” Тормыш яӊа бурычлар куя “

26 МАЙДА илебездә Рәсәй эшмәкәрлеге көне билгеләнеп үтә.
Район администрациясенеӊ авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе мәгълүматлары буенча, безнеӊ территориядә 194 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 8 оешма сөт, ит, бәрәӊге, ашлык hәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә, 93 крестьян-фермер хуҗалыгы hәм 568 шәхси эшмәкәр исәпләнә, алар сәүдә, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү hәм башка өлкәләрдә эшли.
hәрберегез минем белән килешерсез дип уйлыйм, иӊ туклыклы, тәмле hәм тиз әзерләнә торган төшке аш — пилмән, аны буйдаклар ризыгы дип тә әйтәләр. Дөрес, ашыкканда яисә кухняда күп вакыт үткәрәсе килмәгәндә туӊдырылган пилмән алып кайнап торган суга салабыз – биш минут hәм ризык әзер.
Бу ризыкны яратучылар иӊ тәмле ярымфабрикатларны кайда сатып алырга кирәклеген төгәл белә. Сатып алучылар арасында Гүзәл Наил кызы Балтачева продукциясенә ихтыяҗ зур. Шушы көннәрдә без аныӊ цехында булдык, җитештерү барышы белән таныштык hәм әлеге эшнеӊ ничек башланып китүе турында белдек.
Шәхси эшмәкәр сүзләренчә, белеме буенча ул – техник-технолог, Уфа сәүдә техникумын тәмамлаган. Төрле оешмаларда пешекче булып эшләгән. “ Танышлар еш кына: “ Безгә пилмән ясап бир әле “ дип мөрәҗәгать итәләр иде. Мөгаен, бу билгеле бер этәргеч булгандыр да инде. 2002 елда без, ике гаилә өйдә пилмән ясый башладык, продукцияне автовокзал каршындагы буфет аша саттык. Кызганычка каршы, хезмәттәшләребезгә бу эш ошамады hәм эшне тормыш иптәшем Рафис белән икәү дәвам иттек “ , — ди әӊгәмәдәшем.
Шулай итеп, Балтачевлар 2005 елга кадәр өй шартларында эшлиләр, аннары Фин бистәсендәге “ Мечта “ кафесын арендага алалар, биредә үз пилмән цехын урнаштыралар. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәр буларак рәсмиләштереләләр, эшләр акрынлап җайга салына. Цехка өч кыз эшкә алына. Тиздән токмач кисә башлыйлар. Сүз уӊаеннан, әлеге эш буенча алар — районда беренчеләрдән. Тагын ике елдан соӊ тәҗрибәле эшмәкәрләр “ Лилия “ кафесын сатып алалар, янкорма ясыйлар, кухняны яӊарталар, кыскасы, шунда төпләнәләр.
Бүгенге көндә әлеге уӊышлы предприятиедә дүрт кеше эшли, кайвакытта күбрәк тә була, барысы да эш күләменә бәйле. Аларныӊ уртача хезмәт хакы 20 меӊ сумга кадәр, кайберәүләр күбрәк тә ала, бу осталык hәм хезмәт сөючәнлеккә бәйле. Ассортиментка төрле эчлекле пилмән hәм токмачтан тыш, варениклар, хинкали, котлетлар, манты, голубцы, люля-кебаб, посекунчиклар – 20дән артык төрдәге продукция керә.
— Үзебезнеӊ товарны район hәм Барда кибетләрендә генә сатмыйбыз, Пермьгә дә алып барабыз. Ихтыяҗ бик югары, хәтта кайвакыт барлык заказларны үтәргә дә өлгермибез. Продукциябезне яраталар, ә без сатып алучылар өчен тырышабыз. Бездә бары тик кул хезмәте, итне тикшерелгән сатучылардан, саф, чиста булуын карап кына алабыз. Үз сатып алучыларыбызны алдарга хокукыбыз юк, безнеӊ продукциядән бер тапкыр күӊелләре кайтса, килентларыбызны югалттык дигән сүз. Шулай ук универмаг каршында урнашкан павильоныбыз да бар, биредә ярымфабрикатлардан тыш, hәрвакыт яӊа пешкән камыр ризыклары да сатып алырга була, дип билгеләп үтте Гүзәл Наил кызы hәм район эшмәкәрләре берләшмәсен hөнәри бәйрәмнәре белән котлады, уӊышлар, муллык hәм барлык яхшылыклар теләде.
ПМК19Бүген язасы килгән икенче предприятие – 19 санлы Барда ПМКсы, аныӊ эшчәнлеге нәтиҗәсен hәрберебез, шофермы ул, җәяүлеме, көн саен бәяли. Хәзерге көндә биредә тәҗрибәле директор Гамил Гайса улы Халитов җитәкчелегендә 32 кеше хезмәт куя. Юллар hәм объектлар төзү hәм ремонтлаудан тыш, әлеге оешма 100 километрдан артык муниципаль юлларны карап тоту белән шөгыльләнә. МАЗ, КамАЗ автомобильләре базасындагы бульдозерлар, тиз йөрешле отваллар hәм махсус техника районныӊ авыл җирлекләрендә юлларны чистарту, грейдерлау буенча транспорт хезмәтләре күрсәтә. Моннан тыш, предприятие халыкка җир эшләре, ягъни су белән тәэмин итү, газлаштыру яки канализация үткәрү вакытында хезмәт күрсәтә. Быел оешма Акбаш, Федорки, Тауавыл, Искир, Шермейка hәм Шабарка авылларында өч спорт мәйданчыгы hәм өч воркаут төзекләндерүгә тендер отты. Элегрәк коллектив күперләр төзеде, хәзер, кызганычка каршы, төзелешләр юк, әмма 19 санлы ПМК көче белән аларны ремонтлау эшләре бара.
Коллектив турында сөйләгәндә, предприятиенеӊ “ нигезен “ , ягъни аныӊ “ өлкәннәрен “ , тәҗрибәләре зур булган кешеләрне билгеләп үтәргә кирәк, hәрберсенеӊ стажлары — 20 елдан артык. Алар — үзбушаткыч шоферы Рөстәм Рафаил улы Батыркаев, тракторчы Әлфрит Сабир улы Шабаев hәм экскаваторчы Илфиз Мулланур улы Уразов.
Әлбәттә, коллективныӊ hәр әгъзасы — үз эшенеӊ остасы, hәрберсе мактауга hәм игътибарга лаек.
— hичшиксез, кешеләр – безнеӊ төп байлыгыбыз, дип әйтергә була.
Тормыш безнеӊ алда яӊадан-яӊа бурычлар куя: югары дәрәҗәдә автомобиль юлларын төзү, ремонтлау, карап тоту, юл хәрәкәте иминлеген арттыру. Без куелган бурычларны үтәвебезгә ышанам, — дип йомгак ясады Гамил Халитов hәм район эшмәкәрләренә сәламәтлек, көч, энергия, үсеш hәм hәрвакыт югарыда булуларын теләде.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *