Горурланыр якташыбыз

ХАЛЫКАРА туган тел көне киӊ даирәдә 21 февральдә билгеләп үтелә.
Бу уӊайдан урал татарлары, шул исәптән барда сөйләшен өйрәнгән галимәбез Сарманаева Дания Мирhаҗ кызы (1917 – 1977) hәм аныӊ гомерлек хезмәте – кандидатлык диссертациясе турында мәгълүмат җиткерәбез. Быел Барда районы төзелүнеӊ 95 еллыгын билгелибез, галимә якташыбызны искә алуыбыз бик тә урынлы.

Алсу Мәүликаева архивындагы фотоларда ул үзенеӊ әти-әнисе Шәкүр Гобәй улы hәм Дания Мирhаҗ кызы Сарманаевлар белән сурәтләнгән. (Оренбург каласы, 1955 ел).
Алсу Мәүликаева архивындагы фотоларда ул үзенеӊ әти-әнисе Шәкүр Гобәй улы hәм Дания Мирhаҗ кызы Сарманаевлар белән сурәтләнгән. (Оренбург каласы, 1955 ел).

Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен “Урта Урал татарлары телендә диалекталь үзенчәлекләр“ дип аталган диссертация язылуга узган елда 70 ел тулды.
Фәнни хезмәтнеӊ тышлыгына 1948 саны язылган hәм ул 1950 елда Мәскәү шәhәрендә якланган. Башкаручысы – Барда районы Сараш авылында туып-үскән Дания Мирhаҗ кызы Сарманаева. Бу хезмәт Урта Урал татарлары, шул исәптән безнеӊ барда татарлары сөйләшенә дә багышлана.
Әле сугыштан соӊгы авыр елларда 181 биттән торган мондый күләмле хезмәтнеӊ райондашыбыз тарафыннан язылуы үзе үк горурлану хисләре тудыра. Туган якны өйрәнү музеенда бердәнбер данәдә сакланучы, инде саргая башлаган бу фәнни хезмәтне өйрәнгәндә аныӊ авторы кем булуы турында зур кызыксыну уянды. Галим үсәрлек җирлек нинди булган? Аныӊ хезмәте нинди бәягә ия? Дания Мирhаҗ кызы Сарманаева 1917 елныӊ 10 февралендә Сарашта Мирhаҗ hәм Җәмилә Сарманаевлар гаиләсендә дөньяга килә, 6 бала арасында иӊ кечесе була. Кечкенәдән тиктормас, ут кебек янып торган кыз бала белемгә омтылышы, тырышлыгы аркасында зур дәрәҗәгә ирешә. Сарашта башлангыч белем ала. Яшүсмер чагыннан аныӊ язмышы Свердловск шәhәре белән бәйләнә, урта белемне ул инде Урал башкаласында ала.
Свердловск педагогия техникумында укыганда комсомол эшендә актив катнаша – РКСМ шәhәр комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1938 елда Свердловск педагогия институтын тәмамлый. Пермь өлкәсе Октябрь районыныӊ Янапай, Оренбург өлкәсенеӊ Соль-Илецк, Бөек Ватан сугышы елларында Барда урта мәктәбендә татар теленнән укыта. Кояново татар педагогия училищесында, Казан hәм Оренбург педагогия институтларында студентларга белем бирә, доцент була. Гыйлемгә омтылуы Дания Мирhаҗ кызын гомер буе озата бара. Казан педагогия институтында аспирантурада белем ала, остазы күренекле татар теле галиме Латыйп Җәләй була. Кандидатлык диссертациясе яклый, филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була, фәнни җитәкчесе – профессор М.А. Фазлуллин. Барда районыннан мондый дәрәҗәгә ирешкән беренче хатын-кыз галим була ул.
Диссертациянеӊ кереш өлеше Урта Урал татарларыныӊ формалашу тарихына кыскача экскурс hәм этнографиядән тора. Тел үзенчәлекләре фонетик, морфологик, синтаксик, лексик өлешләргә бүлеп тикшерелгән. “Урта Уралда яши торган татарларныӊ теле әле өйрәнелмәгән диярлек. Ул телдә күп кенә диалекталь үзенчәлекләр бар. Анда хәзерге көндә дә активлыгын югалтмаган специфик формалар, борынгы тел калдыклары, синтетик тел күренешләре (инкорпорация), архаистик сүзләр күп кенә очрыйлар“, дип яза ул үзенеӊ фәнни эшенеӊ 2 битендә. Күп очракта җәяүләп, кайчагында ат арбасына утырып барып 33 авылда яшәүчеләрнеӊ сөйләшен өйрәнә, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйный. “Казан дәүләт педагогия институтыныӊ“ аспирантурасында укыган дәвердә, 1946 елда, Уралда гыйльми командировкада булдым. Бу баруда Молотов өлкәсенеӊ (Пермь өлкәсе 1940-1957 елларда Молотов өлкәсе дип атала – автордан) Барда, Уен, Шучье Озеро, Чернушка, Югары Мул районнарында яши торган татар хезмәт ияләре телен өйрәндем, этнографик күзәтүләр үткәрдем. Шундый ук максатлар белән 1947 елда Свердловск өлкәсенеӊ Красноуфимск, Манчаж, Сажин районнарында яшәүчеләр телен өйрәндем“, – дип язган Д.М. Сарманаева (шунда ук).
Шулай итеп Кама, Ирин, Өфе, Тол елгалары буенда яшәүчеләрнеӊ тарихы, көнкүреше, мәдәнияте, тел үзенчәлекләре буенча бай мәгълүмат туплана. Урта Уралда яшәүчеләр теле бик төпле, фәнни дәрәҗәдә өйрәнелә, системага салына. Барда районында ул Үдик, Каенавыл, Байавыл, Сүҗде, Батырбай, Сөҗән, Әрҗән, Аклыш, Төнгүк, Султанай, Сараш, Танып, Күчтәнти, Карман, Толбаш авылларында була. Кушымтада сөйләмнәр сүзлеге, әкиятләр, борынгы җырлар, такмаклар, фразеологик әйләнмәләр, кушаматлар үрнәкләре урнаштырылган. Фольклор белән шөгыльләнүчеләр өчен менә дигән бай хәзинә бу. Үрнәкләр бит моннан 70 елдан артык вакыт элек язып алынган hәм сөйләүчеләрнеӊ күбесе ул чакларда ук өлкән яшьләрдә булган.

Д.М. Сарманаева после защиты диссертации. В Москве у Казанского вокзала (1950 г.).
Д.М.Сарманаева диссертация яклап чыккач. Мәскәүнеӊ Казан вокзалы янында. 1950 ел.

– Әниебез саф татар телендә сөйләшә иде. Фикере төпле, уйланган булыр, сөйләмендә бер рус сүзен кулланмас. Татар телен әнидән дә яхшы белүчене белмим мин.
Бары укытучылар Нурдидә апа Имайкинаны hәм Клара апа Хөсәенованы, газета мөхәррире Әмир ага Фатыйховны атый алам. Халык алдына чыгып теләсә нинди темага тоташтан ике, өч сәгать чыгыш ясый ала иде. Ул белмәгән бер татар язучысы юк иде. “Такташ ага, Ибраhим ага“ (сүз hади Такташ hәм Ибраhим Гази турында бара – автордан), дип сөйләшер иде. Ахирәт дусты, Габдрәхим Утыз Имәнигә багышлап язылган монография авторы Үлмәс апа Ибраhимова белән гарәп алфавитында хат алышулары истә калган. Без үскәндә әни гел Тукай исемен кабатлады: “Тукай шулай әйткән, Тукай болай дип язган“. Энем Артур белән Тукайныӊ Су анасы hәм Шүрәле турындагы әкиятләрен тыӊлап үстек. Өйдә гел китап укыдык, шулай да әни күзләрне бозмас өчен, караӊгы төшкәндә, укудан тукталырга киӊәш итә иде.
Бик шат күӊелле, оптимист рухлы кеше булды ул. Җырлады, үзлегеннән өйрәнеп пианинода уйнады.
“Телегезне белегез. Татар телен белсәгез, башка төрки телләрне дә аӊларсыз“, – диюе хәтеремә уелып калды, – ди Дания апаныӊ Бардада яшәүче кызы Алсу Шәкүр кызы Мәүликаева.
“Бу өлкәләрдәге татарларныӊ (сүз Пермь hәм Свердловск өлкәләре турында бара – автордан) теле минем туган телем булганга (мин үзем Молотов өлкәсе, Барда районы, Сараш авылыннан), кызыксынып, мин аны педагогия институтында укыганда ук өйрәнә башлаган идем. Институтны тәмамлагач, 7-8 еллар шул өлкәләрдә укыту эше алып барган вакытымда, мин ул телнеӊ специфик яклары белән дә яхшы гына танышкан идем. Аспирантурада укыган вакытымда, бу телне өйрәнүне дәвам иттердем hәм диссертациягә тема итеп тә шул телне өйрәнүне алдым“, – дип (шунда ук) яза Дания Мирhаҗ кызы. Хезмәтенеӊ йомгаклау өлешенеӊ 153 битендә ул мондый нәтиҗә чыгара: “Урта Урал татарлары теле үзләренә генә хас фонетик, морфологик, синтаксик, лексик үзенчәлекләр белән татар теленеӊ башка диалектларыннан бераз аерылып тора. …Молотов өлкәсенеӊ Барда, Югары Мул, Чернушка районнары татарлары телләре урта диалектка бик якын торалар. Шуннан чыгып, аларны барысын да урта диалектныӊ бер сөйләме итеп карап, “Барда сөйләше“ исеме астында йөртү дөресрәк булыр иде“.
Сүз дә юк, Д.М. Сарманаеваныӊ гомерлек хезмәте булган кандидатлык диссертациясе безнеӊ өчен зур байлык ул, барда телен югары баскычка күтәрә алган олы бәягә ия фәнни хезмәт. Тик ул үзе тотынган эшнеӊ күләмен күзаллап, күрәсеӊ: “Минем бу хезмәтем Уралда яши торган барлык татарларныӊ да тел үзенчәлекләрен эченә алудан ерак тора әле. Моны Урта Урал татарларыныӊ телен өйрәнүгә кереш өлеш кенә дип атарга мөмкин.
Уралда яши торган барлык татарларныӊ тел үзенчәлекләрен тулы ачу өчен тагы шундый берничә хезмәт кирәк булачак. Ул хезмәтләрне тудыру татар диалектологиясенеӊ алдагы бурычы булып тора“, дип язып калдыра (шунда ук).
Филология фәннәре докторы, профессор Дария Бәйрәм кызы Рамазанова да: “Д. Сарманаева Урта Урал татарларыныӊ теле генә түгел, тарихы, этнографиясе буенча да бай материал туплый, аны фәнгә кертеп җибәрүгә ирешә.
Сөйләшнеӊ фонетик, морфологик, синтаксик, лексик үзенчәлекләрен шул заман дәрәҗәсендә тулы тасвирлый, Пермь, Свердловск өлкәләренеӊ шактый районнарын эченә алган зур территориядә ул барда, өя сөйләшләрен hәм красноуфимманчаж диалектара сөйләшен бүлеп чыгара. Бу диссертациянеӊ тагын бер әhәмиятле ягы бар: анда автор тарафыннан язып алынган бай кушымта бирелгән. Шулай итеп, татар диалектологиясендә әлеге сөйләшләр шактый тулы тасвирлана, Д. Сарманаева тарафыннан татар диалектологиясенә билгеле бер өлеш кертелә“, – дип яза (Миллимәдәни мирасыбыз: Пермь татарлары. Барда. Казан, 2017. Б. 81.).
Пермь краенда яшәүче халыкларныӊ теле галимнәр тарафыннан hәрчак кызыксыну уятып килде. Бу өлкәдә эш алга таба да дәвам итәр, дип ышаныйк.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

(Просмотрено - 32 раз, просмотров за сегодня - 1 )
Оцените прочитанное:  
Не интересноМало информацииНеплохоХорошоОтлично! (Пока оценок нет)
Загрузка...

Подпишитесь на обновления RSS-ленты

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.