннан да, илебез шулкадәр зур hәм анда шулкадәр күп халыклар яши – искитәрлек. Форумны ачу тантанасында да шуңа ишарә ясалды. Алып баручы:
-Бүген биредә Көнчыгыш hәм Көнбатыш очраша. Көнчыгыштан килүчеләргә “Хәерле кич“, илнең көнбатышыннан килүчеләргә “хәерле иртә“ телибез, – дип белдерде.
Әлеге тантананы Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесенең урынбасары
Р.Т. Ибраhимов ачты, Ришат Таhирович форумга hәм килгән делегатларга уңышлы эш теләде, Пермь крае губернаторы М.Г. Решетниковның форумны оештыручылар hәм катнашучылар исеменә тәбрикләү хаты белән таныштырды. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Рәсәй Халыклары ассамблеясе җитәкчеләреннән котлаулар яңгырады.
— Кечкенә hәм зур халыклар юк, бар халык тигез, hәр халык бөек, бәhасез. Форум милләтләрне үстерү, милли бердәмлек саклау буенча эшчәнлекне яңа дәрәҗәгә күтәрүгә булышлык итәргә тиеш.
— Халык бердәмлеге – ул илнең байлыгы.
— Без төрле, әмма без бергә hәм бердәм.
Чыгышларда шушы фикерләргә басым ясалды.
Актуаль мәсьәләләр буенча фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, милли җәмәгать оешмалары җитәкчеләренең белемнәрен күтәрү семинарлары, коммерция булмаган оешмалар лидерлары конкурсы, беррәттән “Губерния“ Халык иҗаты йортында үткән Пермь крае милли мәдәниятләр фестивале, “Живая нить“ Бөтенрәсәй фестивале – программада каралган барлык чаралар зур әhәмияткә ия, форумда катнашучыларның кызыксынулы игътибарына лаек булды.
Кунакларның фикерләре белән кызыксынабыз.
— Пермьгә форумга беренче тапкыр килүем. Форум иң уңай тәэсирләр калдырды. Эчтәлекле hәм эшлекле сөйләшү барды, милләтләрне үстерү буенча файдалы тәҗрибә алдык. Хуҗалар бик җылы кабул иттеләр, күп чаралар курортның үзебез яшәгән корпусында ук үтүе уңайлы булды. hичсүзсез, мондый форумнарда катнашу безне белемлерәк, тәҗрибәлерәк итә, киләчәк эшебез өчен кирәкле яңа проектлар тудыруга булышлык итә, — ди Башкортостан Халыклар дуслыгы йорты методисты Илсөяр Шәрәпова.
— Форум программасы шулкадәр уйланып төзелгән ки, hәр чарада күпме яңалык аласың, милли hәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нәтиҗәле идеяләр белән байыйсың. Шуңа күрә мин бу чараны уңай бәялим, пермьлеләргә шундый зур форумны уңышлы үткәрүләре өчен рәхмәт белдерәм. – Монысы Красноярск краеннан Максим Карамзин фикере.
Бөтенрәсәй халык бердәмлеге форумы милли hәм милләтара мәсьәләләрне камилләштерү, илдә милли сәясәтне максатчан тормышка ашыру турында фикер алышу hәм яңа бурычлар билгеләү өчен яхшы мәйданчык булды.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *