Балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына

К 50-летию Бардымской детской школы искусств
Кеше тормышы кызыклы вакыйгалар, күңелле мизгелләр, уңай уй-кичерешләр белән тулы. Әмма, мөгаен, тормышта иң якты, истә калырлыгы студент еллары буладыр.
Мин әнием Әдибә Ваhап кызы Мостаеваның студент тормышындагы иң кызыклы хәлләре турында язарга батырчылык иттем. Ул гомеренең 40 елдан күбрәген башта балалар музыка мәктәбендә, аннан, лаеклы ялга чыкканчы, 4 санлы балалар бакчасында балаларга музыка тәрбиясе бирүгә багышлаган искиткеч кеше.
Узган гасырның ерак 60 нчы еллары…Нәкъ менә 1963 елда әни Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга китә. Аңа музыка инструменты буенча Рәгъде Халитов консультация бирә, ул вакытта преподаватель дә түгел, ә институтның өлкән курсында укучы була ул. Хәзер исә – Татарстан hәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Әни ул вакытта кечкенә ике рәтле гармунда уйный hәм хәзергә кадәр Рәгъде Фатыйх улының киңәшләрен хәтерли.
Шулай ук әни курсташы, танылган баянчы-виртуоз Рамил Курамшинны еш искә ала. Алар бер студент тулай торагында яшиләр hәм еш кына бергә туган көннәр hәм башка бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Ә I курста “Студент язы“ концертында әнигә хәтта Рамил Сөләйман улы аккомпанементы астында җырларга туры килә. Бу номер ахырында кызыклы хәл була: аларның чыгышларын тыңлап, залда кайбер тамашачылар көлә башлый. Аккомпаниатор солистны тыңлау hәм аңа “ияреп бару“ урынына, инструментында импровизация белән мавыгып, үзе “җырлый“ башлый.
Пединститутның музыка факультеты бинасы опера hәм балет театрына якын урнашкан була. Ул вакытта студентларны театрда булган бар постановкаларга йөртәләр. Бу студент билетлары буенча түләүсез була. Әни хәзер дә ул кызыклы спектакльләр, гаҗәеп башкаручылар турында рәхәтләнеп, сокланып сөйли.
Шунысы кызыклы, бер постановкада ул Дмитрий Шостаковичны үзен күрә. Ул вакытта аны, автор буларак, Казанга “Катерина Измайлова“ операсы премьерасына чакыралар. Әнинең сүзләре буенча, ул залда утыра, аны игълан иткәч, ул басып, дүрт якка баш ия.
Өлкән курсларда матур тавышлы (колоратур сопрано) булганга, әнине факультетның камера хорына билгелиләр. Ул анда еш кына җырлый. Октябрь революциясе көненә багышланган концертны яхшы хәтерли, алар анда Рөстәм Яхинның бер җырын башкаралар. Бу концертта автор үзе хорга кушылып уйный.
Рөстәм Яхин әнинең хәтерендә җитди, бик тыныч hәм киң күңелле кеше буларак кала.
Студент еллары — ул тырыш hәм чиксез авыр дәресләр генә түгел, ә дуслар белән күңелле кичләр дә. Зур бәйрәмнәр вакытында Барда районыннан килгән якташлар әнинең якын дусты – Фәршидә Хатмулла кызы Габтукаева йортында җыелалар, ул соңрак Татарстан АССРның атказанган врачы була. hәм, әлбәттә, бер генә кичә дә гармунга җырламыйча үтми. Бу очрашуларда Альберт Тәүфыйк улы Алдаровны да еш күрергә мөмкин була, соңрак ул меценат буларак таныла. Күптән түгел безнең балалар сәнгать мәктәбенә юмарт бүләк ясады – электрон пианино тапшырды, без моның өчен рәхмәтле.
Шулай итеп студент еллары сизелмичә үтә. Әнием безнең районнан Казан пединститутының музыка факультетын тәмамлаган беренче чыгарылыш укучысы була. Аннан факультетның исемен берничә тапкыр үзгәртәләр, анда Гүзәл Уразова, Айдар Габдулхаков, Илзирә Аптукова (балалар сәнгать мәктәбе директоры) hәм Чулпан Йосыпова кебек танылган якташларыбыз укый.
Институтны тәмамлагач, 1967 елда әнине преподаватель сыйфатында яңа гына ачылган Барда балалар музыка мәктәбенә чакыралар. Беренче елларда, преподавательләр җитмәү сәбәпле, ул “Баян“, “Фортепиано“ кебек предметлар алып бара. Нәкъ менә соңгы инструмент аның профиль инструменты була, тик өлкән курсларда гына ул “Баян“ предметына күчә.
Бала чагымда, әни миңа (ерак авылдагы кечкенә кызга) шкафка охшаган бик зур инструментта уйнавы турында сөйли иде. Минем өчен ул табышмак hәм могҗиза иде: ничек инде шкаф көй чыгарырга мөмкин? Гаҗәп, берничә елдан соң фортепиано минем яраткан инструментыма әверелде hәм тормышымда мөhим урыннарның берсен биләде. Нәкъ менә әни, Татьяна Васильевна Чазова килгәнче, фортепиано буенча беренче укытучым булды. Музыкант профессиясен мин очраклы гына сайламадым, чөнки әнинең күңелендә булган музыканы ярату миңа безнең араны бәйләүче звено буларак күчте. Әниемнең эшен дәвам итүгә бер тамчы да үкенмим.
Раушания ЮСУФКУЛОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *